Милли кодыбыз меңнәрчә ел тупланган рухиятебездән килә.
Һичшиксез, төркиләрнең легендар тарихының офыклары төрки дөньядан да киңрәк. Дөньяның иң билгеле мифологик тәгълиматыннан саналган грек мифологиясендә дә төрки тарих ярылып ята ласа: бу мифологик системадагы иң атаклы каһарманнарның берсе булган Гераклны гына алып карасак та, аның тарихы төрки язмышка ия түгелмени? Бу легендар персонажның исемендә үк бар ул язмыш: Йир углы! Ягъни, Җир улы! Ни өчен Йир углы? Чөнки аның анасы — Елан (Гелан), җир асты белән бәйле персонаж. Төркиләрнең “Гуроглы” (“Күроглы”, “Кероглы”) шушы тарих белән бәйләнгән булырга тиеш. Шумерларның Нан-Курсаг дигән илаһи заты да — төркиләрнең Умае кебек, туачак (Ана корсагындагы) балаларны һәм яңа туган балаларны үз яклавына алган алиһә. Шулай ук фарсы мифологиясендә һәм фольклор системасында да төрки-татар тарихлар җитәрлек. Әллә киресенчәме? Йөз елдан соң Еланнан Аждаһага әверелгән, мең елдан соң, Юха булып, кеше кыяфәтенә керүе хакындагы легендар язмышка нинди генә дөньяви һәм милли мәгънәләр салынмагандыр! Ә инде батырларны җир асты дөньясыннан көн яктысына алып чыга торган Сәмруг кош хакында нинди генә легенда, әкият вариантлары юк! Ә Шүрәле? Дөнья фольклорында Шүрәленең нинди генә туганнары юк?! Чувашларны Арсюриларыннан, Себер татарларының Ярымтык затларыннан башлап, Скандинавия, Кытай халыкларының рухи мирасында, фарсы, фин-угыр халыклары фольклорында зур роль уйнаган урман ияләре, илаһи затлары хакында тәфсилләп сөйләргә булыр иде.
Легендар төрки тарихының әкияти дәверендә дә көтелмәгән (ә бәлки көтелгәндер!) ачышларга юлыгабыз. Әйтик, хәшәрәт зат яисә Дию куганда, качып барган әкият героеның тарак һәм көзге ыргытуы, шунда ук Дию каршында күл яки урман хасил булуы турындагы әкият японнарда да бар бит! Ә болгар-татарларның Дөньяви Дәрья һәм гигант Үрдәк хакындагы миф-әкият-легендасы (мифик Үрдәк, Күк Тәңре кушуы буенча, томшыгына эләктереп, Дәрья төбеннән балчык алып чыга, һәм шул балчыктан Җир һәм анда яшәүче кешеләр барлыкка килә) нәкъ шул вариантта Скандинавия мифларында да, венгрларның, Балкан халыкларының ышануларында да, Ерак Көнчыгышның аз санлы халыклары, хәтта Төньяк Америка индеецлары фольклорында да очрый.
* * *
Фольклорның, халык авыз иҗатының ныклы тамырын, мифологик һәм идеологик нигезен тәшкил итүче, аны ризыкландырып, рухландырып торучы мифларга әйләнеп кайтыйк.
