Икенче гасыр гомер кичерүче ике гәзит редакциясе коллективының дуслыгы, бердәмлеге аларның бөтен булмышында хәлиткеч роль уйнады
Утлы-давыллы елларда дөньяга килеп, күп авырлыклар кичереп, республикабызның гадел елъязмалары булып торучы “Кызыл таң” һәм “Башкортостан” гәзитләренең дуслыгы, бердәмлеге күп дистә еллар дәвамында ныгыган, вакыт сынавын үткән. Биредәге журналистлар иҗади хезмәт-тәшлек итеп, бер-берсенә ярдәмләшкән, үзара тәҗрибә уртаклашкан. Шушы ике редакция тугандаш ике халыкны дуслаштыручы рәсми булмаган үзәк саналган.
Башкортлар коллективында — татарлар, татарларныкында башкортлар да эшләве мәгълүм. “Совет Башкортостаны”нда (1990 елга кадәр шулай атала иде) — Фаик Мөхәммәтҗанов, Зиннәт Ишмаев, Айдар Хәлим, Рәшит Биглов, Равил Карамов... “Кызыл таң”да — Якуп Колмый, Абдулхак Игебаев, Рамазан Котышев, Бибинур Нураева, Мидхәт Шәрипов...
СССРга Никита Хрущев җитәкчелек иткәндә барлык автономияле республикаларга Мәскәүдән: “Милли телләрдә чыгучы гәзитләрне бетереп, алар урынына урысча гәзитләрне тәрҗемә итеп бастыра башларга”, дигән күрсәтмә җибәрелә. Күп урыннарда ул тайпылышсыз гамәлгә ашырыла. Ә Башкортстан бирешми. Башкорт һәм татар зыялылары, аеруча “Совет Башкортостаны” һәм “Кызыл таң” журналистлары, митингка җыелып, республика җитәкчесенең үз яннарына килүенә ирешәләр һәм ризасызлыкларын Мәскәүгә җиткерүне таләп итәләр.
Гәзитләребез саклап калына. Бу хәрәкәттә активлык күрсәткәннәрнең икесе: шагыйрь Рәми Гариповның — 85, прозаик Фәнил Әсәновның 90 еллык юбилейларына багышланган мәкаләләрдә дә бу турыда язган идем. Хәер, башкорт һәм татар матбугатында бу вакыйга җентекле яктыртылды. Әле мин бу хакта ике милләтнең, ике редакциянең бердәмлегенә мисал итеп кенә хәтергә төшердем.
Ике иҗади коллективның андый кискен хәлләрдә генә түгел, дистәләрчә елларга сузылган тыныч, көйле заманнарда да бер-берсенә терәк булып эшләвен өлкән буын журналистлар яхшы хәтерли әле. Нәкъ менә шул бергәлек ике гәзитнең дә йөзәр мең данәдән артык тираж җыюын, республика җитәкчелегенең дә, гади укучыларның да олы абруен яулавын тәэмин итте бит. Ил күләмендә дә йөзләре якты булды аларның. СССР Югары Советы Президиумы ике гәзитне дә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләвен, ике коллективта да орден-медальле, “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” (мин инде республика дәрәҗәсендәген телгә дә алмыйм) исемен йөртүче әллә ничә журналист эшләвен искә төшерик.
Ул заманнарда командировкаларга, гади халык арасына көне-төне йөрелде, чөнки матбугат хезмәткәрләре халыкның эше-тормышы турындагы мәгълүматларны Интернет, социаль челтәрләрдән түгел, ә шул халыкның үзеннән барып ала иде. Шундый таләп куелган иде. Ә ерак сәфәргә (Караиделгәме, яки Хәйбул-лагамы) бер машинага ике гәзит вәкилләре утырып китү гадәти хәл саналды. Транспортны нәтиҗәле файдалану да күздә тотылгандыр. Ягулыкны да... (Хәер, бүген кемнәргәдер ярарга тырышучы кәҗә хәтер-ле бәндәләр селәгәйләрен агызып хурлаган “торгынлык еллары”нда бензинның литры өч тиен тора иде). “Кызыл таң” машинасына төялеп — бер яктан, “Совет Башкортостаны”ныкында икенче яктан материаллар, фидакарь хезмәт ияләренең фоторәсемнәре кайта иде. Берлектә рейдлар үткәрү дә еш кулланылды.
