+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 апрель 2020, 14:55

Ә балаларыгыз сез язганнарны укыймы?

Бүген язучылар, китап чыгаручылар күп.

Бүген язучылар, китап чыгаручылар күп. Өлкән яшьтәге кешеләр бу эш белән бигрәк тә еш кызыксына: алар үзләренең тормыш тәҗрибәсен, күргән-белгән­нәрен кәгазьгә төшереп, китап итеп чыгарып калдырырга омтыла. Алар, гадәттә, кәгазь басманы хуп күрә, аңа зур өметләрен баглый. Ләкин китап басылып чыккач, иң күп дигәндә китап туе үткәрә дә тынычлана. Ә китапның алдагы язмышы, аны уку-укымаулары авторны бик кызыксындырмый. Затлы-зат­лы, том-том китаплар еш кына кибет киштәләрендә тузан җыеп ята. Аларны сатып алучыны түгел, бушлай укучыны да табып булмый – китапханәләрдә дә өр-яңа килеш искерүгә дучар булалар.

­­Авторы вафат булса, китаплары күп очракта ятим үк кала. Балалары, оныклары фатирга ремонт ясаганда, кирәге бетте, фатирны ямьсезли, дип, китапханәләргә, мәктәп­ләргә тапшыра, я булмаса бөтенләй мәшәкатьләнеп тормый – чүплеккә чыгарып ыргыта. Иң якыннарыңа кирәк­ми икән, чит кешегә нишләп кирәк булсын инде ул? Кемдер баласын туган телдә китаплар укый торган итеп тәрбияләсен дә ди, шул балалар син язган китап­ларны укып сокланырга тиешме? Ә үзеңнекеләр, яхшы тормышка да ирешкән, карьера да ясаган, бай, матур, акыллы да, тик туган телне ге­нә белми, укымый. Дөнья куып, эшкә йөреп, аларны тәрбияләү турында оны­тылып җибәрелгән... Һәм китап­лардагы мәгълүмат аларны кызыксындырмый да инде. Чөнки мәгълүмат ташкыны чорында яшибез. Мәгълүмат, ургылып, телевидение экраннарыннан, Интернет челтәреннән агыла. Ул бик күп һәм бик тиз искерә.
Эшем әдәби әсәрләр, китаплар белән бәйле булгач, китап шкафларым бүләк ител­гәннәре белән туп-тулы. Кайсысы укылган, кайсысы, вакыт булгач бер укылыр әле, дип, алып куелган. Аларга күз салам да, авторларын күргәндәй, исәнләшкәндәй булам. Ә укырга вакыт җитми. Эш тә, мәгълүмат җыю да компьютерга, Интернетка күчә бара. Озын-озын әсәрләрне, калын-калын китапларны Яндекс яисә Гуглдагы бер җөмлә яңалык, көн кадагына сугылган кыска гына мәкаләләр, Яндекс-дзендагы җиңел эчтәлекле язмалар алыштыра. Басма китап белән Интернет челтәре, гүя, параллель дөньяларда яшиләр.
Дөрес, бу ике дөньяны тоташтыручы язучылар юк түгел. Басма яисә электрон китабын социаль челтәрләр аша рекламалаучы, сатучы язучылар бар. Бу эшкә иң беренчеләрдән булып Башкортстанда Айгиз Баймөхәммәтов тотынса, Татарстанда шулай ук якташыбыз, Илеш егете Марат Кәбиров кереште. Тагын бер якташыбыз, Учалыда туып-үсеп, бүген Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйрова исә укучылар күңеленә юлны ки­тапханәләрдә очрашулар, күзгә-күз аралашулар аша тапты. Бу иҗат­чыларыбызга иярүчеләр, язган әсәрләрен халыкка уңышлы гына таратучылар барлыкка килде. Кемнәр­гәдер бу ошап бетмәсә дә, аларның бу эше миндә соклану гына уята. Кулларыннан килә икән, бик яхшы. Әдәбият, телиме-теләмиме, иртәме-соңмы, Интернет белән хисаплашырга, аның өстенлекләре, тизлеге, уңайлылыгы белән файдалана башларга тиеш булачак, дип уйлыйм. Һәм басылган китапны, язылган әсәрне заманча ысуллар белән яхшы итеп рекламаларга, таратырга, сатарга өйрәнергә.
Интернет белән дуслашу – язган әсәреңне яшәтү өчен беренче шарт. Басма китап бөтен җиргә барып җитмәскә дә мөмкин, ә менә Интернет челтәре үтеп кермәгән почмакны табуы читен. Әсәрне Интернет хозурына чыгарганда, аны дөньяның теләсә кайсы төбәгендә укып була, дигән сүз.
