+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 апрель 2020, 07:20

Күкләргә ашты күңелем Шул моңнарга сарылып...

Җырчы, педагог һәм галим Идрис Газиевка — 60 яшь

Җырчы, педагог һәм галим Идрис Газиевка — 60 яшь

Аның гомер бәйрәме җырчы биографиясе башлануының 40 еллыгы белән дә туры килә. Әйе, зур сәхнәгә 20 яшендә ышанычлы адымнар белән аяк басты һәм өзлексез рәвештә осталыгын арттыра барды ул. Шул кадәр еллар дәвамында сәхнә тотучы, тамашачылар ихтирамын казанучы җырчылар күп булмый. Ирешкән уңышлары да, рәсми исем-дәрәҗәләре дә байтак аның. Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт, халыкара, Бөтенсоюз, Бөтенрусия җыр конкурслары лауреаты, Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры.

Идрис — 1757 елда Авыргазы елгасының түбән агымында Корманай авылына нигез салган Корманай Газиевның ничәнчедер буын варисы. Аның әтисе яклап картәтисе Харис — динле кеше, алдынгы карашлы, үзенең балалары Мөкәрәмә, Мөдәрис һәм Хәдичәгә ныклы белем биргәнгә, алар өчесе дә укытучы һөнәрен үзләштергән, гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаганнар. Мөдәрис Харис улы, Бәләбәй педучилищесын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын 17 яшендә Урта Азия кышлакларында үзбәк балаларын укытудан башлаган. Бронь буенча сугыштан калдырып, Чиләбе танк заводына эшкә җибәргәннәр. Идриснең әнисе Мәрьям Әхмәтгали кызы Халикова да Корманайда туып-үскән. Ул да гыйлемле-затлы нәселдән. Сугыш елларында Дәүләкән педучилищесында укып, берничә ел Ишембай районының Урман-Бишкадак мәктәбендә укыткан. Арытаба өйләнешеп, туган авылдан 12 чакрым ераклыктагы Өршәк урта мәктәбендә татар, башкорт, урыс, чуваш балаларына белем биргәннәр.
Мәрьям апа миңа, беренче хәрефләрдән башлап, дүрт ел белем биргән укытучым. Ул елларда Мөдәрис абый белән алар туган авылга укытырга яңарак кайтканнар иде. Бераздан безгә урам аша гына йорт салып керделәр. Шулай итеп алар укытучыларым гына түгел, күршеләр дә булып китте. Ул арада Мөдәрис абый читтән торып укытучылар институтын тәмамлаган. 40 елдан артык география, табигать, зоология, биология дәрес-ләрен алып барды. Географиядән укытканда дөньяның төрле илләре турында үзе барып күргән кебек мавыктыргыч сөйли иде. Уку планына ябышып ятмагандыр, өстәмә материалларны күп укыгандыр, дигән фикергә ки-ләм хәзер. Ул заманда өйләренә кереп йөр-гәндә дә Мәскәүдән почта аша әллә ничә төрле журнал алдыруларын, китапларны төп байлык итеп санауларын күрә идем.
Идрис менә шунда — күрше йортта 1960 елның 21 апрелендә туды. Газиевлар гаилә-сендә барлыгы 5 малай, 4 кыз дөньяга килеп, тәүге балалары Фәнис сабый чакта үлгән. Робертлары исә Ижевскида тап-таза эшләп йөргән җиреннән 40 яшькә дә җитмичә вафат булды.
Балалар барысы да яхшы укыды, әти-әниләре кебек эш яратты. Кичләрен өйләрендә җыр-моң тынмады. Мөдәрис абый гармунда, баянда оста уйнады, җырлап та җибәрә иде. Мәрьям апага да, кызлары Розага да Ходай моңны жәлләмичә биргән. Роза уйнарга өйрәнгәндә баян артыннан башы чак күренә иде әле. Шулай да гаиләдә иң оста баянчы Роберт иде.