Гадәттә, усал тәнкыйтьтән, фаш итүдән торган андый рейд материаллары язу аеруча үз хәбәрчеләр эшчәнлегендә ныклы урын алган иде. Ике гәзит вәкиленең солидарлыгы (бу сүз татарча да кулланыла, ә бердәмлек, теләктәшлек, фикердәшлек дип тәрҗемә итү аның тирәнлеген биреп бетерми) Нефтекама төбәге мисалында ачык күренде. 1981 елның җәендә бу шәһәргә “Совет Башкортостаны”ның үз хәбәрчесе итеп Баймак-Хәйбулла егете Шәйхелислам Айсуаковны җибәргәндә редакциядә: “Син анда барып төшкәч тә Эдуард Әгъзамов белән таныш”, — диләр. Ул вакытка инде зур тәҗрибә туплаган гадел, кыю, усал “Кызыл таң”чы Эдуард Әгъзамов егетнең журналистикада остазы гына түгел, аның торак мәсьәләсен тизрәк хәл итүдә ярдәмләшүче, кайбер намуссыз җитәкчеләрнең гамәлләреннән яклаучы-курчалаучы да булып китә. Соңыннан Эдуард Лотфый улы болай дип язды: “Шәйхелислам белән бер-беребезнең мәкаләләрен даими укып бардык. Четерекле мәсьәләләрдә мотлак киңәшләштек. “Совет Башкортостаны”нда, яки “Кызыл таң”да игътибарны җәлеп итәрлек язмаларыбыз чыкса, ак көнләшү хисе кичердек. “Бу материалың белән син мине уздыргансың бит, малай”, — дип тә җибәрә идек”.
Ә инде журналистикада бөтенләй диярлек тәҗрибәсе булмаган Чакмагыш егете Марис Нәзиров күпчелеге башкортлар яшәүче төбәккә “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе итеп тәгаенләнгәч, андагы башкорт каләмдәшләренең ярдәмнәре зур һәм ихлас булуы хакында әледән-әле сөйли иде.
Инде янә Матбугат йортына кайтыйк. Соңгы 45 елда “Кызыл таң”ның гына түгел, “Совет Башкортостаны”ның (хәзер — “Башкортостан”) кайсы бүлмәсендә кемнәр эшләп утырганын, аларның һәркайсының холык-фигыле, иҗат үзенчәлеге нинди булганлыгын аермачык хәтерлим. Бигрәк тә минем белән бер үк төрле эш башкарганнарын. Яшь чагымда әдәбият бүлегендә эшләгәндә күрше каләмдәшләр Сабир Шәрипов, Флүзә Морзабаева, авыл хуҗалыгы бүлегендә — Ислам Морзабаев, Факил Морзакаев, секретариатта чакта Гатият Үзбәков һәм башкалар белән: “Сездә нинди хәлләр бар?” — дип, һәр иртәне сөйләшеп ала идем. Мин генә түгел, әлбәттә. Башка хезмәттәшләрем дә.
Мөхәррирләр дә, аларның урынбасарлары да. Күренекле публицист Марсель Котлыгалләмов хәтерли: “Совет Башкортостаны” һәм “Кызыл таң” мөхәррирләре Абдулла Исмәгыйлев белән Ремель Дашкинның бер фикердән чыгып, киңәшләшеп эшләве күпләрне көнләштерерлек ихласлык үрнәге булгандыр. Алар арасындагы мөнәсәбәтләргә берсеннән-берсе өстен булырга тырышу, нидер яшерү ят иде булса кирәк. Аларның аралашуы, ялгышмасам, дуслыктан үтеп, бер-берсен ярату төсен алган иде. Мөхәррирләр гел бергә. Икесе дә күркәм кыяфәтле, пөхтә өс-баш, тел үткерлеге, фикер тирәнлеге. Гәзит чыгару барышында килеп туган котылгысыз проблемалар икәүләп хәл ителә. Эшне шулай алып баруның җиңеллеген ике коллективтагы башка иптәшләр дә тоя иде”.
Гәзиттә урынбасар да, мөхәррир дә булып эшләгән Марсель Әкъсән улының сүзләренә өстәп, шуны да әйтәсе килә: редакция коллективларына ике дистә елга якын җитәк-челек иткән ике аксакал кайчак бер-берсен шаяртып та алгалыйлар иде. Әйтик, ике редакциядә дә Брежневның, яки Шакировның докладлары тәрҗемә ителә. Инде күптән төн уртасы узган, мөхәррирләр телефон аша бер-берсеннән эшнең ничек барышы белән кызыксынып тора. “Без фәлән бит тәрҗемә иттек инде, сезнекеләр нишләп артта калды икән?” — дигән була берсе, эшләрен арттырып күрсәтеп. Икенчесе исә, моңа сабыйларча ышанып, үз хезмәткәрләрен ашыктыра төшә...
Әле мин сүз алып барган ике гәзит — Европа белән Азия кыйтгалары тоташкан урында көн итүче татар һәм башкорт халыкларының рухи көзгесе, йөзек кашы. Телләренең якынлыгы буенча уникаль саналучы ике милләт. Аларның дуслыгыннан, бердәмлегеннән ничәмә гасырлар буена куркучы, араларына кара елан җибәрергә маташучы көчләр барлыгын да онытмыйк.
Онытмыйк һәм аларның бу гамәлләренә юл куймыйк!
Фәрит ФАТКУЛЛИН.