+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 апрель 2020, 08:55

Милли кием - иң күркәм кием

Республика халык иҗаты үзәге иртәгә үтәчәк Милли кием көне уңаеннан онлайн-видеодәресләр күрсәтәчәк.

Республика халык иҗаты үзәге иртәгә үтәчәк Милли кием көне уңаеннан онлайн-видеодәресләр күрсәтәчәк.

Видеодәресләр белән һәркем таныша ала.
Моның өчен: Вконтакте https://vk.com/rcntufa, Instagram https://www.instagram.com/rcnt_rb/, YouTube http://www.youtube.com/c/РЦНТРБ, Facebook https://www.facebook.com/RSNTRB, шулай ук Республика халык иҗаты үзәгенең рәсми сайтына керергә кирәк https://rcntrb.com/ru/.

Түшлек эшләү ысулы белән Сибай шәһәреннән культурология фәннәре кандидаты Г. Ф. Таҗетдинова әзерләгән материаллар аша танышырга мөмкин. Уфа губернасы урыслары костюмнары турында Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Р. Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Е. Е. Нечвалода таныштырачак.

Республика халык иҗаты үзәге Мәдәният йортының “Селтәр” студиясе башкорт милли киеменең элементы – иңсәлек эшләү серләренә өйрәтер. Видеодәресне Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Г. В. Байморзина һәм студия остасы Ф. С. Хәйретдинова әзерләгәннәр. Сәхнәдә милли кием үзенчәлекләре турында “ЭкиВоки театр костюмнары” студиясе җитәкчесе Н. С. Кузнецова сөйләячәк.

Бишбүләк районыннан Л. В. Романова чуваш хатын-кызларының баш киемен эшләү серләрен аңлатачак.
Каеп чигү буенча Балакатай районыннан “Тамбур” бизәү сәнгате халык клубы җитәкчесе В. М. Галиәкбарова һәм башкорт яшьләре өчен чәчүргеч бизәнгечен әзерләү буенча Сибай шәһәреннән Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Хөкүмәтенең “Русия рухы” премиясе лауреаты А. С. Гайнуллина үз тәжрибәләре белән уртаклашачак.

Төньяк-көнбатыш башкортларына хас кием үзенчәлекләре белән Туймазы шәһәреннән “Тамга” клубы җитәкчесе З. Р. Краснова таныштырачак.

Фото: rcntrb.com
Читайте нас