+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
30 Апреля 2020, 12:10

“Һәр кайтуым туган җиргә булган мәхәббәтне кабат яңарта...”

Күренекле якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның вафатына 40 көн тулу уңаеннан

Күренекле якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның вафатына 40 көн тулу уңаеннан Бу сөйләшү “Ашказар” радиосында булган иде. Байтак еллар үтсә дә, анда әйтелгән фикерләр үткерлеген, ихласлыгын югалтмаган. Шушы уйдан чыгып, замандашым, дустым белән әңгәмәне аның рухын хәтергә алу көнендә кабатларга тәкъдим иттем. (Матбугатта беренче тапкыр басыла). (Автор).


“Кунак төшсә, йортка ямь”, дисәләр дә, янымда утыручы кадерле кешемне тулы мәгънәсендә кунак рәвешендә күрәсе дә килми, чөнки Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт һәм Муса Җәлил исемендәге комсомол премияләре лауреаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин — Илеш районының Нәҗәде авылында туып, Шәммәт авылында буын ныгыткан кеше, Башкортстан егете, якташыбыз.

- Саумысыз!

— Хәерле көннәр, Марсель якташ!

— Хәлләр ничек?

— Аллаһка шөкер, менә, гомер булгач, юллар төшкәч, Уфага килдем, дөресрәге, кайттым туган якларыма.

— Көннәр йончу дип тормыйча, ерак җирне якын итеп килүегезгә рәхмәт инде. Нинди ниятләр алып килде Уфага? —“Нефтьчеләр” Мәдәният сараенда Айдар Галимов белән икебезнең иҗат концерты. Шагыйрь өчен “концерт” дигән сүз ятрак, әлбәттә, аны кичә дисәң дә була. Айдар Галимов минем бик күп җырларымны башкара. Без — аның белән күптәнге дуслар, фикердәшләр, җитмәсә, икебез дә депутат.

— Бик хуп. Айдарны яхшы белә-без, үзебезнең егет. Бик ихлас җыр-чы инде ул. Роберт, сине, олуг шә-хесне, гадиләштереп, дустым дип мөрәҗәгать итсәм, кимсенмәссеңме?

— Без синең белән һәрвакыт фикердәшләр, бер-беребезне аңлап яшәдек. Бертөрле уйлыйбыз дисәң дә була. Шуңа күрә мин бик ихластан, үземнән өлкән яшьтә булуыңа карамастан, сиңа һәрвакыт Марсель дип эндәшәм.

— Рәхмәт. Бу безнең мөнәсәбәт-ләрнең ихласлыгын раслый. Роберт Мөгаллим улы белән укучыларны тәфсилләп таныштырып тору кирәкме икән? Әгәр андый ихтыяҗ була калса, бер кәлимә белән булса да әйтеп үтим. Халык шагыйре, зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Миңнуллинны кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен язылган “Беренче карлыгачлар”, “Бәхетле булыгыз”, “Сөенсеннәр әле каеннар”, “Мәңгелек сәфәр”, “Әнкәйнең ак чәчләре”, “Талбишек” һәм башка бик күп китаплары аша беләләр. Әйе, Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган китаплары башка телләргә тәрҗемә ителеп, барлык дөнья балаларына тәкъдим ителүче әсәрләр исемлегенә кертелгән. Мин дә шәхси китапханәмдә аның китаплары булуы белән горурланам һәм шуның өчен, Роберт, сиңа рәхмәт.

— Кунак ашы — кара-каршы, синең китапларың да минем өемне, китап киштәләрен бизәп тора, рәхмәт үзеңә.

