+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 апрель 2020, 07:20

Илсөя нигә шатлана?

Бу коронавирус дигән зәхмәткә каршы көрәштә кем ничек булдыра, шундый өлеш кертә.

Бу коронавирус дигән зәхмәткә каршы көрәштә кем ничек булдыра, шундый өлеш кертә.
Җырчы Илсөя Бәдретдинова медицина битлеге тегә башлаган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язган. Җырчы авылда булса кирәк.
«Хәерле кич барыгызга да! Апа бүген нишли? Апа бүген битлек тегә. Бер йөз данә. Илебезгә килгән шушы бик үк җиңел булмаган четерекле ситуациядән матур гына исән-сау чыгарга язса иде. Бәләкәй генә өлеш кертә алсам, мин бик шат булыр идем», — ди ул.
Илсөя Бәдретдинова бар кешене дә өйдә утырырга өнди. «Өйдә утырабыз», — ди ул.
Инстачылар Илсөяне мактый. «Бер дә тик утыра алмыйсың», «Молодец», диләр.
Фото: instagram
Читайте нас