+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Зәйнәпне таныйсызмы?

Әллә ул, язылучылары әйткәндәй, чыннан да, 100 яшькә картайганмы?

Әллә ул, язылучылары әйткәндәй, чыннан да, 100 яшькә картайганмы?
Зәйнәб Фәрхетдинова кояшлы көнне урамда видео төшергән.

«Кояштан күләгәгә качабыз, икенче яктан бераз кояшлы көн булса, урамга тарта. Язларын юл буйлары сары чәчәктә була, шул тузганакның да матурлыгы күңелләрне шатландыра бит!

Сары — сагыш төсе дисәләр дә, язларында кояш күрергә тилмереп, арыган күңелләрне кутәрә ул! Чәчләрне тузгытып, мин дә бер тузганак кебек кояшта җылынып кердем! Исән-сау кешегә барысы да куаныч! Сау-саләмәт булыгыз!» — дип язган ул.

Аның Истаграм дусларын язмасы түгел, чәчләре шаккатырган. Алар акка буялган. Комментарийларны яудырганнар гына. Берсе: "100 яшькә картайгансың" дип язган. Артист кешегә моны ишетүе ничек икәнен аңлыйсыздыр.

Зәйнәп тә аптырап калмаган, "болай булгач киләсе фотода шул сүзләрегез ярдәме белән яшәреп тә китәрмен әле", дигән ул.

Фото: instagram
Читайте нас