+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 апрель 2020, 14:05

Зөләйха бу юлы да беренче

Режиссер Егор Анашкинның “Зөләйха күзләрен ача” драмасының беренче биш эпизоды сезонның популяр сериаллары рейтингын шактый зур аерма белән җитәкли.

Режиссер Егор Анашкинның “Зөләйха күзләрен ача” драмасының беренче биш эпизоды сезонның популяр сериаллары рейтингын шактый зур аерма белән җитәкли.

Бу хакта Mediascope мәгълүматларына сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.
Сериал трансляциясе вакытында балигъ булган аудиториянең уртача өлеше 21процент тәшкил иткән.
13 апрельдә, премьера башланган көнне, проектның беренче эпизоды уртача өлеше 21,4 процент булган һәм 7,9 процент рейтингы белән барлык сериаллар арасында иң яхшы старт күрсәткән.
Шулай ук 21 апрельгә беренче биш эпизод YouTubeта 9 миллионнан артык карау җыйган. Шул ук вакытта премьера көнендә һәр эпизод урыс телле секторда трендка әверелә. Каналның рәсми сайтында аны өстәмә рәвештә 2 миллион тапкыр караганнар.
Бу атнада «Россия» телеканалы эфирда һәм онлайн трансляцияне тәмамлый.

Фото: Башинформ
Читайте нас