— Роберт Мөгаллимович, син көз җитеп килгәндә, Әбҗәлил районыннан, минем авыл яныннан үтеп барышлый шалтыраткан идең. Казан кайда да, Башкортстанның Урал аръягы кайда. Әйткәндәй, безнең Казмаш авылында алтын приисклары хуҗалары Рәмиевларның җәйге резиденцияләренең берсе булган, бу факт документта расланган инде. Мин биек таш нигезгә кондовый карагайдан күтәрелеп, калай белән ябылган зур-зур йортларны хәтерлим. Алар мәктәп булып та хезмәт итте, колхоз идарәсе булып та... Озак утырдылар, аннары кайсын — Темәс авылына, икенчеләрен район үзәгенә алып киттеләр, син дә Урал аръягына Дәрдмәнднең эзләрен юллап барып чыкмадыңмы ул?

— Аның тарихы болайрак: мин соң-гы елларда, гомумән, Башкортстанның шул якларына сәфәр кылырга әвәсләнә башладым. Берничә ел элек Ишембай, Гафури, Авыргазы, Стәрлетамак районнарында йөреп кайттым. Вәлидинең туган авылы Көзәндә булдым, Җәлил Киекбаевның туган авылына бардым. Мәҗит Гафуринең, Галимҗан Ибраһимовның... Аннан элегрәк Белорет районында, аннан — Иглин, Нуриман районнарында булдым.

— Карале, никадәр сәфәрләр кылып йөрисең!

— Бик күрәсем килгән иде. Ә инде Баймак якларына мине күптән чакыралар иде, чөнки Илеш белән Баймакның дуслыгына 40 еллап бар. Ул — бик зур дуслык, башкаларга да үрнәк. Быел безне Баймак районы хакимияте башлыгы Илшат туган Ситдыйков чакырды, һәм бик күрәсем килгән иде, әлбәттә, Дәрдмәнд эзләрен. Аннары Башкортстанның тәүге башкаласы Темәс бит инде, аннан соң — Мирхәй-дәр Фәйзи. Бик күңелем булып кайтты, элек күрмәгәннәремне күрдем, бөтен-ләй башка табигать, башка ландшафт, халык икенче... Гомумән, мин гади халык белән очраштым, өйләренә кереп, чәйләрен эчтем, коротларыннан, кымыздан авыз иттем, бузадан... Барысыннан да зуррак итеп шунысын әйтим: бернинди аеру, татар-башкорт дигән сүз ишетмәдем. Бер-беребезне аңла-дык, хәлләребезне белештек, шулкадәр рәхәт булды. Баксаң, минем шигъриятемне беләләр, укыйлар икән. Башкортча чыккан китапларымны да, татарча нәшерләгәннәрен дә. Яттан сөйләп тә күрсәттеләр, җырларымны җырладылар. Миңа зур бәйрәм булды Баймакта.

— Дәрдмәнднең эзләрен тапмаган хәлдә дә, Мирхәйдәр Фәйзинең эзләре сизеләдер бит инде ул якларда?

— Дәрдмәнднеке дә сизелә. Андагы рух бөтенләй икенче. Бер гасыр элек булган тормыш күз алдына килә. Анда тау-ташлар гына түгел, Дәрдмәнднең байлыгыннан калган син әйткән келәтләр, йортлар, тимер ишекләр — бөтенесе дә күз алдына килә. Без алар турында китаптан укып кына беләбез. Дәрдмәнд, Зәки Вәлиди, Шәехзадә Бабич йөргән юлдан йөрү — ул шагыйрь өчен гомер буе үзең теләгән эшләрне эшләү кебек миңа бик нык тәэсир итте. Әле шигырьләр дә язылыр дип торам, минем язып куйган әйберләр дә бар. Гомумән, шагыйрь дөнья күрергә тиеш. Без бит Башкортстанны бик зур республика дип белә-без. Аны, дөресен әйткәндә, ныклап белмибез дә. Мин олыгайган көнемә кадәр Уфадан ары киткән кеше түгел бит инде. Башкортстанны беләм, дип әйтә алмый идем, ә хәзер менә күз алдыма килә.

— Без Урал аръягында да, бу ягында да гомер буе “Галиябану”ны җырлап йөрибез...

