Билгеле рәссам Руслан Ахунов белән әңгәмә
Сәләтле кеше барлык яклап та сәләтле була, дигәнне бик күп тапкырлар ишеткәнебез бар. Шулай ук: “Хак Тәгалә якты дөньяга килгән һәммә кешегә дә сәләт бирә. Бары тик аны күреп, танып, үстерә белергә генә кирәк,” дигәнне дә беләбез. Миңа калса, мәкаләмнең героена икенчесе ныграк туры килә. Гәзит укучыларга бүген без күпкырлы сәләт иясе Руслан Ахунов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Мин әңгәмәдәшем белән кайчан танышканымны анык кына хәтерләмим дә. Бары тик бер төркем халык арасында үзенчәлекле тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы белән игътибарымны җәлеп итеп, аның гади генә кеше түгеллеген тоемлавым хәтердә калган. Ә инде якыннан танышкач, ялгышмаганлыгымны аңладым. Ул — чагу, матур, якты төстәге буяулар белән рәсем ясаучы, сихри музыка иленә сәяхәт кылдыручы, шигырьләр язучы, дөньяга ихлас карашы белән тирә-ягындагыларга бәхет өләшүче дә булып чыкты.
— Безнең гаилә башкалардан берни белән аерылып тормаса да, хәзер инде үзем дә өч бала әтисе буларак, ниндидер нәтиҗәләргә килгәч, ул аерманың барлыгын аңлыйм, — ди Руслан. — Әти-әнинең тәрбия ысулы — эшләгән эшләребезгә, кылган кылыкларыбызга азатлык, үзаллылык биреп, кешеләр алдында гадел булып калырга, йөзеңә кызыллык китермәү булган икән.
Әнием “алтын” куллы һәм бик эшлекле иде. Ул һәрвакыт текте, чикте, бәйләм бәйләде. Туксанынчы елларда Уфада беренчеләрдән булып үз эшен ачты. Аның булдыклылыгына мин әле дә хәйран калам.
Әтием сирәк һөнәр иясе — очучы иде. Ул мине бәләкәй чагымда үзенең рейсларына ала иде. Бәлки, шуңа күрә дә мин сәяхәт кылырга бик яратам. Барлык Җир шарын әйләнеп чыга яздым.
— Рәсем сәнгатенә мәхәббәтне кем уятты?
— Бу сорауга мин анык кына җавап бирә алмыйм. Чөнки әти-әни һәм якын туганнарым арасыннан берсе дә рәсем төшерми. Махсус рәвештә бу юнәлеш буенча беркайда да укымадым. Күрәсең, җиде буын бабамнарның берәрсе бу сәләткә ия булгандыр. Үземне белә белгәннән бирле рәсем ясарга яраттым. Бигрәк тә графика ошый. Мәктәп елларында ниндидер кызыклы темаларга кечкенә сурәт ясасам, алар сабакташларым арасында тиз арада таралып бетә иде. “һөнәрем” укытучыларга да билгеле булгач, мәктәптә чыккан “Фонарик” стена гәзитенә дә мине рәссам итеп тәгаенләделәр. Алар күпчелек карикатура стилендә төшерелгән сурәт иде. Мин ул жанрда шулкадәр остарып киттем ки, республиканың “Һәнәк” журналына рәсемемне җибәрергә булдым. Ә инде ул басылып чыккач ничек куанганым әле дә хәтеремдә.
— Белүемчә, син гитарада оста уйныйсың. Бу шөгыльгә кайда өйрәндең?
— Үз белдегем белән өйрәндем. Ул чорда авыл малайлары үзаллы гармунда уйнарга өйрәнсә, шәһәр малайлары гитарада уйнарга өйрәнә иде бит. Миңа беренче гитарамны алтынчы сыйныфта укыган чакта сатып алдылар. Мәктәптәге бер генә чара да минем катнашсыз үтми иде. Ә инде унынчыны тәмамлаган елда әнием унике кыллы Ленинград гитарасын алып кайткач, үземне иң бәхетле итеп санадым. Чөнки ул вакытта бу бик тә затлы уен коралы санала иде.
— Мәктәп тәмамлагач, сәнгать юлыннан китәргә уйлаганың булдымы?
