+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 апрель 2020, 12:24

Фирдүс Тямаев: "Төркемне тоту өчен, бер айга 1 миллион акча кирәк"

Коронавирус пандемиясе кешеләрнең тормыш рәвешенә шактый гына үзгәрешләр кертте. Күпме кеше эшсез калды, димәк, яшәр өчен керем дә юк, дигән сүз. Җырчылар да менә инде икенче ай концертларын уздыра алмый. Күпме планлаштырган концерт билгесез вакытка күчерелде. Шулай да, Фирдүс Тямаев артык төшенкелеккә бирелми.

"Нишлисең, берәүгә дә җиңел түгел бүген. Барлык артистларның да хәле катлаулы. Шулай да, мин артык төшенкелеккә бирелмим әле. Үз төркемемдә эшләүчеләргә бер ай алдан хезмәт хакын түләп куйдым. Март, апрель өчен кредитлары булганнарга инде акча күчердем. Әкренләп булышабыз инде. Әлегә шулай. Ләкин карантин бик озакка сузылса, хәлләр начарланса, автобусны сатарга туры килер, мөгаен. Чөнки төркемне тотар өчен миңа аена 1,2 миллион сум акча кирәк. Әле бит кредитлар да бар. Алар булмаса, җиңелрәк булыр иде. Барысы да яхшы булыр, Алла бирса, ачтан үлмәбез", - дип сөйләгән ул үзенең "Бизнес онлайн" сайтына биргән интервьюсында.
"Мин дөнья малы артыннан кумыйм, Аллага таянып, яши бирәм. Кайгырып авыруга сабышу, ничек яшим икән, дип кайгыга батып яту, миңа хас түгел," - ди Фирдүс.
Әйе, Фирдүснең кулыннан эш килә. Төркемендәге егетләрнең дә күбесен вакытлыча төзелешкә урнаштырган инде ул. Ничек тә ярдәм итергә тырыша. Ә үзе президент рөхсәт итсә, Казан урамына чыгып, берәр йорт каршында концерт куярга тели икән. "Тамашачыларның балконнан кул чапканнарын булса да ишетер идек", - дигән ул әңгәмә барышында.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28925
nurlat-tat.ru
Читайте нас