Авыл тарихы турында китаплар нәкъ шундый саллы һәм нигезле булырга тиеш
Яңа ел башында Татарстаннан бүләк килеп төште. Ул Нәфис Гыйлемҗановның “Үрнәгем” дигән китабы иде. 544 биттән торучы бу җыентыкка Илеш районының Үрнәк авылы тарихы язылган. Ни өчен бу китап миңа килеп эләктеме? Чөнки Нәфис Гыйлемҗанов мин 40 елдан артык эшләп киткән “Йәншишмә” (элеккеге “Башкортостан пионеры”) гәзитенең яшь хәбәрчесе булды. Илеш районының Үрнәк авылыннан мәктәп тормышыннан еш хәбәрләр җибәреп торды. Республиканың төрле районнарыннан гәзиткә язышкан яшь хәбәрчеләр белән ул чор балалары бик актив аралашты, әле дә алар бер-берсе белән бәйләнештә тора. Мәсәлән, Нәфис Гыйлемҗанов мине Нурия Фазлыева аша тапты һәм шушы китабын миңа яшь хәбәрчеләрнең остазы буларак рәхмәт йөзеннән җибәргән.
Әлеге көндә ул Казанда яши, зур гына вазыйфалы урында эшли. Тормышта башка һөнәр сайласа да, кечкенә чактан матбугатка язышып торуы әнә ничек кирәк булган аңа: туган авылы турында искиткеч бай мәгълүмат туплаган зур, эчтәлекле китап бастырып чыгарган.
Бу китапның беренче битләрендә шундый сүзләр язылган: “Үрнәккә нигез салынганнан соң үткән 90 ел эчендә шушы изге туфракта игелекле эз калдырып киткән әби-бабаларыбызның якты рухларына багышлана”.
Китапта Үрнәк авылы тарихы һәм бүгенге көне, шушы туфракта туып-үсеп, исемнәре киң танылу алган кешеләрнең эшчәнлеге чагылыш таба. Язмалар уникаль фоторәсемнәр белән бизәлгән, архив документлары белән тулыландырылган.
Авылының тарихы турында китап чыгару уе аның балачагында ук туа. Дәү әнисе Сабира Исмәгыйль кызы янына килгән агабиләрнең сөйләгән хатирәләрен кәгазь битенә төшерә бара. Үрнәк авылына кагылышлы мәгълүматлар туплау өчен Русия дәүләт архивында, Башкортстан милли архивында, Илеш һәм Чакмагыш районнары архивларында сакланучы бик күп документларны өйрәнә, районнарының “Маяк” һәм “Игенче даны” гәзитләренең 1930-95 елларда чыккан төпләнмәләрен карап чыга.
Автор, бу китапны язып, авылның ничек барлыкка килгәнен, аңа нигез салган тәүге ата-бабаларның исемнәрен бүгенге буынга җиткерүне, арытаба колхозлашу чорын, тәүге комсомоллар, тәүге трактор килүен, авыр сугыш елларын, яуга ничә кеше китеп, күпмесе ятып калган, ничәсе исән кайткан — барысын да исем-фамилияләре белән телгә алып, зур хөрмәт белән искә төшерә.
Сугышка китүчеләрнең фотолары бирелә. Кайсы фронтта булган, нинди орден-медальләр белән бүләкләнгән, кайсы җирләрдә соңгы тапкыр аяк баскан — туганнары, нәселләре өчен кыйммәтле материаллар болар.
Әлбәттә, бу кадәр китапка авыл тарихының барлык өлкәләренә кагылышлы мәгълүматларны җыю бер кешенең генә көченнән килә торган хезмәт түгел. Авторга шушы изге эшен хуплап, һәрдаим ярдәм кулы сузарга омтылган 33 авылдашына рәхмәт сүзләрен җиткерә Нәфис Фәнәви улы.
Китапта Дөмәй авыл Советына караучы Үрнәк авылының фронтка ничек ярдәм итүе турында кызыклы фактлар китерелә. 1943 елда фашистлардан азат ителгән Ворошиловград өлкәсенә районнан 17 ат, 82 сыер, 390 сарык, 3 мең йомырка озатыла. Ә Дөмәй авыл Советы 2 ат, 10 сыер, 15 сарык, 20 мең сум акча җибәрә. Бу хакта шул заманда чыккан “Сталинчы” гәзите язып чыга. “Башкортстан истребителен” төзү өчен 1,5 миллион сум акча җыйган өчен Сталинның Рәхмәт хаты басыла. Үрнәклеләрнең өлеше 13 мең сум була.
Китапта сугыш чорында ирләрсез һәм атларсыз калган авыл кешеләренең, погонсыз солдатларның исемлеге бирелгән. Үрнәктә ул чакта 29 хатын-кыз калган. Өлкән яшьтәге 10 бабай, 23 бала-чага, үсмерләр, 14 үсмер кыз, 28 тол хатын ятим балалары белән торып кала. Балигъ булмаган 134 бала әтисез үсә.
Үрнәк авылыннан хезмәт армиясенә алынганнарын да исәпкә алып, 86 кеше сугышка киткән, шуларның 27се — Җиңү таңын исән-сау каршылый, 46 кешенең язмышы билгеле, алтысының язмышы әлегәчә билгесез кала.