Икенче шарт – әлбәттә, үзеңнең китапларга мәхәббәт, хөрмәт тәр­бияләргә онытмау. Язучының якыннары, дуслары, тугры укучылары, якташлары аның китапларын еш кына яңадан яшәтеп җибәрә. Ничекме? Иҗтимагый челтәрләрдә язучының төркемнәрен алып барып. Бу уңайдан бәхетле шагыйрьләрнең берсе – Әнгам Атнабаев. “Бәйләнештә” төр-кемендә аның иҗатына багышланган махсус төркем (https://vk.­com/­angamatnabai) гел яңартылып тора, флешмоблар оештырыла. Бу төр­кемне оештыручы Юныс Миңнемө­хәммәтов үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза.
Язучы яисә шагыйрьнең балалары, оныклары истәлек кичәләре үткәреп, редакцияләргә әсәрләрен җибәреп тә аларның иҗатын популярлаштыру өчен күп эшли ала. Мисалга, Мостай Кәримнең кызы Әлфия ханымның әтисенең истәлеген мәңгеләштерүгә зур көч салуы игътибарга лаек. Дүртөйле районында исә Наҗар Нәҗ­минең иҗатына зур хөрмәт күрсәтү-ләре сокландыра. Бүздәк районының Уртакул авылы мәдәният йорты китапханәчесе Зәйфә Цуканова бик озак еллар “Башкортстан хатын-кыз язучылары” дигән белешмәгә хатын-кыз иҗатчыларыбыз турында бай мәгълүмат туплап, аның дәүләт нәш­риятында дөнья күрүенә иреште. Мондый мисалларны күп китерергә булыр иде. Иң мөһиме шул – әсәр онытылмаса гына яши, аны укучылар булганда, аңа һәм авторына игътибар булса гына гомерен дәвам итә.
Һәм инде янә бер мисал. Яңарак безгә Юлай Низаевтан электрон хат килеп төште. 15 апрельдә Чакмагыш районының Аблай авылында, шулай ук, район үзәк китапханәсендә карт­әтисе Әгъдәл Низаевның истәлек кичәсе үткәреләчәген әйтеп, “Тулпар” журналына аның әсәрләрен тәкъдим иткән. Юлайның үзенә – 17 яшь,
М. Ак­мулла исемендәге педагогия көллиятендә белем ала. Китап укырга ярата, ә иң яраткан китаплары – Әгъдәл картәтисе язган китаплар икән. Аның иҗаты белән кызыксына, яттан диярлек белә. Юлайның әйтүенә караганда, картәтисенең йортындагы шкафларның китаплар белән шыгрым тулы булуы аңа нык тәэсир иткән. Картәтисе үзе дә оныгына еш кына китаплар укый торган булган. Гадәттә, татар язучыларыныкын, авторларның үзләре хакында да сөйләгән. Юлайга багышлап язылган шигырьләрен, оныгының фотосын китабына керткән. Аны үзенең китап презентациясенә алып барган. Үсмер анда җыелган халыкның картәтисенә олы ихтирамын һәм хөрмәтен күргән, күмәкләшеп фо­тога төшү, автографлар тарату хәте­ренә сеңеп калган. Менә шулай әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт уты кабынган.
Юлайның мисалы өмет уята. “Яшьләр укымый, китапны кулына да алмый, туган телне санга сукмый”, дип зарланып утырудан мәгънә юклыгын, нибары аларны тәрбияләргә онытмаска кирәклеген искәртә.
Тагын бер хатирә. Балтач районына каләмдәшебез Гөл Мирһади (Гөлнара Шәймөхәммәтова) чакыруы буенча очрашуга бардык. Гөлнараның үзендә дә кунакта булдык. Шунда ул безгә бер кочак папкалар күрсәтте. Ул бу папкаларга үзенең китапларын, әсәрләре басылган журналларны салып, һәр баласына бүләк итәргә әзерләп куйган икән. Шәхси бүләк һәрчак кадерлерәк. Әниләренең бүләге, һичшиксез, алар өчен кадерле әманәт булачак. Дөрес, язучы кеше балаларына кыйммәт машиналар, фатирлар калдыра алмас та, бәлки. Әмма аларда һичьюгы үз иҗатыңа кызыксыну, хөрмәт уяту – кулдан килми торган эш түгел.
Әйе, чит-ятларга өмет тотуга караганда, якыннарыңа ышаныч белән карау, әсәрләреңне алар күңеленә урнаштырып өлгерү – иң отышлы адым, минемчә. Игенче орлыкны туфракка чәчсә, язучы кеше күңелләре белән эшли. Алар чәчкән орлыклар кайчан да булса бер шытып, уңыш бирер, бирми калмас.

