Илсөя Бәдретдинова тагын кемне сүгә?
Җырчыларның өйдә үзләрен ничек тотуы кызык инде ул. Илсөя Бәдретдинова улына көн дәвамында берәр тапкыр булса да нинди сүзләр әйтүен язып чыккан.
1. Мин синең яшьтә өйдәге бөтен эшне эшли идем.
2. Малаайййййй...бееер...икееееее...
3. Бу ботинканы Пушкин юамы?
4. Мин сиңа служанка түгел...
5. Хатыныңны өйрәтерсең яме...
6. Йомшаграк атлап йөре әле, ә...
7. Ашап бетер дидем! Синнән калганны ашап дуңгыз булдым бит инде...
8. Сал әле шул наушнигыңны, ә...
9. Дөресен әйтсәң, орышмыйм...