Балаларының шөгыльләренә, мавыгуларына беркайчан бернинди каршылык булмады. Кайчан карама, кечкенә Идриснең нәр­сәдер ясап утырганын күрә идек. Укытучылар өчен Мәскәүдән килә торган жур­налның ахыргы битендә һәртөрле уенчыклар ясарга өйрәтүче рәсемнәр, сызымнар була, Идрис аларның берсен дә игътибарсыз калдырмый: канатларын җилпеп оча торган ябалак, хәрә­кәтләнүче маймыл, ишәк кебек нәрсәләр ясап бара. Рәсем ясарга да, җырга да, биюгә дә мөнәсәбәте тигез иде аның. Өйлә­рендә “курчак театры” оештырып, бала-чагага күр­сәтә, картрак рольләргә әти-әнисен дә җәлеп итә иде. Мондый “театр”ны соңрак мәктәптә дә оештырды.
Бик озын гомер кичергән нәнәләренең бәет, мөнәҗәт әйтүләре, көйләп дога укулары, бишек җырлары Идриснең хәтерендә уелып калган. Алар аша кайтаваз булып яңгыраган ата-бабалар рухы, аһәңнәре, дөньяга карашлары, кичерешләре геннарга салынган. Моннан тыш, гомерен җырга багышларга йогынты ясаган тагын бер сәбәпне исенә төшерә Идрис. Күршеләрендә ире сугышка китеп үлгән, улын ялгыз үстергән, картайган әнкәсен караган Гамбәр апа яши һәм җыры, шаян сүзе белән үз күңелен үзе күтәрә иде. “Шул күрше әбинең йөрәк өзгеч моң белән “Былбылым”ны җырлавы һич колагымнан китми, — ди Идрис. — Минем дә яшеренеп кенә җырлаганымны ишеткән дә: “Мәрьям, бу улың бигрәк моңлы, җырчы булыр ахры”, — дип әнигә елый-елый сөйләгән. Мин үсә төшкәч, үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнаша башлагач, шатланып үзенең татар читеген бүләк итте. Аякны кысса да, яратып кидем”.
Газиевларның берьюлы биш балалары төрле урыннарда укыган чаклары булды. Кеше арасында аларны ким-хур йөртмәскә тырыштылар. Әти-әниләре аларга фатыйха биреп, ышаныч белдереп: “Сезне җитәкләп йөрергә дә, кайдадыр кем ашадыр урнаштырырга да мөмкинлегебез юк, без сезгә канат куйдык, эштән, авырлыклардан курыкмаска өйрәттек”, — дип озатып калдылар.
Сигезенчене тәмамлаган Идрис җырчы булу хыялы белән Уфага чыгып китә. Яшең җитми, әле җырлау тавышыңа зыян итәчәк, дип сәнгать училищесына алмыйлар, “Син музыка-педагогия училищесына кереп, ике ел укып тор”, — дип киңәш бирә изге күңелле укытучылар. Анда да җыр буенча дәресләр була. Укытучысы Надежда Чернышова үсмернең тавышына көч кил­мәслек шөгыльләнә, киңәшләр бирә. Шунда укыткан Лилия Кәри­мова да Идриснең киләчәктә зур җырчы булачагына өмет баглый һәм 1977 елда сәнгать училище­сының вокаль бүлегенә җитәкләп диярлек алып бара. Заманында Илфак Смаков, Наҗия Аллаярова, Радик Гәрәев кебек җырчылар тәрбияләгән Миләүшә Мортазина беренче көннәрдән үк аның сәлә­тен күреп, “Син зур җырчы була-чаксың”, — дип күңелен күтәрә. Ә гомум алганда, училищеда — 4, сәнгать институтында 5 ел укыта.
Институтның тәүге курсларыннан ук ул республика күләмендәге концертларда еш катнаша башлый, телевизорга төшерәләр, радиога яздыралар. 1980 елда беренче җиңү килә — яшь башкаручыларның Газиз Әлмө­хәммәтов исемендәге премия лауреаты була. Илкүләм сәнгать бәйгеләренә чыга, алардагы җиңү-җиңелүләрне олы мәктәп дип саный. “Сочи-82” конкурсында беренче турда гына катнаша ала. Шулай да төшенкелеккә бирелми. Икенче елны Ялта шәһәрендә социалистик илләр башкаручыларының Бөтенсоюз җыр конкурсында өченче турга кадәр үтеп, шундый зур мәйданнарда да көч сынашырга мөм-кинлеге барлыгын күрсәтә. “Крымская правда” гәзитендәге мәкаләдә аның турында күп мактау сүзләре языла. Һәм тагын бер елдан соң — “Сочи-84”. Ул Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышлана. 150 яшь талант хәрби җырларны тирән кичереш һәм дулкынлану белән башкара, әти-картәтиләре батырлыгын музыка сәнгате алымнары ярдәмендә сынландырырга тырыша. Жюри составында — ул заманның күренекле композиторлары, җырчылары. Идрис О. Фельцман, М. Фрадкин, В. Азарашвили әсәрләрен, шулай ук башкорт көйләренә композиция (“Сандугач”, “Элмәлек”, З. Исмәгый-левның “Җил, җирәнем” буенча) һәм Р. Хә­сәновның “Тамчы тама” җырын сайлый. Жюри һәм тамашачылар югары бәя бирә. Өч турда да җиңеп чыккан якташыбызга, лауреат исеме һәм икенче премиядән тыш, автономияле республикалар композиторлары әсәр­ләрен яхшы башкарган өчен махсус приз тапшырыла.
