Гөлназдан көнләшүчеләр аны һич тынычлыкта калдырмый.
Социаль челтәрләрдә, Гөлназ Асаеваның «Оныта алмыйм» җыры — урыс эстрадасы җырчысы Лободаның «Случайная» җырының плагиаты, дигән имеш-мимешләр барлыкка килде.
Чагыштыру өчен хәтта ике клипны кушып видео да ясаганнар.
Гөлназ Лободаның җырына охшатып җыр яздырганмы? Кыскасы, җыр урланганмы? "Шәһри Казан" Гөлназның үзеннән сораган.
— Җырның авторы — Илдус Дәүләнов. Лободага килгәндә, үзен дә, җырларын да яратмыйм. Хәзер, гомумән, җырлар бер-берсенә охшаган, җырчылар күп, буа буарлык! Авторларның кайлардан фантазиясе җитсен? (көлә).
Бу җырны плагиат дип санамыйм. Ә плагиат булса, ни булган? Кайбер җырларны бөтенләй үзгәртеп тә тормыйлар. Текст кына үзгәрә дә җыр 100% хит була, — ди Гөлназ Асаева.
Аның сүзләренчә, плагиат итеп саналыр өчен билгеле бер музыкаль фразалар төгәл туры килергә тиеш. «Ә бу җырда бөтенләй башкача, шулай да мотив охшаган», — ди ул.
Фото: instagram