+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 апрель 2020, 10:35

Зөләйха күзләрен ача" кинофильмы кайчан күрсәтеләчәк?

Белгечләр, изоляция вакытында, дип ышандыра.

Белгечләр, изоляция вакытында, дип ышандыра.
"Россия 1" телеканалында Казан язучысы Гүзәл Яхина китабына нигезләнеп төшерелгән күпсерияле фильм 13-16 апрельдә эфирга чыга. Ул атна ахырына кадәр көн саен 21.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр ителә телеканал сайтында. Сигез сериядән торган фильмны күрсәтү 16 апрельдә тәмамланачак.
“Зөләйха күзләрен ача” романы 2015 елда нәшер ителеп, Русиядә күпсанлы әдәби бүләкләргә лаек булды. Роман дөньяның 34 телендә дөнья күрде. Татарчага тәрҗемәсен шагыйрә һәм журналист Флера Тарханова башкарды.
2018 елның җәендә “Россия 1” каналы “Зөләйха күзләрен ача” романы нигезендә күпсерияле фильм төшерде. Төп рольне Чулпан Хамматова башкара. Икенче пландагы рольләргә, шулай ук, татар театрлары артистлары да җәлеп ителгән. Сериалның бер өлеше Казанда һәм Татарстан районында төшерелгән. Моның өчен Лаеш районында Чулман ярында агач йортлардан махсус авыл да төзелгән.
Фильмга, саундтрек буларак, "Ай, былбылым" татар халык җыры сайланган. Аны Татарстанның атказанган артисты, "Голос" телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова башкара.
Гүзәл Яхинаның авыр язмышлы татар хатыны турындагы әсәре татар җәмәгатьчелегендә кызу бәхәсләр кузгатты. Авторны татарларның милли сыйфатларын бозып күрсәтүдә гаепләделәр. Шулай ук, аның татар халкының тормыш-көнкүрешен, милли күзаллавын, гореф-гадәтләрен белмәве дә искәртелде, дип яза "Азатлык".

Фото: azatlik
Читайте нас