+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Нефтекамада урам сәнгате фестивале башланды

Нефткамада «ArtNeft.FEST» урам сәнгате фестивале старт алды. Ул Эстетика елы кысаларында оештырыла һәм өч этапта үтә. Финанслау Башкортстан Республикасы бюджеты исәбенә тормышка ашырыла.

Нефткамада «ArtNeft.FEST» урам сәнгате фестивале старт алды. Ул Эстетика елы кысаларында оештырыла һәм өч этапта үтә. Финанслау Башкортстан Республикасы бюджеты исәбенә тормышка ашырыла.

Фестивальне оештыручылар – Нефтекама хакимияте, Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Супернова арт-илчелеге.
Беренче “Меморандум” этабы 9 майга кадәр үтәчәк. Рәссамнарның Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң яхшы эшләре мурали (монументаль сәнгать төре, архитектур биналарда рәсем) сыйфатында йортларның, мәктәпләр һәм мәдәният үзәгенең диварларын бизячәк.
Рәссамнар әйтүенчә, фестиваль Нефтекаманың киләчәккә омтылучы шәһәр булуы турында белдерәчәк, аның үзенчәлеген ассызыклаячак һәм яшьләрнең иҗади башлангычларын берләштерәчәк.
Проект һәм авторлар турында барлык мәгълүмат: https://vk.com/memorandum2020
Читайте нас