Шул ук чорда Үзәк телевидение аның турында “Дебют” фильмы төшереп, зәңгәр экраннардан берничә тапкыр күрсәткәннән соң, аны Казахстан башкаласына “Алма-Ата дусларын каршылый” фестиваленә чакыралар. Монда гала-концертта катнаша.
Институттан соң, филармониягә эшкә алалар һәм республика, ил буйлап көне төнгә ялганган гастрольләр башлана. Аның җырлавын байтак чит илләрдә дә ишетәләр. Утыз яше дә тулмас борын БАССРның атказанган артисты, республика комсомолының Г. Сәләм исемендәге премиясе лауреаты бу­ла, “Татар җыры-89” Бөтенсоюз конкурсында беренче премия яулый.
Төрле дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләргә әледән-әле чакыралар. Республиканың һәм илнең төрле шәһәрләрендә татар-башкорт җыр конкурслары жюриенда эшли.
Үзен сүз остасы һәм импровизатор итеп тә таныткан Идрис Газиев режиссерлык өлкәсендә дә сәләтен күрсәтә. 1989 елда Рим Хәсәновның татар һәм башкорт шагыйрьләре сүзләренә язылган җырларыннан торган “Кошлар очырам” программасы белән бу юнәлештә беренче адымны ясаган иде. 1992 ел башында “Зәңгәр гөмбәз” дип аталган җыр театры оештырды. Меңнәрчә еллар буе баба­ларыбызның һәр көне, һәр төне төрле гөмбәзләр арасында үткән. Күк гөмбәзе, сарай, мәчет, тирмә, хәтта түбәтәй гөмбәзе... Төрки халыкларының символына әверелгән, дөнья­дагы вакыйгаларны, күренешләрне һәм кеше язмышларын тоташтырып торган шул гөмбәзләргә җыр театры чикләрендә Идрис тирән мәгънә салган, бүгенге көнгә якынайткан. Беренче программа “Могҗиза” дип аталды һәм концертлар Уфаның зур залларында биш кич рәттән барды. Идрис отышлы репертуар төзеп, сценарий язып, җыр-моң­нары һәм тәэсирле сөйләве белән Кол Га­лиләр заманына, Һиндстанга, Урта Азиягә, га­рәп илләренә “сәяхәт кылды”. “Сәяхәт”тә сюрпризлар күп булды — артист татарча, башкортча да, һиндча, гарәпчә, үзбәкчә дә җырлады. Тагын бераздан тамашачы хөке­менә чыгарылган “Җырларыбыз сезгә, гүзәл затлар!” программасы исә, исе­меннән үк күренүенчә, хатын-кызларга багышланды һәм тулысынча диярлек алар турында җырлардан тора иде.
Шаулап-гөрләп үткән “Идел-Урал-Себер” җыр фестиваленең дә сценарий авторы һәм режиссеры Идрис Газиев иде. Аның җитәк­челегендә Башкортстанның һәм Татарстанның яшь җырчылары Казан, Чаллы, Самара, Екатеринбург, Сургут, Түбән Варта, Нефтеюганск шәһәрләрендә тугандаш ике милләткә багышланган концертлар куйдылар.
Ике республиканың профессиональ җыр­чыларыннан беренче булып Идрис компакт-диск яздырып чыгарганын да яхшы хәтерлибез әле. Заманына күрә истәлекле вакыйга иде бу. Диск белән таныштыру кичәсе Уфада, Казанда, Мәскәүдә чын бәйрәмгә әверелеп, зур уңыш белән үтте.
