Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булуына инде 3 елга якын вакыт узды.
Бу үлемне барыбыз да авыр кичердек. Газиз кешеләрен югалтуын җырчының гаиләсе тагын да авыррак кичерә. Бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинаның апасын искә алмыйча бер көне дә узмый. Үзенең хис-кичерешләре белән ул Инстаграм сәхифәсендә еш уртаклаша.
Берничә көн элек урнаштырылган язмасы да нәкъ күренекле шәхесебез турында. «Үз-үзеңе юатып та, алдап та булмый шул. Вакыт дәваламый, буш сүзләр болар. Ничек син аның белән бер җылы кочакта назланып, иркәләнеп үс тә, көн-төн димичә, юк кына шатлыклар да, кечкенә борчуны да бер-беребезгә житкер дә, шуны онытырга мөмкин? Киләчәккә якты хыяллар төзе дә, ял итү, чит илләргә сәяхәт, балаларыбызның туйларын да бергәләп үткәрү, кирәк чакта ярдәм итү, кысып кочаклап: «Әле дә син бар минем алтыным», – дип назлап дәшүне бер мизгел эчен дә юкка чыгарасың? Күкрәгеңнән җанны суырып алып бәргән кебек бит ул! Башыннан үткәргәннәр мине аңлар.
Телефон шалтыраса да, смслар килсә дә, капка төбенә машина килеп туктаса да, ишек алдыннан гөрләшеп кеше керсә дә син, син кайтырсың да: «Шундый сагындым, апай, алтыным», – дип кочагыма ташланырсың кебек бит һаман. Акылым аңлый, йөрәгем кабул итми. Бик тиздән икебезнең дә матур юбилей җитә бит, Апау!..
Ничек онытасың, ничек онытырсың?! Ярты йөрәгемне, жанның тынычлыгын, тормышның ямен алып киттең, Апау. Кояшым! Әрнегән чакларымда сине үземнең урынга куеп карыйм. Син дә мин кичергәннәрне кичерер идең. Синең хакың юк иде, Апа, мине калдырырга, юк иде, юк иде. Бөтен җирдә син, җырларың, фотосурәтләрең... Бу хәл бик рәхәт тә, бик әрнүле, авыр да...», – дип яза ул.
Фото: cupofnews.ru