Төрки мифология — югары мифологик системалар рәтенә керә. Шуңа күрә аның халык авыз иҗаты да көчле һәм бай фольклор мирасын тәшкил итә. Без моны онытырга тиеш түгел. Төркиләрнең төп рухи (мәҗүси) тәгълиматлары космогоник ышануларга нигезләнгән. Борынгы бабаларыбызның Җир асты дөньясына караганда (андый мифологик системалар да бар), Илаһи Күк Дөньясы күбрәк җәлеп иткән. Мәҗүсилек чорында ук дөньяви, хәтта галәми күзаллауларга ирешкән тәңречелекнең дә төп алласы Күктә булган. Ул — Күк Тәңре (Ибн Фадлан әйтүенә караганда, Идел буе болгарлары аны Бер Алла дип тә атаганнар). Күк Тәңренең ярдәмчеләре (иярченнәре) бар — Һомай, Ер-су, Аҗагай (Аҗаган) һ.б. Дөнья барышы белән идарә итүче тагын унике, ундүрт, утыз өч һ.б. (һәр төрки халыкта төрлечә) тәңреләр бар, аннары ияләр сыйныфы, югары рухлар, түбән рухлар һ.б. Бигрәк тә Кояш, Ай белән бәйле илаһи затлар һәм илаһи вакыйгалар төркиләрдә киң таралган була. Алар — Күк Тәңре ихтыярын үтәүче персонажлар. Күк Тәңре еш кына Бөркет яисә Сәмруг кыяфәтендә күренә. Кайчакта Күк Тәңренең хатыны, җариясе, яисә кызы, яисә оныгы булып, күк йөзендә Һомай кош очып йөри... Мәсәлән, Сәмруг кош — “Урал батыр” дастанында күк дөньясының хуҗасы, патшасы. Ул — ир затыннан; аның ике хатыны бар: берсе — Кояш, икенчесе — Ай. Шулай ук ике кызы бар: Кояштан туганы — Һомай. Айдан туганы — Айсылу. Алар үлемсез, шуңа да алиһәләр сыйфатында гәүдәләнә. Чынлыкта, “Урал батыр”да Сәмруг кош кешелекне башлап җибәрүче илаһи образ буларак кабул ителә.
Космогоник мифологиянең поэтикасы, образлар системасы гаять киң һәм төрле. Еш кына илаһи затларны, тәңреләрне планеталар, күк җисемнәре алыштыра. Тәңречелекне еш кына “йолдызлар тәгълиматы” дип атыйлар. Әлбәттә, үзәктә — Кояш белән Ай. Тәңречелек тәгълиматының үзәгендә, гомумән дә, Кояш һәм Ай тора. Өченче төп объект — Җир. Болгар чорында бик популяр булган бизәнү әйберләрен, бигрәк тә алкаларга игътибар итегез: Җирне һәм тереклекне Дөньяви Дәрьядан алып чыгып яраткан Үрдәк тотемы аяк астындагы боҗрада тормыш-яшәеш чыганагы булган өч йомырка — өч күк җисеме эленеп тора да инде!
* * *
Космогоник (“кояшлы”, “йолдызлы”) мифология төрки-татарларның никадәр белемле, киң карашлы һәм... хыялый булуы хакында сөйли. Борынгы мифлардан килүче бу “йолдызлы тәгълимат” тарихи дәверләр алмашынган вакытларда үзенең яшәешен фольклор, халык авыз иҗаты жанрларында дәвам итсә, икенче очракта, туып, ныгып кына килүче язма әдәбиятка йогынты ясый. Татар язма әдәбиятының мең елдан артык тарихы бар дисәк, шушы меңъеллыкның башында ук иҗат ителгән “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә үк моның дәлилләрен күрәбез. Кол Гали әсәрендә абыйлары тарафыннан рәнҗетелгән Йосыф яткан коедан күккә ургылган “нур баганасы” үзе илаһи күренеш түгелмени?! Котбның “Хөсрәү вә Ширин” дастанында да төркиләрнең планеталар хәрәкәте турындагы казанышлары күзалланыла: “Кояш йөзле”(!) Хөсрәү белән “Ай йөзле” (!) Ширинның очраша алмыйча, аймылыш булып йөрүләре турында бу әсәр (Кояш белән Ай, Көн белән Төн бер-берсен күрә аламы, бер-берсе белән кавыша аламы соң?!). Сәйф Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанында космогоник миф дөньяви ачышка кадәр үсә! Әсәрнең төп герое үзенең сөйгәне тирәсендә бөтерелүен Кояш тирәли әйләнгән Җир белән чагыштыра! Бу — Европа астрономнары тарафыннан “Кояш системасы”н ачуга кадәр берничә йөз ел алдан игълан ителгән ачыш иде.
Күк поэтикасы, итагатьлелеккә, компромисска корылган табигать “кодексы”, яшәү, аралашу, бала тәрбияләү “педагогикасы”, тәңречелек чорыннан ук килүче символлар, образлар, сурәтләр рухи хәзинәләребезнең никадәр көчле, затлы булуы хакында сөйли. Безгә бу кыйммәтләрне бәяли белергә, югалтмаска, бәлки, кадерләп, күңел түренә салып, саклап яшәргә кирәк.
