Зәмирә Рәҗәпованың тагын тетмәсен теткәннәр! И нервысына тияләр инде шуның!
Менә хәзер Зәмирә Рәҗәпованың NL челтәр бизнесы белән шөгыльләнгәнен белеп, тәнкыйть утына тотканнар. «Син генә калма, акчагыз беткәндер инде. Зәмирә, синдәге талантны күреп соклана идем, шушындый ерунда белән шөгыльләнгәч, гайрәтем чикте сездән», ‒ дип язган бер язылучы.
Зәмирә Рәҗәпова, бу сүзләргә түзә алмыйча, җавап язган:
«Әгәр дә @nl_int ерунда булса, шәрәфле, затлы эш нинди була соң ул? Миллионлаган халыкны өйләренә бикләп, ач утырырга мәҗбүр итүче эш урыннарымы? Аллаһка шөкер, без ничек эшләдек, шулай дәвам итәбез! Ничек ай башында хезмәт хакы килә, шулай алабыз! Бернинди начальникларга бәйле түгел, безне беркем дә ялга да, эштән дә җибәрә алмый.
Челтәр бизнесына бу кризис әллә ни кагылмады, чөнки компания җитәкчелеге бизнес барсын өчен минуска китеп булса да барлык шартларны да тудыра, менеджерларын ташламый. Һәм шушы «ЕРУНДА» бүген безне ашата, шушы «ЕРУНДА» өй салырга булыша, шушы «ЕРУНДА» безгә кризис чорын оҗмах бакчасында, гаиләбез белән тыныч, матур итеп уздырырга ярдәм итә. Шушы «ЕРУНДА» булмаса, мин, әни тәрбиясендә генә үскән, гап-гади авыл кызы, төшкә дә кермәгән «Мерседес"та йөри алыр идем микән дә, ай саен диярлек әле Амстердам, әле Милан, әле Барселона, әле Истанбулга очар идем микән?.. Сезнең гайрәтегез чикмәсен, дип, сезнең күнелегез булсын, дип, мин болардан баш тартмыйм, ачуланмагыз. Мин сезне хәтта белмим дә, шулай булгач, как-нибудь переживу!
Ә #эйязмышязмыш тапшыруына килгәндә, игътибар иткән булсагыз, мин анда да уңышлы гына эшлим, Әлхәмдүлиллаһ!. Ул минем авторлык программам, һәм аның өчен мин 4000 сум акча алам. Ул программа акча өчен түгел, тамашачы һәм минем күңелем өчен эшләнә. Яратам мин иҗат эшен. Дәүләттәге эш урынымнан 11 000 сум хезмәт хакы алам. Декретта вакытта 7000 сум пособие һәм NL дан 250 000 сум керем ала идем. Аерма сизәсезме?
Ә хәзер уйлап карагыз, сезгә ярыйм дип, мин 15 000 сум акчага яшәргә тиеш буламмы инде? Бигайбә, мин инде зур кыз, үзем беләм ничек яшәргә. Хәер, кечкенә булганда да гел узем ничек дөрес дип саныйм, шулай эшли идем. Әгәр Nl «ЕРУНДА» дигән фикер сезне тынычландыра икән, шулай уйлагыз. Төлке дә, бер кыйссада агачына буе җитмәгәч, бу җимеш әле пешмәгән, дип әйткән», дип яза "Сәхнә".