Әллә бу зәхмәт аларга да йокканмы?
«Шундый сагындым сезне, белмисез генә!» — дип язган җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова.
«Нигә төче телләнә бу, димәгез, туры эфирга чыга алмыйм, авырыйбыз гаилә белән, шуны җиткерәсем килә! Салкын тиде, covid-19 түгел! Витаминнар белән җиңәргә, елмаерга тырышабыз, әлбәттә.
Башлаган клибымны төшереп бетерәсем бар, чиратта сезгә әзерләгән бик матур яңа җырларым көтеп тора, бер дә авырыйсым килми! Бер-берегезне саклагыз!
Барлык ниятләгән эшләрегез тормышка ашсын! Саулык, саф hава, якты көннәр!» — дип теләгән җырчы.
Дуслары аларның тизрәк савыгуын теләп кала.
Фото: babycutest.com