+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Аның гомере – моңлы җыр

Салават Юлаев ордены кавалеры, Башкортстанның халык артисты Камил Вәлиевның тууына 90 ел.

Салават Юлаев ордены кавалеры, Башкортстанның халык артисты Камил Вәлиевның тууына 90 ел.

Узган гасырның 60-70нче елларында Башкортстанда гына түгел, күрше республикаларда, Урта Азия илләрендә танылган җырчы Камил Вәлиевны белмәгән кеше сирәк булгандыр. СССРның күп төбәкләрен гастрольләр белән урап чыккан көмеш тавышлы, уникаль шәхес иде ул. 25 майда аңа 90 яшь тул­ган булыр иде. Тик, безне калдырып, бакыйлыкка күчкәненә дә биш ел үтеп киткән.

Танылган җырчы, Салават Юлаев ордены кавалеры, Башкортстанның халык артисты Камил Вәлиев күңеле белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәрте дә, дәрманы да сүрелмәгән шәхес булды. Ул күңеле белән яшь, шаян, романтик, оптимист, җор сүзле, ачык йөзле иде. 80 яшендә дә машинасының багажнигында кармаклары да, мылтыгы да, махсус киемнәре дә ятты – ул бит балыкчы, аучы.
Җәйнең эссе көне, кышның салкын төне дип тормыйча, тиз генә җыенып күл буена, урманга чыгып китә. Үзе генә барса бер хәл, ураган саен мине котырта. Тик мин балыкчы да, аучы да түгел. Җитмәсә, балык тотам, дип, сәгатьләр буена яр башында утыруны да, җәнлек алам, дип, урман буйлап йөрүне дә җаным сөйми. Әмма Камил Абдрахман улы белән һәрчак күңелле, кызык булачагын белеп, тагын аның: “Учак ягачакбыз, балык кыздырырбыз, шашлык эшлибез”, – диюенә алданып, кайчак аңа иярәм. Һәм бер дә үкенгәнем булмады. Чөнки Камил абый, нечкә һәм изге күңелле шәхес буларак, үзеннән алда һәрчак янындагы кешене уйлый, аның күңелен күрә яисә тормышында булган күңелле вакыйгаларны сөйли, матур тавышы белән итальян телендә моңлы гына җыр көйләп җибәрә. Сунарчы, балыкчы дигәч тә, ул табыш артыннан кумый. Камил агага табигать кочагында йөрү, соклану мөһим. Тоткан балыгын шунда ук утта кыздырып ашап бетерәбез, атып алган бер-ике үрдәген дә миңа бирергә маташа, мин алмагач, якындагы авылда яшәүче танышларына бүләк итеп китә.
Камил аганы шаян дидем. Ул беркайчан да мөһим мәсьәләне җитди итеп сөйләми, ә юморга төреп, кызык итеп әңгәмә кора, шуңа да тыңламас җиреңнән тыңларсың. Камил аганың үзенә генә хас гадәтләре дә бар. Мәсәлән, Сибай көллиятендә директор булып эшләгән чорында, атна уртасы булсынмы, яки шимбә, якшәмбе көнме, иртәнге сәгать сигездә үк эш кабинетында утыра һәм миңа Уфага шалтырата:
– Менә халкыма хезмәт итеп утырам. Ә син нәрсә, һаман өйдәсеңмени әле?
Танышлары, дуслары аның өчен барысы да – бөек. Берсе – бөек редактор, икенчесе – бөек рәссам, өченчесе – бөек төзүче. Мин, һичшиксез, бөек драматург. Әлбәттә, Камил абый боларны үзенә хас юмор белән шаярып әйтә, әмма шулай итеп кәефне күтәрә белә.
Камил аганың шаянлыгы турында бик күп сөйләргә була. Менә шуларның икесе генә.
Сәнгать училищесында директор булып эшләгән чорында Баймак шәһәренең (Камил аганың туган төяге) музыка мәктәбеннән эшкә чыгарылыш курсыннан баянчы җибәрүен үтенәләр. Ләкин Уфа тирәсеннән укырга килгән балалар Урал аръягына барырга теләми. Моны белгәч, ул училище тәмамлаган бер егеткә Баймакны мактарга тотына. Имеш, анда гаҗәеп табигать, куе урманнар, биек таулар, текә кыялар. “Хәтта, – дип җибәрә Камил Абдрахман улы, – Баймакның урамнарын тутырып роза чәчәкләре үсеп утыра. Менә киләсең, тирә-юндә – кып-кызыл розалар!” Баймакта бул­ган кеше белә: урамда бер роза чәчәге дә күрмәссең, ә адым саен җир астыннан чыгып торучы ташларның саны – меңләгән.