Нәфис Гыйлемҗановның “Үрнәгем” китабында тагын бер кызыклы мәгълүматка тап булдым: 1945 елның 22 февралендә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләрне бүләкләү турында СССР Югары Советы Президиумы указы дөнья күрә. Уйлап карагыз: сугыш вакытында! Илеш районыннан 294 хатын “Ана даны” медаленә лаек була. Үрнәктәге биш, алты, җиде балалы 14 хатынга I һәм II дәрә-җәдәге медальләр тапшырыла.
Сугыштан соңгы чорда алдынгы колхозчылар, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык фидакарь хезмәткәрләр турында языла, аларның фотолары бирелә. Кемнәр генә юк анда: солдатта хезмәт итүчеләр, югары уку йортында белем алучылар, хат ташучылар, укытучылар, хокук сагында торучылар, Әфганстанда хезмәт итүчеләр һәм башкалар.
Авылга кайчан электр уты, газ үткәрелгән, беренче җиңел машинаны кем алган — китаптан шушындый мәгълүматларны да белергә була. Хәтта Үрнәккә читтән килен булып төшкәннәр дә язылган.
Үрнәктән читтә яшәүчеләр дә барланган. Уфа, Агыйдел, Түбән Кама, Казан, Ырынбур, Нефтеюганск, Сургут, Пенза шәһәрләрендә, Украинада, Белоруссиядә, Свердловск өлкәсендә, шулай ук, Илеш районының башка авылларында яшәүчеләр бар.
Китапта төрле мактаулы исемнәргә, орден-медальләргә лаек булганнар да игътибардан читтә калмаган. Яшьләр үзләренең хезмәттә хөрмәт казанган авылдашлары исемнәрен белергә тиеш, дигән максаттан чыгып эшләнгәндер бу гамәл.
Тәүге бүлек якташ шагыйрьләр Мөнәвис Низаметдинов белән Рөстәм Гыйлемҗанның шигырьләре белән тәмамлана.
Икенче бүлектә Үрнәк авылына нигез салган ата-бабаларның, аларның балаларының нәсел-тамырлары, шәҗәрәләре бирелә. “Нәсел-ыруларны барлаган чакта кызыклы ачышлар да ясалды. Моңа кадәр бер-берсен чит күреп яшәүчеләрнең дә тамырлары бергә тоташуы ачыкланды, аларның кан дошман булып түгел, кан-кардәш булып яшәүләренә өмет уянды”, — ди автор.
“Үрнәгем” китабында авылның 26 нәселенең борынгы ата-бабаларыннан башлап, бүгенге көндәге балаларына кадәр буыннары телгә алына. Күре-некле вәкилләре хакында кыскача язып үтелә. Аннары китапның урта битләрендә 23 гаиләнең фотолары бирелгән. Бу үзенә күрә Үрнәк авы-лының фотоальбомы кебек кабул ителә. Мәсәлән, тәүге биттә Мирсәгыйть Сафиуллинның гаиләсе: анда әти-әни һәм балаларының фотолары куелган. Икенче биттә китапның авторы Нәфис Гыйлемҗановның әти-әнисенең гаиләсе, аларның балалары урын алган. Арытаба Габделхәй Гайсин, Хәйдәр Нургалиев, Малик Мостафин, Зиннәтулла Самматов, Гафурҗан Баянов һәм башка гаиләләрнең 8-9ар фотосы куелган. Кыскасы, барлык авыл халкы — яше, карты, балалары — шушы китапка кергән. Кемгә эләгә әле мондый бәхет? Үрнәклеләргә! Нибары бер урамлы, якынча 40 хуҗалыгы булган гап-гади Үрнәк авылы! Әмма, “Үрнәгем” дигән китапны кулга алып, танышып чыкканда зур бер авыл хакында сүз барган кебек тоела.
Автор Нәфис Гыйлемҗанов туган авылын шулкадәр биеклеккә күтәрә, аның бу титаник хезмәтенә сокланмау мөмкин түгел. Ул үзенең китабы белән башкаларга үрнәк тә күрсәтә. “Менә бу — минем үрнәгем, әйдә, сез дә шушы үрнәккә иярегез, үзегез дә авылыгыз тарихын өйрәнегез, килер буыннарга мирас итеп калдырыгыз,” — дигән кебек. Үткәнен белгән халыкның киләчәге бар. Димәк, Үрнәкнең дә киләчәге бар. Бу хезмәте белән Нәфис Гыйлемҗанов авылына рухи һәйкәл койган, киләчәк буын өчен тарих елъязмасы калдырган. Ул китапның идея авторына, тарихи киңәшчеләренә, нәшер итүдә ярдәм күрсәткән илсөярләргә авылдашлары исеменнән зур рәхмәт белдерә.
Кул селтим дә шәһәренә
Кайтам туган авылыма!
Башым куям чирәменә,
Көч-дәрт алам йөрәгемә!
Һәрберебезнең тибрәткән бишегебез булган туган авылыбызны онытмаска чакыра безне “Үрнәгем” китабы.