— Күрдем, ишеттем... Татар җырларын да җырлап йөриләр, башкорт җырларын да. Барысын да. Бернинди дә аерма юк. — Рәхәтләнеп җырлыйбыз һәм рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Гомумән, җырны милләткә аерып булмый бит инде. — Татар белән башкортның бергәлеге дә иң элек җырда чагыла. Борынгы җырларда, бүгенге җырларда. Никадәр табында башкортлар, татарлар белән бергәләп утырган бар. Татар җырларын, рәхәтләнеп, башкортлар башкортча җырлый. Моны беркем дә мәҗбүр итми, алар күңеленә сеңгән, үзләре яраткан җырны суза. Аннан соң, башкортның озын җырларын мәҗлестә җырлап булмый. Анда тормыш тиз бара, сөйләшәсең, мәрәкәләшеп аласың... Шундый җырлар кирәк. Ә татарның шундый җырлары күп.

— Менә күптән түгел генә “Юлдаш” радиосы үткәргән конкурста катнашучыларны тыңладык. Татар халкының бик күп матур җырларын җырладылар.

— Ә менә мин башкорт җырларыннан башка яши алмыйм. Безнең Казанда ике кеше бар. Берсе халык шагыйре Рәдиф Гаташ — Кушнаренко районы егете. Мин Уфага барып кайтсам, ул, нинди дисклар, нинди җырлар алып кайттың, дип сорый. Гаташ белән телефоннан сөйләшәбез, аның өендә һәрвакыт курай моңнары, башкорт җырлары яңгырап тора. Икебезне башкорт җырларының тәмен, тирәнлеген нык тоючы кешеләр дип исәплим мин. Искиткеч моң башкортта гына. Шунысы да гаҗәп: башкортлар үзләренең җырларының һәрберсенең тарихын беләләр. Юлай Гайнетдинов бигрәк тә инде. Бер җыр җырласаң, ул сиңа аның тарихын сәгать ярым сөйли. Минем өемдә башкорт җырлары язылган дисклар, кассеталар бик күп. Мин буш кул белән кайтканым юк Уфадан.

— Ә минем иң яраткан композиторым — Рөстәм Яхин. Аны һәрвакыт тыңлыйм.

- Рөстәм Яхин, дигәннән, уртак дустыбыз Марат Илһамов абый... Менә алар бик якын дуслар иде. Рөстәм Яхин, дисәң, абыйның күзләренә яшьләр килә. Һәм мин шул яктан бәхетле: без аның белән берничә бик матур җыр яздык. “Килен төшкәндә”, “Әнкәйнең ак чәчләре” һәм тагын берничә җыр...

— “Әнкәйнең ак чәчләре”, дигәннән... Синең иҗатыңны азрак белгән дә кебекмен, китапларыңны укып барам. Мин шагыйрьләр арасында иҗатының күп өлешен әнисенә багышлаган башка шагыйрьне белмим. Ул нәрсәдән? Гөлҗәүһәр апаның ниндидер без аңламаган, бел-мәгән үзенчәлекле сыйфатлары булуданмы, улының шулкадәр әнисе-нә карата хәтта гадәти булмаган сөюеннәнме?

— Марсель, беләсеңме, шулай тоела гына ул. Башка шагыйрьләр дә, башка язучылар да әниләре турында шактый күп яза. Ләкин, ни хикмәттер, һәрбер язганым халыкның күңеленә барып җитте. Үзем дә көтмәгән идем. Әни — ул бер мисал гына, прототип. Мин барлык әниләрне күз уңында тотам. Әлбәттә, биредә шәхси ягы да бар. Әнкәй безне, биш баланы, үстерде, җырдагыча. Яшьли генә тол булып калды бит. Без дә ятимнәр идек, мин бишенче сыйныфта гына идем. Ә минем төпчек энем Кимнең яше дә тулмаган... Әнкәйгә әле сиксән сигезенче яшь инде. Аллаһка шөкер, исән-сау. Уникаль бер кеше инде ул. Бөтен яктан килгән. Аның бервакытта да серен чишкәне юк безгә, зарланганын хәтерләмим. Хәтеремдә, бервакыт, ятим дип, мәктәптән, ярдәм йөзеннән миңа бүрек кидереп кайтардылар. Әни моңа шулкадәр гарьләнде. Түбән очта Айрат исемле ятим бала бар иде: “Улым, шуңа илтеп бир бу бүрекне, мин сиңа үзем сатып алып бирермен”, — диде. Менә хәзер әнкәем турында зуррак әйбер язарга хыялланып йөрим.