Камил аганың шаян сүзен чынга алган яшь егет “розага күмелгән” шәһәргә эшкә китә. 25 ел үтә. Бер тапкыр Баймакта төп­ләнгән теге егет, хәзер инде ир уртасы кеше, Камил Абдрахман улын очратып, үпкәсен белдерә:
– Камил ага! – ди бу. – Урамнарында тулып роза чәчәкләре үсә, дип, Сез мине Баймакка алдап җибәрдегез. Ә монда урамда бер роза чәчәге дә юк!..
– Их, энем, – дип җавап бирә Камил ага. – Баймак бит — минем туган шәһәрем. Аның урамнарында тулып яткан һәр ташы — минем өчен роза чәчәге!
Тагын да бер күренеш. Мәскәүдә укыган вакытында (1952 ел) Камил Вәлиевны бер мадьяр студентына Свердловскиның шахталарын күрсәтергә җибәрәләр. Ул урысча начар сөйләшә. Әмма, тырышсаң, аңларга була. Свердловскида чит ил вәкилен бик тантаналы итеп каршылыйлар, митинг үткәрәләр, СССР белән Венгрия дуслыгы турында чыгышлар ясыйлар. Аннары сүз мадьяр студентына бирелә. Ул аптырап кала, чөнки урыс телен чыгыш ясарлык белми. Шунда Камил Вәлиев ярдәмгә килә:
– Сөйлә мадьярча, мин тәрҗемә итәрмен!
Мадьяр студенты сөйли башлый. Камил Вәлиев мадьярча бер сүз белми, әмма ышанычлы тавыш белән башына ни килә, шулай тәрҗемә итә. Имеш, тегенең бала чагы капиталистик илдә бик михнәтле үткән, фәкать Кызыл Армия гитлерчыларны дөмектергәч, мәктәпкә барган, әле генә Сталинның аталарча хәстәрлеге белән СССРда белем алып, институт тәмамлагач, туган иленә социализм төзергә кайткан. Әле шулай җылы каршылаганнары өчен рәхмәт әйтә. Халык дәррәү кул чаба, Камил аганың мадьярча шулай яхшы белүенә бөтен халык бик гаҗәпләнә, шул исәптән очрашуга килгән бертуган агасы белән җиңгәсе дә шакката...
Камил Абдрахман улының өлкән яшьтә дә романтик рухлы, оптимист булып калуын шул да раслый: ул 67 яшендә, Уфадагы тыныч тормышын калдырып, Урал аръягындагы сәләтле балаларны музыка дөньясына җәлеп итәм, дип, Сибайга сәнгать училищесы ачарга китте. Тәүге мәлдә дәүләттән акча бүленмәгәч, спонсорлардан, әти-әниләрдән акча җыеп, укыту процессын җайга салды, бирелгән бинаны ремонтлап, җиһаз сатып алды, машинасына утырып, студентларын ашатыр өчен районнар буйлап азык җыйды, чөнки училищеның стипендия түләрлек тә акчасы булмый. Шулай итеп, ул яңа уку бинасын аякка бастырды. Үзе, кунарга урыны булмаганлыктан, озак вакытлар дәвалау үзәгенең массаж өстә­лендә йоклап йөрде, соңрак эчкечеләр белән тулган тулай торакта дүрт кешелек бүлмәдә яшәде. Әмма бер дә зарланмады, чөнки ул, үзе әйтмешли, бөек максат белән яши иде.
– Урал аръягы талантларга искиткеч бай, ә туксанынчы еллар уртасында финанс кризисы аркасында аларга Уфага килеп уку мөмкинлеге ябылган. “Яшь балалар Уфага сәнгать училищесына килә алмый икән, училищены алар янына, Сибайга алып барабыз!” – ди иде Камил Абдрахман улы зур оптимизм белән.
Камил Вәлиев — катлаулы тормыш юлы үткән шәхес. 1948 елда Баймак шәһәрендә урта мәктәп тәмамлагач, Башкортстан Хөкү­мәте тарафыннан Мәскәүгә Төсле металлар һәм алтын институтына укырга җибәрелә һәм, инженер буларак, тормышын респуб-ли­­кабызның тау сәнәгатенә багышларга әзерләнә. Әмма маңгаена язылганы яшь егетнең язмышын уйламаганда кискен борып җибәрә. Өченче курста укыганда Камил Вәлиев институт хорына языла. Тәүге көнне үк дирижер, Камилнең ялгызын калдырып, төрле тонда җырлатып карый һәм болай ди: ”Камил! Синең табигать тарафыннан куелган чиста, профессиональ тавышың бар. Сиңа җырчылыкка укырга кирәк!”
