«Ана булу талантларны ача» дип исемләнгән иҗади вернисажны оештыручылар үзизоляция режимы чорын якты төсләр белән бизәргә һәм уңай эмоцияләр белән тулыландырырга тәкъдим итә.
Гүзәл затларның да республика тарихына эләгү, аны иҗатлары белән рухландыру һәм аларның йөрәкләрен җылылык һәм яктылык белән тулыландыру мөмкинлеге бар. Бала көтү яки тәрбияләү чорында үз-үзләрендә сәнгать талантларын ачкан хатын-кызлар «Ана булу талантларны ача» иҗади вернисажында катнашырга чакырыла.
Күргәзмәдә Башкортстанда яшәүче, бала көткән, яки ул туганнан соң, бу вакыйга белән рухланып, картиналар яза башлаган хатын-кызлар катнаша ала.
Эшләр (рәсемнәр) киндердә яки ватманда, май, акрил, акварель, гуашь, пастель кулланып башкарылырга мөмкин. Рәсем тематикасы, рәсем ясау техникасы әһәмияткә ия түгел. Һәр эшнең авторының исем-шәрифләре, картинаның исеме)язылырга тиеш.
Үзизоляция чорында башкарылган эшләр «Ана булу талантларны ача» күргәзмәсендә аерым урын алачак.
Катнашу кагыйдәләре һәм тулырак мәгълүматны Башкортстанның семьярб.рф гаилә порталында табарга мөмкин.
Катнашу өчен гаризалар апрель ахырына кадәр mama.risyet@mail.ru. почтасына кабул ителә. Гариза бирү өчен анкета тутырырга һәм имзаланган эшләрнең фотосурәтләрен (3 данәгә кадәр) электрон хатка беркетергә.
Гаризада, һичшиксез, үзизоляцияләү чорында нинди эшләр башкарылуын күрсәтегез.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8 (347) 286-02-37 телефоны аша белергә була.
(«Гаилә» республика ресурс үзәге).
Вернисажны оештыручылар — «Башкортостан» телерадиокомпаниясе белән берлектә Башкортстан Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм “Бәхет территориясе” хәйрия фонды.
Фото: bash.news