Сәнгатебез күгендә бик матур парлар бар. Алар турында гел сөйлисе генә килеп тора.
Менә " Шәһри Казан"да Фәдис Ганиев белән чыккан интервьюдан өзек.
"Минем тормыш, бүтән кешеләрнеке белән чагыштырганда, гадәти түгел.
Өч тапкыр гаилә кордым һәм өченсендә дә малны кашыктан башлап үзебезгә җыярга туры килде. Лилия белән авырлыклар кичердек: башта кеше фатирында яшәдек. Әле бит безнең яшь аермасы аз түгел. Япь-яшь Лилия шундый шартларга риза булып яшәгәч, ул вакытта ук аңарда миңа карата матур хисләр булгандыр, дим.
Лилия белән очрашканнан соң, иҗат яңача сулыш алды. Бер-береңне аңлап эшләгәндә, парлап иҗат итү күпкә рәхәтрәк.
Бүген теливизордагы барлык фильмнарда да хатын-кызның уенда байлык, аңа акча гына кирәк дип күрсәтсәләр дә, алар өчен рухи канәгатьлелек мөһимрәк. Иренең җылы мөнәсәбәтен бернинди акча да алыштыра алмый. Мәсәлән, Лилиянең күңелен күрер өчен күп кирәкми. “Бүләккә акча әрәм итмә”, - ди ул. Чәчәккә дә артык һушы китми. Тыныч, имин яшәвебез аңа күпкә кадерле.
Аллага шөкер, уртак җимешебез - Кәримебез үсеп килә. Иллегә якынлашып килгәндә әти булуны күпләр хупламый. Саный башлыйлар: ул бала мәктәп беткәндә, сиңа фәлән яшь була, янәсе. Әмма шәхсән үземнем хисапчы, икътисадчы булып, калькуляторда бер нәрсә дә санап утырасым килми. Ходай язмаса, гомерең кыска булса, егермедә тапкан балаңның да киләчәген тәэмин италмаячаксың. Алай гомерне исәпләп утырсаң, 25тән соң бала табасы да түгел булып чыга бит.
Сәламәтлек булганда, Кәрим улыбыз янына тагы берәр кыз алып кайтыйк әле, дип тә әйтәм Лилиягә. Дәү әтинең төпчек баласы туганда аңа - 53, дәү әниемә 43 яшь булган. Ул заманда берәү дә сәерсенеп, кирәкмәгән сораулар биреп йөдәтмәгән, тиеш әйбер кебек кабул ителгән..."
Фото: shahrlkazan.ru