Дирижер иртәгәсе көнне үк Камилне Зур театр артисты, билгеле җырчы Нина Петровна Аллахвердова белән таныштыра. Ул, яшь егет белән тәүге дәрес үткәргәннән соң: “Сиңа вокал белән бик җитди шөгыльләнергә, репертуар сайларга кирәк!” – ди һәм Камилне Мәскәү студентларының үзэшчән смотрында катнашу өчен әзерли башлый. Анда яшь егет урыс һәм совет композиторларының әсәрлә­рен, башкорт халык җырларын башкара. Җырлап бетергәч Аллахвердова Камилгә: “Сине СССРның халык артисты Сергей Яковлевич Лемешев өенә чакырды”, – ди.
Камил үз колагына үзе ышанмый. Лемешев! Ул бит — бөтен дөньяга билгеле бөек җырчы! Шул Лемешев залда булган һәм Вәлиевка игътибар иткән!
Лемешев Камилдән романслар, арияләр җырлатып карый. Егет башкорт халык җыры “Азамат”ны да башкара. Ахырда бөек җырчы аңа болай ди: “Камил! Сиңа Аллаһы Тәгалә профессиональ лирик тенор тавыш бүләк иткән! Көмеш тембрлы, куелган тавыш! Сиңа мотлак Мәскәү консерваториясендә укырга кирәк!”
Бу очрашу Камил өчен хәлиткеч вакыйга була. Ул беркайчан да гомерен музыка сәнгатенә багышлармын, иҗатның иң авыр төренә – вокал сәнгатенә тотынырмын, дип уйламый. Тәкъдир кушуы шулдыр... Әмма егетнең күңелендә хәвеф тә бар, чөнки халыкта, әти-әнисендә артистларга, сәнгать кешеләренә караш шәптән түгел. Аларның эш хакы түбән, күбесенең яшәр урыны юк...
Ләкин Камилнең язмышы борылыш ясый башлаган инде. Лемешевның тәкъдиме буенча Камилне Мәскәү консерваториясе профессоры Райский тыңлап карый һәм имтиханнарга, ягъни конкурска әзерләнергә куша. Бу вакытка Вәлиевның Төсле металлар һәм алтын институтын тәмамлар вакыты җитә. Камил, дипломын уңышлы яклап, “Гипроцветмет” дигән проектлау институтында инженер-конструктор булып эшли башлый. Тик менә яшәргә урыны юк. Көч-хәл белән фатир тапкач, пропискага кертми йөдәтәләр. Шуны хәл итүче милиция полковнигы егетне әрләп ташлый:
– Нәрсәгә сиңа Мәскәү?! Бар, кайт Башкортстанга! Булмый прописка! Кырык сигез сәгать эчендә Мәскәүне калдырып чыгып кит!
Егет тә каушап калмый:
– Китмим Мәскәүдән! Консерваториягә җырчылыкка укырга керәм! – ди.
– Син бит — тау инженеры, – дип аптырый полковник. – Кем сине консерваториягә алсын?
– Алырлар. Мине Лемешев үзе тәкъдим итте.
Милиция полковнигы шакката. Баксаң, Лемешев аның яраткан җырчысы икән.
– Лемешев? Лемешев үзе тәкъдим иттеме? – дип сорый ул кабат-кабат. – Алайса, Лемешевның берәр җырын җырлап күрсәт.
Камилнең җырлавын полковник авызын ачып тыңлый.
— Син бит — икенче Лемешев! Ярый, – ди, соклануын яшермичә. – Яшә Мәскәүдә, укырга кер. Тик мин сиңа прописканы ике айга гына бирәм. Ике ай үткән саен прописканы озайтырга килерсең, Лемешевның җырларын миңа тагын җырларсың.
Һәм Камил Мәскәүдә яшәгән чорда ике ай саен полковникка Лемешевның җырларын җырларга мәҗбүр була.
“Гипроцветмет” институтында Вәлиев бик уңышлы эшләп китә, кыска гына вакыт эчендә берничә яхшы проект әзерли. Егетнең сәлә­тенә игътибар итәләр, югарыга үрләтәләр, җиде ай да эшләми, Мәскәүнең үзәгеннән бер бүлмәле фатир бирәләр. Бу үзенә күрә сенсация була, йөзәрләгән-меңәрләгән кеше чиратта тора, ә Камилне, сәләтенә карап, бе­ренче елда ук почмаклы итәләр.