Дилбәр Булатова.
Шул ук вакытта...
Туган як, туган авыл... Алар һәр­кемнең күңеленә якын, газиз. Туган төбәк тарихы белән кызыксыну­чыларның күп булуы да табигый. Нәтиҗәдә, авылларыбыз тарихына багышланган китаплар да бик еш басылып тора.
Күптән түгел Тәтешле районының Җирембаш (Болгар) авылына багышланган китап дөнья күрде. Каты тышлык, төсле фотолар – полиграфик эшләнеш бик яхшы. Басма туган якны өйрәнүчеләр, тарих белән кызыксынучылар өчен тә­гаен­ләнгән.
Аның авторы һәм нәшер итүне оештыручы – шул ук авылда туып-үскән Венера Шәйхисламова. Венера Ахун кызы авылның 100 еллык тарихын җентекләп өйрәнгән. Һәм, әйтергә кирәк, ниндидер нәтиҗәгә килгәнче, төрле фикерләрне чагыштырган. Бу максаттан тарихи чыганакларга, шәҗәрәләргә, истәлекләргә, кулъязмаларга таянган. Шулай ук, авылдашларына хатлар язган, өлкәннәр белән сөйләшкән, дәүләт архивларына йөргән, матбугат басмаларын барлаган, байтак фото туплаган.
Җирембаш (Болгар) авылының тамырлары Иске Чокыр (борынгы атамасы – Җирем) авылына барып тоташа. Болгар исемен исә авылның беренче мулласы Галиәкбәр Киеков (Гали Чокрыйның улы Гыйниятулла (Ахунҗан) улы) кушкан.
Гомумән, автор бик зур көч таләп иткән эзләнү-тикшеренү эшен уңышлы башкарып чыккан. Аеруча шунысы игътибарга лаек: хезмәтендә фәнни ысуллар кулланган, һәр фикерне дәлилләр белән ныгыткан, чыганаклар хакында мәгълүмат биргән. Биредә авторның үз вакытында БДУның тарих факультетын тәмамлавы зур роль уйнагандыр, билгеле. Шулай ук туган ягын сагыну хисе дә үз өлешен керткәндер: Венера Ахун кызы бүген иренең туган ягында – Мәчетле районында яши, төрле фәннәрдән укыта, үзнәшер юлы белән берничә китап бастырып чыгарган. Иҗат белән актив шөгыльләнә: 2011 елда “Кызыл таң” гәзитенең лауреаты булды, ә инде 2015 елда З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында “Һәйкәлләр куяр идем” дигән китабы дөнья күрде.
Туган авылы өчен шулай җан атучы, күз нурларын түккән, күпме көч, вакыт сарыф иткән фидакарь шәхесләрнең булуы өмет бирә: яшәр әле авылларыбыз, буыннар чылбыры өзелмәс, үткән белән киләчәк арасындагы күпер нык булыр, иншаллаһ.
Читайте нас