Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер, мөгаен.
Иминлек максатында Башкортстанда күп чаралар туктатылды яки күчерелде. Әмма, килеп туган хәлгә карамастан, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре коллективлары үзизоляция режимында яңа проектлар һәм төрле мәдәни чаралар оештыруын дәвам итә. Өйдән чыкмыйча, яңа һәм кызыклы проектлар үзәгендә булу өчен менә дигән мөмкинлек бар.
20 апрельдән 26 апрельгә кадәр барлык тамашачыларны һәм тыңлаучыларны иң яхшы архив спектакльләре һәм республикадагы яңа премьералар, концерт тамашалары, онлайн-репетицияләр, пьесалар уку, республика театрлары артистлары белән онлайн-интервью, иң кечкенәләр өчен проектлар – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шигьри флешмоб, әкиятләр уку, вокал, хореография, актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте, сәхнә сөйләме буенча видеодәресләр, төрле мастер-класслар, лекцияләр һәм онлайн-конференцияләр һәм башкалар көтә.
Театр һәм концерт оешмаларының барлык онлайн-чараларының тулы программасы белән
https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/271906/ сылтамасы аша танышырга мөмкин.
Фото: /strategy24.ru