Татар эстрадасы артистлары концерт куя алмый интегеп карантинда яткан арада Рифат Зарипов әллә барлык кагыйдәләргә төкереп, берүзе генә җырлап ята дисезме?
Дөрес уйлыйсыз, авылда, су буенда концерт куюны беркем дә тыймады ләбаса! «Ә миңа барыбер, мин концертларны куям! Рәхим итегез, адресы: Бакча башы, Сок елгасы, Тал төбе», - дип шаярта артист.
Комментарийларда әлеге үзизоляция шартларын әти-әниләр янында булыр өчен менә дигән мөмкинлек дип таба артистның тамашачылары. Бер төркем язылучылар «Бераз бергә торыгыз, хәлләрен белегез. Дөнья мәшәкате, гастрольләр дип, аларга азрак вакыт бүлә башладыгыз. Гомер кыска, бергә булыр өчен вакыт табарга кирәк», -‒дип искәртә.
Икенчеләре исә билетлар алып та, бара алмаган концертларның акчасы кайтарылмаганга борчыла, дип яза "Сәхнә". Билет акчасы гына кайтарылыр. Иң мөһиме - исәнлектә күрешергә насыйп булсын!