— Юк, уйламадым. Миңа төгәл фәннәр җиңел бирелә иде. Шуңа күрә Уфа нефть институтында “Нефть һәм газ скважиналарын бораулау” белгечлеге буенча белем алырга булдым. Студент елларында мин тау альпинизмы белән ныклап шөгыльләнә башладым. Моның белән чын мәгънәсендә “чирләдем”. “Урал”, “Норд” туристик юнәлештәге клублар әгъзасы булдым. Башкортстанның Урал тауларын аркылы-буйга йөреп чыктым. Студент төркемнәре белән Тянь-Шань, Памир тауларына походка бардык. Ул походларда бер яклап — физик, икенче яктан тормыш чыныгулары аласың. Ә инде табигатьнең искиткеч матурлыгы, илаһилыгы, самимилеге күңел түрендә гомерлеккә җуелмас хатирәләр калдырды. Әйтергә кирәк, студент елларында мин рәсем сәнгатеннән бераз читләшеп тордым. Аның урынына гитарам иң якын дустым һәм юлдашым булды. Шулай ук студентларның КВН командасының актив әгъзасы идем. Шигырьләр язып, шул юлларны көйгә салып, сәхнәгә чыга идем.
— Югары уку йортын тәмамлагач, хезмәт юлын кайда башладың?
— Институтны тәмамлагач, мин Себер якларына юлландым. Анда ике ел эшләгәч, кире туган якларыма кайтырга булдым. Бу инде туксанынчы еллар иде. Илебездә үзгәртеп кору шаукымы “гөрли”, кем ничек булдыра ала, шулай яши иде. Мин Уфага кайткач, һөнәрем буенча эшкә урнаша алмадым. Җан асрар өчен каравылчы булып та эшләргә туры килде. Шул вакытта минем әнидән тегәргә өйрәнүем файдалы булды. Үземә куртка тегеп кидем. Ул бик модалы һәм сыйфатлы килеп чыкты. Менә шул курткам мине яңа эшкә алынырга сәбәпче итте. Акча табып, тегү машиналары сатып алып, подвалда тегү цехы ачып җибәрдем. Лекалоларны ясауга рәсем төшерү сәләтем ярдәмгә килде. “Мир” тегү предприятиесе ябылу сәбәпле эшсез калган тегүчеләрне табу әллә ни авыр булмады. Уфа, Стәрлетамак базарларында берничә нокта ачып, сатуга да чыктык. Урамда, җәмәгать транспортында үзебезнең куртка, пуховикларны кигән кешеләрне күреп, мин горурлык хисе кичерә идем. Ә бераздан базарларда арзан һәм сыйфатсыз Кытай товары безнекен кысрыклап чыгарды...
— Руслан, син бер дистәгә якын рәсем күргәзмәләре оештыргансың. Картиналарыңның туу тарихын сөйлә әле.
— Гомеремнең берничә елында мин рәсем төшер-мәдем дисәм дә була. Тик бу дөньяда бер генә очра-шуның да юкка түгеллеген һәм һәрнәрсәнең үз вакыты булганлыгына мин инандым. Язмыш мине СССР-ның халык рәссамы Борис Домашниковның улы Виктор Борисович белән очраштырды. Аның белән якыннан аралаша башлагач, ул мине үзенең остаханәсенә чакырды. Мин Борис Федорович белән шунда таныштым да. Аларның ничек эшләгәнен карап, хозурланып торганда үземнең дә рәсем ясарга яратуымны әйттем. Ул, бер дә икеләнмичә миңа буш мольберт тәкъдим итеп, сурәт төшерергә рөхсәт бирде. Мин үзем бел-гәнчә рәсем ясый башладым. Үзем: “Болар минем эшне тәнкыйтьләрләр инде”, — дип уйлыйм. Тик ялгышканмын икән. Бернинди тәнкыйть сүзе әйтмичә, алар мине дәртләндереп, илһамландырып үсендерделәр. Бу минем тормышымдагы бик җаваплы, җитди, күп көч сорый торган мәл иде. Мин, остаханәгә барып, тынычланып, борчылу-шатлыкларымны картиналарымда чагылдыра идем. Менә шулай кулыма пумала алып, яңадан иҗатка чумдым һәм бер-бер артлы картиналарым туа торды.