Ул арада “Зәңгәр гөмбәз”нең “Син — җырым минем” программасы өлгереп җитте. Исебезгә төшерик, Рим Хәсәновның Якуп Колмый шигыренә язылган “Син — җырым минем” — Идриснең профессиональ сәхнәдәге иң тәүге һәм таныткан җырларының берсе. 1982 елда Радик Гәрәев белән берлектә яздырган гигант пластинканың исеме дә шундый. Яңа программа тамашачыларга тәкъдим ителгән шул ук сәгатьләрдә филармониядә дә, Уфаның башка зур сәхнәләрендә дә күренекле артистларның концертлары, кичәләре иде. Шуңа карамастан, “Нефтьче” мәдәният сараеның зур залы, аның балконнары да шыгрым тулы булды. Кайсы якка гына күз салма — таныш йөзләр, таныш исем­нәр. Тәнәфестә аларның берничәсе белән сөйләшеп, фикерләрен сораштым. Сәнгатькә, гомумән, югары таләпләрдән, тәнкыйть күзле­геннән караучы шәхес — бөтен төрки дөнья­сына билгеле режиссер Рифгать Исрафилов, мәсәлән, болай диде: “Мондый интеллектуал җырчы бик сирәк була. Идрис — татар һәм башкорт халыкларының уртак байлыгы ул”. Мондыйрак бәяне мин Заһир Исмәгыйлев, Нәҗип Асанбаев кебек мәдәният аксакалларыннан да, төрле буын җырчы­лардан да ишеткәнем бар.
Җыр артыннан җыр яңгырый. Башкортның “Азамат”, “Ирәндек”, татарның “Зиләйлүк”, “Эрбет”, “Урман”, “Хәмдия”, “Хафизаләм ир-кәм”, урысның “Вдоль по улице метелица метет”, “Однозвучно гремит колокольчик” кебек җырлары бер-берсенә ялганып китә. Җыр­чының күңеленә балачактан якын, репертуарын балкытып торучы “Былбылым”ны тың­ламасак, концертның бер чите китек төсле тоелыр иде. Рим Хәсәнов җырлары күңел­ләребезгә ташкын булып кергән чор. Композитор яшь җырчыга игътибар итә, күп әсәр-ләрен беренче булып башкарырга аңа тапшыра. Идрис сәхнәгә тәүге адымнарын ясагандагы һәм аңа тиз арада танылу китергән шул җырларның кайберләрен әле сүз барган концертта кыскача гына көйләп искә төшерде. 1992 ел. Бөтен Русия елый. Чөнки “Байлар да елый”. “Агыйдел” конкурсына читтән килгән композитор Идрисне Мексика телесериалы герое Бетага охшата. Ленинград шагыйрәсе белән аларның берлектәге “Я” не Бета, я Идрис” дигән җыры иҗат ителә. Якташыбыз аны “Останкино” студиясендә 1993 елны каршылау кичәсендә җырлый. “Нефтьче” мәдә­ният сараенда да яңгырады ул.
Композитор Альбина Имаева көй язган “Мәхәббәтем, сине сагынам” дип аталды җыр театрының чираттагы программасы. Мәңгелек мәхәббәткә, сөйгән ярларга, газиз әнкәйләргә, туган якка багышланган җырлар. “Мәхәббәтем, сине сагынам”, “Күзләрем карасы”, “Зөбәрҗәт”, “Хуш, Сәрия”, “Таңчулпан”, “Оныта алмам инде”, “Ишелеп уңды чия бакчабызда”, “Чиш­мәм — сердәшем”... Аларны күмне тыңласаң да туйдырмый. Кайбер җырларның тарихы турында да сөйләп ала Идрис. Үзенә ияртеп, залдагылардан “Күбәләгем”не яисә “Калин­ка”ны җырлата.
Аеруча югары башкару осталыгына ирешкән артистлар турында: “Сәхнәдә ул уйнамый, җырламый, биеми, ә яши”, — диләр. Идрис Газиевка карата да без моны һич икеләнмичә әйтә алабыз. Рәшит Ваһаповның, Фәридә апаның, Мәгафур, Илһам абыйлар­ның, Хәйдәр Бигичевның традицияләрен үстерә баручы, алар тудырган образларны һәрчак күңелендә саклаучы буларак, аның һәр концерты, хәтта һәр җыры — бер спектакль. Менә шул мизгелдә Идриснең бар булмышы моңга күмелә, аның җаны тәненнән аеры­лып, зәңгәр гөмбәзләргә очкандай була:
Күкләргә ашты күңелем
Шул моңнарга сарылып.
