Соңгы вакытта тормышыбыз үзгәрде. Тик, яшәү дәвам итә, һәм бу вәзгыятькә Һәркем үзенчә яраклаша.
Сәнгать өлкәсендә эшләгәннәр дә үз тамашачысыннан аерылмас өчен онлайн режимда эшләүгә күчте.
Карантин булуына карамастан, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында да иҗат тормышы дәвам итә. Театрның яшь артисты Азат Вәлиуллин үзизоляция чорын ничек үткәрә икән?
Азат Вәлиуллин:
– Бу аянычлы хәл. Аның ни белән һәм кайчан тәмамланачагын белмибез. Озак вакыт ябык пространствода яшәү кеше психикасына йогынты ясаганын барыбыз да аңлый. Шуңа күрә аек акыл белән сабыр булырга кирәк, дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, күңел барыбер яхшылыкны өмет итә.
Театр тормышы хәзер онлайн эшләү режимына күчте. Эшемнән тыш, күбрәк вакытымны тәрҗемә эшенә багышлыйм. Дөресрәге — транскрибация белән шөгыльләнәм. Бу — видеофайл эчтәлеген текст форматына күчерү. Инглиз телендәге төрле видеороликларны урыс теленә тәрҗемә итәм. Бу минем яраткан шөгыльләремнең берсе һәм минем өчен ул бик кызыклы. Ә шулай да эшемне, хезмәттәшләремне сагындым, — диде яшь артист.