+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Сүкмәгез әле мине..."

Зәйнәпнең тагын нәрсәсен ошатмыйлар?Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова «Язмышыңнан зарланма» җыры видеосын социаль челтәргә куйган. Тамашачыларына, виртуаль дусларына озын пост та багышлаган.

Зәйнәпнең тагын нәрсәсен ошатмыйлар?
Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова «Язмышыңнан зарланма» җыры видеосын социаль челтәргә куйган. Тамашачыларына, виртуаль дусларына озын пост та багышлаган.
«Барысына да тормыштан, кешеләрдән өйрәнәм, әйләнә-тирәдәге хәлләргә бәя биреп яшим. Сүкмәгез әле, минем дә акыллы булып яшисем килә. Модный стилист, блогер да, журналист, җитәкче булып та түгел, гади җырчы булып сезнең күңелләрдә урын алдым. Тотасыз да, кем беләндер чагыштырып, кеше урынына атлыгалар, дип язасыз! Алай түгел! Эзләнү - ул үз өстеңдә эшләү, яхшылыкка, югары нәтиҗәгә ирешү!
Гаепләмәгез! Кычкырып сөйләп утырмасам да, ышанып, эшемне яратып кабул итүчеләргә, киңәш сораучыларга ярдәм итәм. Җырларымны көтеп, тормышымдагы яңалыкларымны карап баручы һәрберегезгә рәхмәт! Без бу тормышта бәхетле булып, үз урыныбызны табып яшәргә тиеш. Барыбыз да шул бәхет җимешенең кайда ятуын эзлибез. Кеше гомер буе бәхетен эзли, ә ул бәхет безнең аяк астында, күрә белергә кирәк шул, шунысы авыр. Һәрбер җан иясе үз дөньясы, үз көне, үз көе белән яши. Язмышыңнан зарланма!» — дип язган ул.
Бу юлы комментарийларны җырчының үзен һәм иҗатын яратучылар гына язган. Анда «Сез - безнең моңлы сандугачыбыз. Моң чишмәгез беркайчан да саекмасын», "Моң алиһәсе" кебегрәк сүзләр очратырга мөмкин.
Читайте нас