Сайрап үлә сандугачлар
Йөрәкләре ярылып.
Мәгафур Хисмәтуллинның түбәндәге сүзләрен һичкайчан хәтереннән чыгармый ул: “Сәхнәгә артист җырларга дип кенә чыга икән — бетте! Җырчы тыңлаучылар белән җыр ярдәмендә аңлаша, сөйләшә, бәйләнешкә керә. Ә моңа фикерләү, образ тудыру ярдә­мендә генә ирешергә мөмкин. Тамашачы, тың­лаучы алдына чыккансың икән, эчке партитураң, күңел партитураң үзең белән булырга тиеш... Табигать биргән сәләт, фикерләү осталыгы, шул фикереңне башкаларга оста җиткерә белү — менә нәрсә мөһим”. Идриснең һәр җырны җиренә җиткереп башкарганын күздә тотып, аның үзенә дә: “Синең эчеңдә режиссер утыра”, — дип әйткәне була Мә­гафур абыйның.
Әйдәгез, җырлар, аларны башкару турында Идрис Газиевның үзен тыңлыйк:
“Безнең татар, башкорт халыклары рухи яктан бик бай. “Моң” дигән төшенчә бары тик бездә һәм безгә кардәш халыкларда гына. Ул фикер аша үткәрелгән аһәң. Ул — фикер җимеше. Менә шул фикерне моңга үреп бирә алу — бу инде җырчы өчен иң мөһиме. Җырның сүзенә, көенә иҗади якын килү кирәк. Тел, тавыш, тамак булу гына җитми — башың булу мөһим. Һәр сүзгә, иҗеккә, ноктага фикер салып, җаның һәм акылың аша үткәреп башкару җырны яңа баскычка күтәрә. Бүгенге башкаручыларда сүз артындагы тел төбе мәгънәсе турында уйлау җитми. Гади җырчы гына булу аз, актер да булырга кирәк. Ул инде җырны җиренә җиткереп башкару өстенә кием, хәрәкәт, төсләр гаммасы һәм башка бихисап күп компонентларга игътибар итү дигән сүз. Менә шуларны берләштереп, актерларча тудырыл­ган образ гади җырчыларныкыннан күпкә аерылып тора.
Сәнгать ул минем өчен очы-кырые күрел­мәгән тау кебек. Дөнья, тормыш чиксез булган кебек, камиллекнең дә чиге юк. Ул тауның биеклеген дә, анда үзеңнең кай тирәдә икән­легеңне дә тиз генә белеп булмый. Биеклекне яулауда һәр җырчының үз юлы бар. Ләкин шунысы хак — туктарга, тынычланырга ярамый. Бик тиз менсәң дә, тының кысылып, “үтә кызыл тиз уңа”га әйләнүең ихтимал. Шуңа күрә һәр адымыңны уйлап басарга кирәк. Ул тауның түбәсенә менеп, аякларны салындырып утырып, тәки мендем бит дип әйтү дә — мөмкин булмаган хәл, чөнки, әйткәнемчә, камиллекнең чиге юк. Сәнгать тавы — ул камиллек тавы”.
Идрис Газиевның репертуарында жыр, романс, ария, вокализлар берничә йөз (дүртме, бишме йөз — аларны күптән санаганы да юк инде). Хикмәт санда гына түгел. Сайлап алган һәр җырына иҗади якын килә, тексттагы һәр сүзгә бүгенге көнгә туры килерлек тирән эчтәлек сала, төптә яткан мәгънәне (подтекст­ны) ачыклый, җырны актерлык принципларына буйсындыра.
Менә мәңге тутыкмас җәүһәрләребезнең берсе “Азамат”. 300 ел элек тә ул актуаль булгандыр, сагышларга салгандыр. Бүген туган җирләреннән аерылучы ир-егетләрне нинди язмыш көтә? Армиягә дә шатланып китми алар, чөнки дөньялар асты өскә килгән заман. Идрис үзен әнә шул туган тупсасыннан читкә китүче егет урынына куеп, аның киче­решләрен аңы, йөрәге аша үткәреп җырлый.