— Шулкадәр горурлык булган үзендә...

- Ятим үскән хатын инде ул, Уфада балалар йортында тәрбияләнгән (хәзерге 15нче татар мәктәбе), “Галия” мәдрәсәсендә укыган. Һәм минем бер олы горурлыгым инде, әнкәй турында “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” дигән китап чыгардым. Әле бер шагыйрьнең дә, башкортта да, татарда да, урыста да үз әнисенә багышлап язган китабын мин белмим... Әнкәем алдында бер бурычымны үтәдем, дип исәплим. — Миңа әфарин дип әйтәсе генә кала. Шәйхи Маннурның: “Татар белән башкорт арасы — бер ананың ике баласы”, — дигән канатлы сүзләре искә төшә. Әмма татар һәм башкорт — үз теле, үз тарихы, үз мәдәнияте һәм, хәзер килеп, үз дәүләтчелеге булган кавемнәр. Шулай да халыкларыбызны нинди факторлар якынайта, берләштерә, туганлаштыра? Ә нәрсәләр безне аера икән? — Беренчедән, без — ике бөек милләт. Әгәр дә кешелек тарихында башкорт милләтенең тарихын, татар милләтенең тарихын аерып карасаң, башкалар белән чагыштырып карасаң, без башка бөек милләтләрдән бер генә дә ким түгел. Бу турыда сүз дә юк. Икенчедән, тарих. Башкортның — үз тарихы, татарның — үзенеке. Уртак нәрсәләр дә бик күп. Шуңа күрә Татарстанның, Башкортстанның үз дәүләтчелеге булуы бик тә табигый. Башкортстанда туып, Татарстанда шагыйрь булып өлгереп, ике республиканың, ике халыкның тарихын да, бүгенгесен дә яхшы белгәнгә күрә, ике халыкның уртак якларын табарга тырышам. Әлбәттә, мин милләтчеләрен дә аңлыйм, халыкны зур итеп күрсәтү өчен һәр ике милләтнең үз милләтчеләре дә булырга тиеш. Аларның үз вазыйфалары бар бу дөньяда, шулай булырга тиештер, күрәсең.

— Алар — милләтнең мәртәбәсен кузгатып торучылар...

