+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 апрель 2020, 07:45

Сәвия апа Сираеваның хәле ничек?

Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева үзизоляция көннәрен ничек үткәрә икән?

Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева үзизоляция көннәрен ничек үткәрә икән?

Яраткан актрисабызның хәлләрен белергә дип шалтыраттым. Сәвия апабыз 23нче марттан ук өйдә утыра икән. Телефоннан аның кабатланмас моңлы тавышын ишетүгә күңелгә җылы хисләр йөгерде.

— Театрыбызда ике көн рәттән премьерада уйнаганнан соң бер көн ял итәргә булган идем. Аннан соң дөнья хәлләре үзгәреп китте. Менә шуннан бирле өйдә утырырга туры килә. Көн режимын саклыйм. Лоджиямның тәрәзәләрен ачып куеп, көн дә гимнастика ясыйм. Вакыт җитмәү сәбәпле кул тимәгән эшләрнең барысын да башкарып чыктым инде.

Шулай ук яраткан китапларымны кабат укып чыктым. Мәсәлән, Казанга баргач, Рабит Батулла “Бию җене кагылган егет” китабын биргән иде. Шуны тагын бер укып чыктым һәм беренче тапкыр укыганда искә алмаган нәрсәләргә башка күзлек аша карадым. Әхмәтзәки Вәлиди турындагы китапны кызыксынып укыдым. Телевизордан “Ай кызы” сериалын карарга вакыт табылды. Югыйсә, мин ул кинода үзем дә уйныйм, тик барлык серияләрен дә күрмәгән идем.

Көн дә туганнарым, дусларым белән телефон аша аралашам. Тик тере аралашуга җитми. Театрымны, сәхнәне, тамашачыларны сагындым. Мин бит 18 яшьтән хезмәт юлымны башлаган кеше. Эшемне сагындым. Хәер, минем яшьтә инде күптән мич башында гына ятарга тиеш булсам да, һаман эшлисем, кешеләр белән аралашасым килә. Дөресен генә әйткәндә, өйдә утырып ялыктым. Инде бу афәтләр тизрәк бетсен иде, дип, догалар укыйм.

Әлеге хәлне мин сугышка тиңлим. Сугышта күзгә күренгән дошман белән көрәшәсең, ә әлеге очракта күзгә күренмәгән дошман белән алыш бара. Бигрәк тә билгесезлек борчый. Шуңа күрә кешеләргә сабырлык телим һәм исән-имин очрашулар насыйп булсын иде, димен, — ди Сәвия апа Сираева.

Фото: teatrnur.ru
Читайте нас