+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Якташыбыз Рөстәм Асаев нинди серләр саклый?

Җырчы сер итеп кенә саклаган яңалыгы белән уртаклашты.

Җырчы сер итеп кенә саклаган яңалыгы белән уртаклашты.

Үзе талантлы, үзе үтә дә тыйнак... Бу сүзләр якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты, бәрхет тембрлы җырчы Рөстәм Асаевка аеруча туры килә.

Инстаграмда көнозынына нәрсә ашаган, нәрсә пешергән, кайда булганнарын яктыртып баручы бик күпләрдән аермалы буларак, ул шәхси тормышын пәрдә артында калдыра килә.

Җырчының кызы Гөлназның искиткеч моңлы тавышка ия булуын барыбыз да белә идек инде. Ә менә улы Мөслимнең дә җырга осталыгын сер итеп саклаган икән әти кеше.

Шушы көннәрдә ул инстадуслары игътибарына видео тәкъдим итте. Мөслим бүгеннән “Голос. Дети” проектлары сәхнәсен яуларлык икән бит! Күкрәгеннән чыккан көчле тавышы күпләрне әсир иткән. Инстаграм дуслары матур теләкләр белән күпсанлы комментарийлар калдырган.

Булдырасың, Мөслим Асаев! Киләчәктә безгә синең белән горурланырга язсын! Амин!

Фото:https://vk.com/id41527779?z=photo41527779_370355537%2Falbum41527779_0%2Frev
Читайте нас