Ләкин Ришат нигә өйләнмәгән?
Җырчы сүзләренә караганда, ул инде гаиләле булырга да әзер.
— Гаилә кору теләге юк түгел, әлбәттә, бар. Инде яшь тә 30дан өстә. Гаиләне уйлый башларга кирәк. Балаларымны күрәсем килә. Йөргән кызың булмаса, гаилә кору турында уйлап булмыйдыр, — ди Ришат.
Ришат гаиләсендә өч бала үскән, шуңа үзе корачак гаиләдә дә кимендә өч бала булуын тели. Әмма үзе белән яшәү авыр икәнен, аны һәм эшен аңлый торган кеше генә артист белән яши алачагы хакында да кисәтә, - дип яза "Шәһри Казан".
— Өйләнмәвемнең сәбәбе — гастрольләр. Минем 22 яшьләрдә дә өйләнү мөмкинлеге бар иде. Әмма сәнгатьне сайладым, аякка басу максаты куйдым. Хәзер хыялларым әкрен генә тормышка ашып бара. Әгәр үлеп гашыйк булсам, өйләнү өчен бер көн дә җитә. Минем өчен иң мөһиме ЗАГС та түгел, ә никах, — дип белдергән җырчы.
Фото: instagram