"Шүлгәнташ" тарихи-мәдәни комплексы тиздән ишекләрен ачачак.
Бөрҗән районында «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни комплексы бинасы шушы ел ахырына кадәр төзелеп бетәчәк. Ул шулай ук аталучы мәгарәнең уникаль рәсем сәнгатен саклаячак. Туристлык объектын төзүнең барышы белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров танышты.
Проект буенча музей бинасы өч катлы булачак, аның мәйданы - 4 мең квадрат метрдан артыграк. Биредә мәгарәнең барлык кыя рәсемнәре төгәл кабатланачак, шулай ук фәнни-тикшеренү комплексы, фонд саклагычы, археологик экспонатлар музее, төрле форумнар үткәрү өчен ике конференц-зал барлыкка киләчәк. Объектның бәясе 350 миллион сум тәшкил итәчәк.
- Күп кенә төп позицияләр буенча мәгарә каршындагы музей шундый аналогларны узып китәчәк, ул заманча һәм һәркем файдалана алырлык комплекс булачак, - дип сөйләде Башкортстан мәдәни мирасының күчемсез объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин. - Бу музей гына түгел, ә зур фәнни-тикшеренү, мәгърифәтчелек һәм этномәдәни үзәк булачак. Төзүчеләр безгә объектны тапшырганнан соң, без аның эчке тулылыгын туплауга керешәчәкбез.
Киләсе елда мондый мөһим объектны ачу туристлар агымын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Агыйдел буйлары да төзекләндереләчәк. Монда причал урнаштыру өчен елга төбен тирәнәйтү һәм ярларны ныгыту эшләрен башкарырга кирәк булачак. Яр зонасы да төзекләндереләчәк.
Данир Гайнуллин «Шүлгәнташ» комплексы тирәсендә туристлык зонасын үстерүнең генераль планына 6,5 миллион сум бүлү кирәклеге турында сөйләде. Төбәк Башлыгы тиешле йөкләмә бирде.
- Республикада кайбер объектлар төзүне туктатып тору турында карар кабул итсәм дә, тарихи-мәдәни комплексны тергезү эшләре элеккечә дәвам итә һәм график буенча бара, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Монда әле күп нәрсә эшлисе бар. Шул ук вакытта бу урыннарның табигый матурлыгын һәм, һичшиксез, Шүлгәнташ мәгарәсендә бабаларыбызның мирасын саклап калу мөһим. Социаль ягы да зур әһәмияткә ия. Бу яңа эш урыннары да, бюджетка салымнар да, кече бизнесны үстерү дә булачак.