Музей тормышының төп вакыйгасы — «Музейлар төне – 2020» Бөтенрусия акциясе — быел беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Бу хакта Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шимбә, 16 май көнне, 18 сәгатьтә — Башкортстанның дәүләт һәм муниципаль музейлары социаль челтәрләрдә (ВКонтакте, Одноклассники, Facebook, Instagram) үз битләрендә һәм «YouTube» видеохостингындагы үз каналларында өч тема буенча иң кызыклы материалларны тәкъдим итәчәк:
1. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер һәм Дан кичәсе» темасы һәм якташларыбыз - сугыш еллары геройлары һәм артефактлары турында материаллар тәкъдим итүче, музейларда сакланучы ядкәрләр;
2. "Музейга рәхим итегез!" - музей һәм аңа нигез салучыларның тарихын, музей экспозицияләрен һәм коллекцияләрен үз эченә алган күргәзмә;
3. Музей хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр өчен халык осталары тарафыннан үткәрелгән видеомастер-класслардан торган «Музей интересов» темасы.
Барлык мәгълүматны социаль челтәрләрдә һәм «YouTube» видеохостингында #ночьмузеевРБ хештегы астында табарга мөмкин булачак. Соңгы яңалыклар һәм иң кызыклы басмалар «Башкортстанда Музейлар төне-2020» акциясенең интернет-битендә урнаштырылачак.
Фото: culture.bashkortostan.ru