Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Рәсимә Гайфуллина белән телефон аша элемтәгә кердем.
Уфа “Нур” татар дәүләт театрында төп рольләрне башкаручы сәхнә йолдызы Рәсимә Риф кызы үзизоляция вакытында ниләр белән шөгыльләнә икән?
— Фатирымда генераль җыештыру үткәрдем. Инде юылмый, чистартылмый калган бер генә җир дә юк. Көнемне гимнастика ясаудан башларга тырышам. Театрыбыз тамашачылар өчен ябык булса да, алар безнең йөрәкләрдә. Шуңа күрә, эшчәнлегебезнең берникадәрен онлайн режимына күчердек, дисәң дә була. “Нур” проектларының берсе — Интернет челтәре аша әкият уку. Менә шул проект кысаларында эфирга чыктым. Онлайн репетицияләр дә булып тора. Премьерага әзерләнәбез. Режиссер Илдар Вәлиев куелышында Мөдәрис Багаевның “Бермәл шәһәрдә” дигән спектакленең текстын укыйбыз.
Бу афәт аркасында туган вәзгыять күпчелек кешеләрне берләштерә. Әлбәттә, тискәре күренешләре дә бар. Шуңа күрә барчабызга да сәламәтлек һәм сабырлык телим, — диде Рәсимә Гайфуллина.
Фото: teatrnur.ru