Концертларының берсендә (моңа да чирек гасыр үткән) ул “Ак каен” белән дә безне шулай тетрәндергән иде. “Барыгызга да билгеле “Ак каен” җыры. Мәсәлим Вәлиев музыкасы. Ләкин Хәсән Туфан сүзләренә җырлана торган вариант”, — дип игълан иткән иде. Һәм залны үзәк өзгеч җыр биләп алды:
Яфраклары яшел ак каенга
Юл буеннан аклар килделәр,
Ак каенның ярлы авылдашын
Билбавыннан асып киттеләр...
Бу җырны ул чакта залда утырганнарның яшь һәм урта буыны икенче вариант дип кабул итсә, 70-80 яшьтәгеләрнең (бүген аларның берсе дә якты дөньяда юктыр инде) хәтерен ул күп дистә еллар үткәнгә алып киткәндер. Аларның балалык, яшьлек елларында нәкъ шушы вариант бит татар һәм башкорт халкы арасында бик популяр булган. Хәсән Туфан нахакка гаепләнеп, сөргенгә озатылгач, әсәрләре китап битләреннән, репертуарлардан, халык күңеленнән йолкып алына. “Ак каен” җырына Зыя Ярмәкидән башка текст яздыралар. Һәм ничә буын инде:
Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы:
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы, — дигән көе белән сүзләре туры килмәгән җырны җырлап һәм тыңлап үсте. Заманында әти­ләрен, картәтиләрен тетрәндергән җырны Идрис сәнгатебезгә кире кайтарды.
Аның җырлар тарихы белән фәнни нигездә шөгыльләнүе, бәлки, нәкъ менә шуннан башлангандыр да. Яңа меңьеллыкка аяк басканда “Идрис Газиев тәкъдим итә” дигән гомум баш астында бөек шәхесләребез (мәсәлән, Габдулла Тукай, Бакый Урманче, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров) турында тугыз музыкаль фильм эшләп, “Татарстан — Яңа гасыр” телеканалында күр­сәтте. 2009 елның июнендә Казан дәүләт консерваториясендә “Идел-Урал мөселманна­рының вокаль мәдәниятендә профессио­нализмның формалашуы һәм үсеше” темасына кандидатлык диссертациясен гаять зур уңыш белән яклады. Моңардан соң да аның фәнни ачышлары бихисап булды. Ә бөек Тукаебыз җырчы, педагог һәм галимнең барлык киңкырлы эшчәнлегендә юл күрсәтүче якты йолдыз булып балкып тора.
Әле юбилее алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Идрис Газиевны татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырла­рыннан төзелгән концерт программалары өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемен-дәге дәүләт премиясенә тәкъдим итте. Без аны бу бүләккә лаек дип исәплибез!

Тормыш һәм иҗат сәхифәләре

1960 елның 21 апрелендә туган.
1977-81 еллар — Уфа сәнгать училищесы укучысы.
1980 елның апреле — яшь башкаручыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика премиясе лауреаты.
1981-86 еллар — Уфа дәүләт сәнгать институты студенты.
1984 ел — Совет җырларын башкаручыларның Бөтенрусия конкурсы лауреаты.
1986 елдан — Башкорт дәүләт филармониясе солисты.
1989 ел — Башкортстанның атказанган артисты. “Татар җыры” Бөтенсоюз конкурсы лауреаты.
1990 ел — Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты.
1992 ел — “Зәңгәр гөмбәз” дигән җыр театрын оештыра.
1993 ел — Башкортстанның халык артисты.
1996 ел — Мәскәүдә сәнгать һәм мәдәният хезмәткәрләрен яңадан әзерләү институтын музыкаль театр режиссеры белгечлеге буенча тәмамлый.
1998 ел — Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Эстрада җырларын башкаручыларның Швециядә үткәрелгән халыкара конкурсы лауреаты.
1999 ел — Русия Федерациясенең атказанган артисты.
2001 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта.
2002 ел — Татарстанның халык артисты.
2005 ел — Авыргазы районының Галимҗан Ибраһимов исемендәге премиясе лауреаты.
2009 ел — сәнгать фәннәре кандидаты диссертациясен яклый.


Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Читайте нас