Күптән түгел районыбызда Башкортстан мөселман хатын-кызлары берлегенең әхлак тәрбиясенә һәм аның әһәмиятенә багышланган республика семинары да хаҗиянең тормыш, яшәеш һәм Исламияттәге хезмәт үрнәкләре яктылыгында “Догаларга тиң гомер” дигән исем астында узды, аның дин юлында күрсәткән фидакарь эшчәнлегенә ихлас бәя бирелде, догалар укылды.
Ислам – безнең борынгы бабаларыбызның мең елдан элегрәк кабул ителгән, безгә мирас булып калган хак динебез. Әмма, кызганычка каршы, безнең балачак иманның кысрыклануы, Аллаһсызлык тәрбиясе чорына туры килде. Динне, иманны инкарь иткән берничә буын үсеп җитте. Минем үземә дә манарасы киселгән, ае сындырылган, михрабы кубарылып, мәктәп итеп файдаланылган мәчет бинасында уку өлеше тиде. Намазлы дәү әниебез безгә кунакка килгән чакларында иртән безне озатып: “Аллаһ йортында укыйсыз, бисмилла белән керегез. Нурдан яратылган фәрештәләр бар анда”, – ди торган иде.
Шундый нурлы фәрештәне мин, Борайның “Кызыл мәчет”енә дини гыйлем өйрәнергә йөри башлагач, Розалия Хәтмулла кызы йөзендә күрдем. Ә инде аның вафатын ишетеп тетрәнү кичерүләр һәм җирләүдә катнашканнан соң туган шигъри багышлавым да “Фәрештә” дип исемләнде.
Әйе, Розалия хаҗиянең үзенә хас илаһи тарту куәте бик көчле иде. Ул дингә өйрәнүчеләрен сабырлык, йомшаклык, ачык йөз, тәмле сүз, бүтәннәрне хөрмәтләү, олылау, калебен гел намаз, Коръән белән шифалый белүе, сүзе белән генә түгел, матур гамәлләре шөкраналыгы белән дә вәгазьләде. Исламны, пәйгамбәрләр тарихын яхшы белде, әйткәнен шул нигездә дәлилләве, камил сөйләме белән дә арбады, әйтелгәннәрен дә гүзәл гамәлләре, әдәпле әхлагы белән раслады.
Әле сүз барган республика семинарында хаҗиянең Борай мәктәбендә бер чорда белем алганнардан район хакимияте башлыгы урынбасары Г. Нуртдинов, район мәгариф бүлеге начальнигы Ф. Хуҗин белән бергә Башкортстан мөслимәләр берлеге рәисе Р. Халикова, Уфаның Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Ф. Фаткуллина, мәдрәсәдәше, Самара өлкәсе мөфтиенең беренче урынбасары Р. Хаҗиәхмәтов, “Ихлас” дини-мәгърифәт журналы мөхәррире Д. Морзакаева, шагыйрә Д. Булгакова, мәгариф алдынгысы Ф. Казыйханова һәм алар кебек республикада гына түгел, аннан читтә дә киң билгеле башка шәхесләрнең дә катнашуы, фәһемле чыгышлары чараның бәясен күтәрде, әһәмиятен дәлилләде.
Чара әхлак тәрбиясенең чын үрнәге яктылыгында үтүе белән бигрәк тә әһәмиятле булды. Байтак иҗат кичәләрендә булып та, бәя-мәдхияләрнең бу кадәр чагу, бай, ихлас һәм урынлы икәнен кичергән юк иде. Менә ул әҗер таләп итмичә, риясыз, күргәзмәсез, тик Аллаһ ризалыгы өчен халыкка хезмәт итүнең чагу үрнәге! Без тагын бер тапкыр Розалия Хәтмулла кызының – Борай фәрештәсенең нурында коендык.
Өч улының “Без гаиләдә кечкенәдән дини тәрбия алып үсүебез белән бәхетле. Мондый бәхет һәркемгә дә бирелми”, – дип горурланулары үзе бер дога булды. Әти-әниләренең дини һәм педагогик белемле булулары да әнә шундый матур нәтиҗәләргә китергәндер. Үз үрнәкләрендә ике як туганнарын да Исламга тарту, кирәк чакта әти-әни, туганнарга терәк булып, бигрәк тә үзеңнән соң догалы балалар, намазлы ахирәтләр калдыру... Моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме соң?
“Гомеребез – янып сүнгән шәм вакыты”, – дигән иде Розалия хаҗия бер вәгазендә. Әйе, үзе янды – нуры калды. Шуңа бу язмамны да, аның васыятенә тиң күреп, “Шәм” дип аталган шигырем белән тәмамлыйсы килә. Иншә Аллаһ, аның рухына дога булып барсын!
Шәмдәлләрдә шәмнәр яна,
Сүнмә берүк, балкы, шәм!
Бер шәм янган
вакыт кына
Гомер кыска – янып кал!
Шәмдәлләрдә шәмнәр яна,
Яктысы — тирә-якта.
Тәүбә итәргә онытма,
Шәмнәрең янган чакта.
Шәмдәлләрдә шәмнәр яна,
Ялкынлана, иншә Аллаһ.
Шәм ул сүнә – әйт кәлимә:
“Лә иләһе иллаАллаһ!”
Шәмдәлләрдә шәмнәр яна,
Сүнмәсен, тап чарасын.
Исеңдә тот: яшәвебез
Азан-намаз арасы.
Шәмдәлләрдә шәмнәр яна,
Януында күпме гамь?!
Балкытып кал илаһи ямь,
Нурың калыр – сүнәр шәм.
Рәфыйга Усманова.
Борай районы.