Җырчы Эльмира Кәлимуллинаны акыртып талаганнар.
"Елап утырам…
Мошенниклар! Фотода минем «хәерле» иртәләрем нәкъ менә шундый хәбәрдән башланды. Минем картадан "Яндекс такси"га ун тапкыр түләү җибәрелгән һәм хәзер минем картада НОЛЬ дип тора. Ләкин «Сбербанк» мизгел эчендә картамны блоклап куйган, барлык акчалар да алынып беткәч. Искиткеч!!!
Мошенниклар клиентның шәхси мәгълүматларыннан файдаланганнар һәм картадан барлык акчаларны да алганнар.
Хәзер мин рәнҗүдән һәм шушы гаделсезлектән үкереп елыйм. Мин — артист, музыкант. Минем бердәнбер хезмәт хакым — ул концерт эшчәнлеге, сәхнә. Мин» ИП» буларак теркәлгән, һәрвакыт үз салымнарымны кадерле дәүләткә түлим, законны бозмыйча намус һәм вөҗдан белән яшим.
Ә хәзер… мине бөтен нәрсәдән мәхрүм иттеләр. Мине тупас рәвештә үз-үзеңне изоляцияләүгә утырттылар, хәзерге вәзгыять белән эшсез калдырдылар, кайчан барысы да бетәчәге дә билгеле түгел. Хәтта картада булган барлык акчаларны да урлаганнар!
Банкка шалтыраттым, миңа берни белән дә ярдәм итә алмауларын әйттеләр. Банк акчаны кире кайтармый, гарантия бирә алмый. Мине полициягә җибәрделәр, «мошенниклык факты» буенча гариза язарга куштылар. Рәхмәт сиңа, кадерле илем, рәхмәт «Сбербанк». Үз халкыңны кайгыртуың өчен рәхмәт», — дип ачынып язган җырчы. Бу хакта "Интертат" язган.
«Бу хәлнең нечкәлекләрен тикшерәбез. Нәтиҗәләр була калса, сезгә шунда ук язарбыз. Зинһар, бераз сабыр итегез», — дип язганнар Эльмира Кәлимуллинага «Сбербанк"ның рәсми битеннән.
Фото: instagram