+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 апрель 2020, 08:10

"Аз гына бездән дә ярдәм булсын"

Гүзәл Уразова тагын дусларын шаккатырган.

Гүзәл Уразова тагын дусларын шаккатырган.
Ул Инстаграм битендә, мохтаҗ гаиләләргә ризыклар әзерләгәнен төшереп, видео урнаштырган.

«Яңа гына кибеттән чыктык. Уйлаштык та, бу авыр заманда мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә булдык. Менә шундый пакетларга карабодай, дөге, сөт, токмач, он, көнбагыш мае, майонез, эремчек, ипи, вафля, чәй тутырабыз.

Мохтаҗ булган ун гаиләгә, ялгыз әниләргә, күпбалалы гаиләләргә, ялгыз әбиләргә илтеп бирәбез. Аз гына бездән дә ярдәм булсын, дибез. Бөтен кешегә дә ярдәм итеп булмаса да, бәлки, бездән үрнәк алып, тагын кемнеңдер шундый теләге туар. Сәламәт булыгыз!» — дип сөйли җырчы.

Инстачылар җырлы гаиләнең изге эшенә бик сөенгән. Әфарин!!!

Фото: intertat
Читайте нас