Егет консерватория турында да онытмый. Ел буена имтиханнарга әзерләнә. Әмма консерваториянең вокал бүлегендәге 12 урынга 432 гариза бирелә. Егет шуңа кайгыга кала. Эләгерме-юкмы консерваториягә? Ә комиссия әгъзалары, Камилне беренче турда тыңлаганнан соң ук калган өч турдан азат итеп, консерваториягә кабул итә.
Вәлиев, Проект институтыннан китеп, консерваториянең көндезге бүлегендә укый башлый. Уку уңышлы бара. Егетне төрле конкурсларга җибәрергә әзерлиләр, әмма аның күңеле тыныч түгел, чөнки әти-әнисе Камилнең инженерлык һөнәрен ташлавына сукрана, консерваториядә җырчы булырга укуы белән ризалашмый. “Улым, сиңа бер институт җитә. Сибайга кайт. Биредә яшь инженерлар яхшы акча ала, үзләренә фатир бирәләр. Өйләнерсең. Кайт!”– дип хат язалар. Алар фикеренчә, җырчы булу ир кешегә һөнәр түгел, “җитди” урында эшләргә кирәк. Егетнең кәефе төшә, ул төннәр буе уйланып чыга. Әллә ялгыш юлдан киткәнме? Бәлки, чыннан да, Сибайга кайтып, инженер гына булыргадыр? Кешене язмыш йөртә, дигәне дөрестер.
Җәйге каникул мәлендә Сибайда Камил булачак кәләше Зөһрәне очрата. Аңа гашыйк була, озакка сузмыйча туй үткәрәләр. Бу ук Камилнең киләчәк тәкъдирен хәл итә. Көзгә, кәләшен Башкортстанда укыту эшендә калдырып, Мәскәүгә укырга китсә дә, тиздән, консерватория җитәкчеләренең нык каршы торуына карамыйча, сагыш дулкыннарына бирелеп, Сибайга кайтып төшә. Хуш, җырчы карьерасы! Язмыш җилләре Вәлиевны гаиләсе белән башта – Төньяк Уралга, шуннан Учалыга алып китә, аннары янә Сибайга китереп төпләндерә.
Инженерлык эшендә һәр җирдә Камил үзен сәләтле белгеч итеп күрсәтә. Җаваплы вазыйфаларга күтәрелә, фатирлы була, балалары туа. Бөтенесе дә әйбәт кебек. Тик...
Җыр сәнгатенә сөю Камилгә тынгылык бирми, ләкин гомер буе өзгәләнеп яшәп булмый. Тау инженеры һәм җырчы... Икесенең берсен сайларга кирәк. Камил сайлый. Инженер булырга, гаилә өчен яшәргә! Җырны онытырга!.. Һәм Камил, беркайда да үзенең профессиональ җырчы икәнлеген сиздермичә, консерваториядә укуын сер итеп саклый.
Әмма 1959 елның бер көнендә Камил Вәлиевны Сибай шәһәренең партия комитеты беренче секретаре (хәзерге хакимият башлыгы) үзенә чакырта.
– Мәдәният министрлыгыннан шалтыраттылар. Мәскәүдән синең педагогың килгән. “Без талантларны ком арасындагы алтын бөртеге кебек эзлибез, ә сез көмеш тавышлы Камил Вәлиевны шахтада эшләтәсез. Оят түгелме?” – дигән. Ул сине Уфага чакырта. Бүген үк юллан! Син анда БАССРның 40 еллыгына багышланган концертта катнашырга тиешсең.
Камил горкомнан аңкы-тиңке булып чыга. Шуннан үз-үзенә әйтә:
— Мөгаен, бу язмыштыр! Язмыштан узмыш юк!
Шул концертта Камил Вәлиев бик уңышлы чыгыш ясый һәм аны филармониягә җырчы итеп эшкә чакыралар. Шулай итеп, гастрольле тормыш башлана. Вәлиев ун ел эчендә концертлар белән кайларда гына булмый – бөтен Башкортстанны иңләп-буйлап чыга, СССРның күп шәһәрләрендә, Урта Азиянең бөтен республикаларында чыгыш ясый.
Бу елларда Камил Вәлиев матур көмеш тавышы белән халыкның ихлас яраткан җырчысына әверелә. Аны һәркайда кушкуллап каршылыйлар, концертлары аншлаг белән бара, Хөкүмәт бәйрәмнәре ансыз үтми, пластинкалары күпләп чыга, ул бик популяр җырчы булып китә, радио фондына яздыралар. Әлеге көндә ТВ һәм радио фондында Камил Вәлиев башкаруында йөздән артык җыр саклана. Шул арада ул Мәскәүгә барып, консерваторияне да тамамлый.
