Үзизоляция чоры тормышыбызны үзгәртсә дә, яшәү дәвам итә. Бу вәзгыятькә Һәркем үзенчә яраклаша.
Туймазы татар дәүләт драма театры коллективы да иҗади тормышын дәвам итә. Театр үзенең тарихында беренче тапкыр онлайн режимда спектакльгә әзерлек башлаган. Надежда Птушкинаның “Ул үлгәндә” пьесасы буенча онлайн репетицияләр бара.
Булачак спектакль мәңгелек тема — мәхәббәт темасын күтәрә. Сабырлык, түземлек, ялгызлык һәм курку аша табылган хатын-кыз бәхете турындагы спектакль тамашачылар күңеленә хуш килер дигән өметтә кала артистлар.
Бу хакта Туймазы татар дәүләт драма театры әдәби бүлеге җитәкчесе Гөлназ Мусина хәбәр итә.
Фото: kulturarb.ru