- Әлбәттә, кытыклап торырга тиешләр. Ләкин бу икенче милләтне кимсетү бәрабәренә булмаска тиеш. Үзеңнең олылыгың башкаларны кимсетмәсен. Мин бит инде ничәмә дистә ел — ике арада. Кайчакта фронт сызыгы буйлап барган кебекмен. — Наҗар агай әйтмешли, капка ачучы. — Әйе, капка ачам. Мин ике халыкка да капка ачып торучы һәм аны бик яхшы вазыйфа дип уйлыйм. Ул бөтен кешегә дә эләкми. Сәясәт белән бәйләнгәч, төрле чаклар була. Ике республика арасында да, ике халык арасында да... Мин монда халык дип болай гына әйтәм. Халык үз көенчә яши ул, аңа тияргә ярамый. Менә шунда башкортлар ягыннан да, татарлар ягыннан да тәнкыйтьләр дә эләгә. Шөкер, соңгы елларда бик әйбәт тәртип урнашып китте. Менә мин егерме елдан артык депутат. Хәтерлим, Михаил Алексеевич Зайцев парламент җитәкчесе булганда, без монда килеп уртак килешү — дуслык, хезмәттәшлек турында шартнамә төзеп киткән идек. Без аны берничә тапкыр яңарттык, мин хәтта Татарстан ягыннан шушы комиссиянең рәистәше дә булдым. Планнар кордык, аларның күбесе үтәлде. Соңгы елларда мин бик сөенеп йөрдем — ике парламент, комитетлар арасында уртак җыелышлар була. Без монда килеп, сөйләшүләрдә, “түгәрәк өстәл”ләрдә, сессияләрдә катнашабыз. Менә әле күптән түгел генә Башкортстан парламентыннан — Корылтайдан бер төркем депутатлар бездә булды. Безнең федераль хакимият алдында да уртак проблемаларыбыз бар. Депутатлар кабул иткән законнар безгә дә, сезгә дә килеп кагыла. Алар сайлап тормый, чөнки без, күпме генә тырышсак та, татар да, башкорт та, федераль хакимият өчен бер статустагы кеше. — Хәтереңдәдер, 80нче еллар азагында, милләтчел кайбер әфән-деләрнең кузгатуы аркасында башкорт белән татар арасындагы мөнә-сәбәтләр куерып киткән чакта, дип әйтикме инде, мәшһүр драматург Туфан Миңнуллин Башкортстандагы республика гәзитләренең берсенә биргән интервьюсында: “Зин-һар, татар белән башкортны ызгышка этәрмәгез, чөнки чит-ятлар чәкәләшкән очракта да берәрсенең танавыннан кан китү белән үк туктый. Туганнар үчләшсә, аларның берсе җан бирмичә, аңга килмиләр. Үтенәм, туганнарны низагтан саклыйк”, — дигән иде. Мәрхүмнең васыяте әле дә актуаль каламы?

— Әйтүе кыен, чөнки вәзгыять һәрвакыт үзгәреп тора, ләкин Туфан абый, акыллы кеше буларак, бик дөрес әйткән. Чөнки татар белән башкортны ызгыштырудан кемнеңдер файда күрүе дә ихтимал. Безнең дуслык, туганлык бөтен кешегә дә ошыйдыр, дип уйламыйм мин. Чөнки ике халык арасындагы дуслык ныгынган саен, без көчәя барабыз, ике халык бергә булганда, татар да, башкорт та рухи яктан да, икътисади-финанс җәһәтеннән дә көчлерәк була. Әйтеп үтүемчә, парламентта мин егерме елдан артык. Мин инде Туфан Абдуллович була алмыйм, Роберт Миңнуллинмын. Иң кирәк вакытта, үзем белеп, һәрвакыт чыгыш ясыйм. Менә минем җиде томлык җыентыгым чыкты, анда сессия мөнбәреннән әйтелгән сүзләрем шактый җыела, бер томга якын. Ул иң кирәк чакта әйтелгән сүз, теләсә кайчан әйткән сүзгә караганда кыйммәтрәк. Парламентта язучы, шагыйрь мотлак утырырга тиеш, тип исәплим. Безнең Татарстан парламентына, традиция буенча, берничә язучы, шагыйрь депутат итеп һәрвакыт сайлана һәм безнең сүзгә игътибар итәләр, аңларга тырышалар һәм безнең булуыбыз җитәкчеләргә дә шактый йогынты ясый, дип уйлыйм. Чөнки без аларның күңеленә дә барып җитәрлек, халык та аңларлык итеп сөйләргә тырышабыз. Ул бит үзе бер сәнгать. Әлбәттә, ул күп көч таләп итә, сәяси хата да җибәрергә ярамый. Җитәкченең халык алдында абруен төшерсәң дә яхшы түгел. Равил абый Бикбаев — Корылтай депутаты. Аның чыгышларын тыңлыйм. Бикбай ясаган чыгышлар бөтенләй икенче, ул турыда бәхәс юк.