* * *
Бүгенге көндә фольклор, җыйнап кына әйтсәк, әкият нык актуальләште. Борылыш чорларында әкият жанрының үсеп китүе — әдәбият фәнендә дәлилләнгән факт. Әдәби әкият жанрының кирәклеге хакында (“Әкият кирәкме, юкмы?”) совет чорында берничә тапкыр зур-зур конференцияләр, бәхәсле җыеннар уздырыла, матбугат битләрендә илнең иң бөек затлары әкиятнең, фольклорның кирәклеге хакында гәп куерта... Бу да юкка булмаган, әлбәттә. Уйлар, максатлар, тоткан юллар үзгәреш кичергән мәлләрдә, тарихи киеренкелек, сынау вакытларында рухи кыйблаларны, милли кодларны, программаларны кабат-кабат барларга кирәк булган.
Әкият, дастан, баллада жанрларында эшләгән кеше буларак, аларны өйрәнгән галим буларак, шул ук вакытта әлеге жанрларны үз иҗатында актив куллана торган әдип буларак, мин шуңа нык төшендем: тамырларсыз яшәү кыен, рухи кыйбласыз, программасыз яшәү бөтенләй мөмкин түгел. Әгәр син үзеңне кайсыдыр милләтнең вәкиле итеп тоясың икән, димәк, син халыкның үз йоласы белән яшәргә, ата-баба сөйләшкән телдә сөйләшергә, алар җырлаган җырны җырларга, алар көйләгән көйне көйләргә, алардан килгән хикмәтле сүзне, фәлсәфәне, дөньяны танып белүдәге карашларны, өлкәннәрне олылауга, кечеләрне кече итә белүгә нигезләнгән ыру-кабилә, нәсел-нәсәб, шәҗәрә гыйлемен белергә тиешсең. Без бу рухи программаның төп чыганакларын бары тик халыкның меңнәрчә ел тупланып, ныгып, баеп, чыныгып килгән рухиятен-нән, аның иҗатыннан, халык иҗаты аша барып, борынгы ышанулардан, йолалардан, мифлардан, җыр-моңнан, әкиятләрдән, мәкальләрдән таба алабыз. Ихлас динебез һич кенә дә моңа каршы килми. Әгәр каршы килсә, бу милли кодлар, рухи программалар тарихның иң фаҗигале вакытларында мәдрәсәләрдә сакланып калмас иде, бу халык авторларының күбесе муллалар, руханилар булмас иде, Аллаһы Тәгаләбезгә дә борынгы бөек кодларның берсе булган сүз белән мөрәҗә-гать итмәс идек — Аңа “Тәңре” дип әйтмәс идек, ниһаять, халык таланты белән дөньяга илаһи шигърият (суфилар поэзиясе), илаһи сәнгать (шамаилләр, тугралар һ.б.), илаһи җырлар (мөнәҗәтләр), илаһи проза (пәйгамбәрләр, изгеләр, әүлияләр тарихы), илаһи публицистика (тәфсирнамәләр, вәгазь-ләр) тумас иде... Сабан туйларында, кабат, яңартылган Җыен чараларында, халыкның борынгыдан килгән башка йола бәйрәмнәрендә иң түрдә хәзрәт-имамнар утырмас иде...
...Бу минутларда минем колакта моңлы мөнәҗәт аһәңе яңгырап тора. 90 яшьлек Әнкәй үзе чыгарган яңа мөнәҗәтен көйли... Кулымда — каләм, шушы мәкаләне язып утырам... Өстәл читендә — кайчандыр Нәкый Исәнбәт төзеп бастырган, калынлыгы бер карыш кына булган “Мәкальләр” китабы. Бу китап хакында кайчандыр күрше карты — Сабиров Шакир агай, Ш. Бабичның шәректәш дусты — ерак 70 елларда ук: “Бу — татарның Коръәне” дигән иде...
Мин туган нигеземдә — Әсән авылында.