+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 апрель 2020, 06:35

"Сиңа карата мәхәббәтем көннән-көн арта..."

Ришат Төхвәтуллин, ниһаять, гашыйк булган.

Ришат Төхвәтуллин, ниһаять, гашыйк булган.
Лэйна исеме астында чыгыш ясаучы җырчы кыз татар эстрадасына «Малай на белом Барсе» җыры белән кинәт килеп керде.
Әле шактый яшь булуына карамастан, кыз тиз арада халык күңелен яулап алды һәм үз тамашачысын булдырды, дип яза "Сәхнә". Татар эстрадасының инде шактый популярлык казанган артистлары белән дә дустанә мөнәсәбәтләрдә торган кызчык безнең буйдак егетебез Ришат Төхвәтуллинның да йөрәген тиз яулаган. Лэйнаның Инстаграм челтәренә урнаштырган язмасы астында Ришат җырчы кызга мәхәббәт аңлата түгелме соң?
«Матурлыгың белән акылымнан шаштырасың. Сиңа карата мәхәббәтем көннән-көн арта. Нигә мине шундый газапларга саласың?»‒- дип яза артист.
Әллә чынлап, әллә юри... Татар эстрадасында яңа пар барлыкка киләме әллә, бу хакта соңрак белербез.
Фото: instagram
Читайте нас