- Әйе, гаҗәп оратор, сүз остасы... Менә Мостай абыйдан да: “Туганлыкны кирәк яңартулар”, — дигән васыять калды. Бу җәһәттән эшчәнлегебез канәгатьләнерлекме? Халыкларыбызның якынлыгы гуманитар өлкә белән генә чикләнәме? Хезмәттәшлек даими булсын өчен тагын нәрсәләр башкарырга кирәк?

— Менә, Марсель, хәтерләсәң, 90нчы елларда ике республиканың журналистлары аралашты. Син анда җитәкче урыннарның берсендә булдың. Алабугада, Яңавылда бергә йөрдек. Берничә тапкыр шундый очрашулар үтте. Журналистларның бергә булуы бик әһәмиятле, чөнки журналистлардан чыга күп нәрсә. Үкенечкә күрә, соңгы елларда аралашу туктатылды. Аны яңадан кайтарырга кирәк, дип уйлыйм. Әгәр журналистлар уртак тел тапса, сәясмәннәр дә, һичшиксез, уртак фикергә киләчәк.

— Заманында Татарстан Республикасының иң югары җитәкчеләре булып эшләгән Салих Батыев, Мөхәммәт Сабиров Башкортстанда туган бит әле. — Тагын бер шәхеснең исемен өстәп китә алам — КПСС Өлкә комитетының беренче секретаре булып Рәшит Мусин эшләде. Ул безнең Кушнаренко районы егете.

- Ә инде зур галимнәр, язучылар, рәссамнар, сәнгать әһелләре турында әйтеп тә тормыйм. Башкортстанның иң тәүге зыялылары белемне Казан университетында алган. Менә шундый тел вә лөгать алмашу процессы үзеннән-үзе барамы, әллә кадрлар әзерләү, алмашуны дәүләт дәрәҗәсендә көйләп алып барганда, ул ике якны тагын да ныграк якынайтмас идеме икән?

— Үзең үк әйтеп киттең, безнең традицияләребез бик зур. Әйтик, Казан университетында укыган башкортлар — халык тарихында, Башкортстан тарихында зур роль уйнаган шәхесләр. Нефтьчеләр арасында Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаучылар Татарстанда буа буарлык. Әдәбиятны әйтеп тә тормыйм, чөнки әдәбиятыбыз, яшерен-батырын түгел, уртак. Башкортстан, башкорт әдәбияты тарихын алып карасаң, татарныкын алып карасаң да, уртак язучыларыбыз, шагыйрьләребез бик күп. Бу — шулай ук безне берләштерә торган нәрсә. Тарихны алып ташлап, бүгенге белән генә яшәп булмый. Әлбәттә, монда ниндидер оештыру эшләре дә кирәктер, дип уйлыйм. Чөнки Казан университеты федераль университетка әйләнде. Аны файдаланырга була. Безнең институтларыбыз бар: “Казанда — Тел, әдәбият, сәнгать институты, сезнең Тарих, тел һәм әдәбият институты бар. Минем энекәшем шул институтның директоры булып эшли. Башкортстаннан кандидатлык, докторлык диссертацияләре якларга бик күпләр килә. Безнекеләр шулай ук, Уфага бара. Менә аларны, һичшиксез, яңартып торырга кирәк. Көтеп кенә ятсаң, бернәрсә дә булмый. һәрберебез үз казаныбызда гына кайнап яшәсәк, алга бара алмаячакбыз. — Сөйләшеп туя да алмадык. Ярый әле Уфа белән Казан юлы киң дә, такыр да. Шөкер, ике республика арасында чик билгесе торса да, ул шартлы гына. Иң мөһиме — башкорт һәм татарны телләр, җырлар охшашлыгы гына түгел, ә бергә яшәү теләге, Русия илебезнең бөеклеген саклап алып калу максаты якынайта, туганлаштыра. Җыр-көйләребез яңгырый, китапларыбыз чыга торсын. Аларны бергәләп тыңлап, язганнарыбызны алмашлап укып, бергә яшик.

- Иншаллаһ, шулай булсын!

2012 ел.
Марсель КОТЛЫГАЛЛӘМОВ
Читайте нас