— Димәк, Борис Федоровичны синең укытучың дип әйтеп була?
— Юк, алай дип әйтә алмыйм. Ул — минем илһамчым, дисәм, дөресрәк булыр. Борис Федорович искиткеч шәхес иде. Аның акыллылыгы, укымышлылыгы, философ булуы мине сокландырды. Үзен бервакытта да дорфа тотмады, киресенчә, аның белән аралашу гади һәм җиңел булды. Тормышым юлында аның кебек бөек шәхес белән очрашуыма һәм аралаша алуыма чиксез шатмын.
Әйткәндәй, без әле яшәгән фатирда Домашников үзе яшәгән. Бу болай булды: гаиләм белән фатир сатып алырга йөргәндә аның кызы белән очраштык һәм ул миңа әтисенең фатирын сатуын әйтте. Әйтелгән адрес буенча хатыным белән килеп карадык та, нәкъ шушы фатирны алырга булдык. Бу, бәлки, очраклы хәлдер, тик мин алай дип уйламыйм.
— Руслан, синең картиналарың үзгә, башкаларныкына охшамаган. Нинди юнәлештә язарга яратасың?
— Күбрәк абстракционизм юнәлешендә язам.
— Классиклардан кемнәрне яратасың?
— Мин бик күп сәяхәт иттем. Париж, Дрезден, Барселона, Рим, Нью-Йорктагы зур күргәзмәләрдә бөек рәссамнарның эшләрен күрергә насыйп булды. Айвазовскийның картиналарын сәгатьләр буе карый алам, шулай ук Италия рәссамы Рафаэльне балачактан яратам. Өебездә “Шедевры зарубежной живописи” дигән китап бар иде. Шундагы рәсемнәр арасында иң яратканнары Рафаэльнең эшләре иде.
— Руслан, синең “Мин Уфада яшим” дигән шигырьләр китабың да чыкканын беләм. Анда да картиналарың бастырылган, шулай бит?
— Әйе, китабым 2007 елда басылды. Ул хатыным ярдәме белән дөнья күрде. Дөресрәге, бу эшкә Зәлия алынмаса, шигырьләрне китап итеп чыгарырга минем уемда да юк иде. Ул 20-25 яшьтә язылган, бер полиэтилен капчыкка салып куелган шигырьләрне тапкач, миннән: “Болар нәрсә?”, дип сорады. Мин аларны утка ягарга куштым. Зәлия, шигырьләрне укып чыгып, филолог буларак нәтиҗә ясагач, аларны китап итеп бастырып чыгарырга үгетләде. Анда минем картиналар да урын алды. “Башкортстанның яраткан рәссамнары” бәйгесендә катнашып, анда лауреат булуым да хатыным аркасында булды. Әгәр дә ул мине бу проектта катнашырга үгетләмәгән булса, мин үзем катнашмас та идем.
Хатыным белән бер-беребезне тулыландырып, аңлап яшибез.
— Руслан, аңлавымча, рәсем сәнгатеннән читләшеп торган чагың булса да, син музыкадан бервакытта да аерылмагансың. Гитарадан тыш, тагын нинди уен коралларын үзләштерә алдың?
— Гитарадан тыш, ирен гармошкасында, банджода, перу халкының милли уен коралы чарангада уйныйм. Таныш музыкант егетләр үзләре белән “Джаз” клубта, “Музик-холл”да чыгыш ясарга да чакыра. Бу — минем өчен зур мәртәбә. Форсаттан файдаланып, Ринат Билалов, Сергей Шикалов, Рөстәм Ризвановка рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Профессионал музыкантлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясый алырга мөмкинлек бирүләре белән мин чиксез бәхетлемен.
— Тормышка ашмаган хыялла-рың бармы?
— Андый хыяллар һәркемдә буладыр. Ә менә чынбарлыкка аштырасы килгән хыялларның берсе — ул туган шәһәремне чагу, якты, матур төсләрдә күрү теләге.
* * *
Бөек урыс язучысы Федор Достоевский: “Матурлык дөньяны коткарыр”, — дигән. Әйе, тирә-ягыбызда Руслан Ахунов кебек матур, якты күңелле, күпкырлы сәләтле кешеләр булганда дөньябыз тагы да матураер, сафланыр дигән өметтә каласы килә.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.