+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 Апреля 2020, 15:00

«Данирның бу кылыгы туйдырды»

Үзизоляциядә артистлар нишләп ята?

Үзизоляциядә артистлар нишләп ята?
Юмор остасы, пародист Данир Сабировның хәләл җефете Миләүшә Сабирова иренең балык тотарга йөрергә яратканын, әмма үзенә балык чистарту ошамаганын Инстаграм битендәге сәхифәсендә язган.
«Элек Данир еш кына балык тотарга йөри иде. Туйдырды бу эше… Дөресен генә әйткәндә, балыкны гел чистартып тору миңа бик ошамады, балыкчыларның хатыннары мине аңлар дип уйлыйм.
Бервакыт, әле Мәрьям бәләкәй чагында, Азнакайга кунакка киттек. Гадәттәгечә, Данир балыкка барырга җыена, ә мин каршы. «Монда күңелсез миңа, минем белән кал», — дим. Юк, балык мөһимрәк, җыенды да китте. Ярты сәгатьтән кире кайта — коты чыккан, аллергиясе башланган! Черкиләрдән кием-салымга гына сиптерә торган спрейны битенә сиптергән! «Минем ризалыктан башка йөрсәң, шулай була!» — дидем.
Шул вакыттан бирле ул балыкка йөрми диярлек», — дигән Миләүшә Сабирова.
Фото: intertat
Читайте нас