Камил Вәлиевның инженер булып эшләгән чорда туплаган оештыручы тәҗрибәсе җырчы булып эшләгәндә дә үзен сиздермичә калмый, ул гастрольләрдә чакта еш кына бригада белән җитәкчелек итүне үз өстенә ала, бирелгән планны җиренә җиткереп үти. Мәдәният министрлыгында моңа игътибар итәләр һәм 1969 елда аны Уфа сәнгать училищесына директор итеп куялар.
Вәлиев яңа урында бөтен күңелен салып эшләргә тотына, бигрәк тә милли кадрлар әзерләүгә күп көч куя. Моның өчен Урал аръягының талантларга бай икәнлеген исәпкә алып, сәләтле балаларны сайлау өчен Баймак, Әбҗәлил, Учалы, Белорет районнары авылларына сайлаучы комиссияләр, вәкилләр җибәрә. Шул елларда республикада күпләп музыка мәктәпләре ачыла, аларны укытучылар белән тәэмин итү өчен Камил Вәлиев училищеның контингентын кискен киңәйтә, педагоглар санын арттыра. Һәм, инженер буларак, училищеның күтәрелә башлаган яңа бинасын төзү эшенә җиң сызганып тотына.
Училище директоры буларак, Камил Вәлиевның иң зур горурлыгы, әлбәттә, 1971 елда курай бүлеген ачуы. Бу аның күптәнге хыялы була, чөнки бала чактан курай тыңлап үсә, күп курайчыларны белә. Курай бетмәсен өчен профессиональ курайчылар әзерләргә кирәк, ди ул. Матур теләк, әмма аны тормышка ашыру җиңелдән булмый, чөнки яңа бүлекне ачу өстәмә акча таләп итә, ә аны Мәскәү генә бирә ала. Күп таптый Вәлиев Уфа — Мәскәү арасын. Әмма теләгенә ирешә, акча бүленә, курай бүлеге ачыла. Укытырга Абдулла Хәлфетдиновны чакырырга була, әмма ул Урта Азиягә озайлы гастрольләргә киткән була. Бер көнне Вәлиев урамда очраклы рәвештә Гата Сөләймановка тап була һәм курайчыларны укытырга аны чакыра.
Хәзерге көндә еш кына, Уфа училищесында курай бүлеген Гата Сөләйманов ачкан, дигән фикер яши. Әмма бу һич дөрес түгел. Әгәр вакытында Камил Вәлиев бу проблеманы хәл итәргә тотынмаса, курайның киләчәге куркыныч иде. Кырыгынчы-илленче елларда өлкән яшьтәге курайчылар: “Бетәр инде бу курай. Яшьләрдән беркем дә уйнарга өйрәнергә теләми”, – дип уфтана. Вәлиев ачкан бүлек нәтиҗәсендә Башкортстанда чын профессиональ курайчылар әзерләнә башлый. Бүген курай бүлеге — училищеның иң данлыклы бүлекләренең берсе, бик күп билгеле шәхес­ләргә югары сәнгатькә юл ачкан мәктәп ул.
Училищеның яңа бинасын матур итеп төзеп бетүгә Камил Вәлиевны Мәдәният министрлыгына чакырып алып, Башкорт опера һәм балет театрына директор булырга тәкъдим итәләр. Бу җаваплы вазыйфада да Камил Вәлиев үзен сынатмый. Ул эшләгән чорда ышанычлы дотациягә өстәмә рәвештә 50 процентка кадәр үзләре акча эшли башлый. Күп кенә данлыклы җырчыларның – Зур театрдан, Ленинградның Киров театрыннан, Киев, Минск, Новосибирск, Пермь театрларыннан, Софиядан, Будапешттан, Прагадан күренекле опера һәм балет осталарының Уфа сәхнәсендә чыгыш ясавын оештыра. Камил Абдрахман улы коллективының 500 кешедән торган бөтен составы белән ел саен Русия шәһәрләре буйлап өчәр айлык гастроль­ләр үткәрә. Театр дистәләгән яңа опера һәм балет спектакльләре чыгара, аларны салу өчен Русиянең, чит илләрнең билгеле режиссерлары, дирижерлары, балетмейстерлары, рәссамнары, җырчылары, биючеләре чакырыла. Вәлиев эшләгән вакытта Опера һәм балет театры чәчәк ата, аның даны бөтен Русиягә тарала. Бу елларда Вәлиевның хәстәрлеге белән Пушкин урамында сәнгать әһелләре өчен биш катлы йорт төзелә һәм бик күп артистлар, музыкантлар фатир алу бәхетенә ирешә.
Директорлыктан киткәч, Камил Вәлиев хаклы ялга чыкканчы ун ел филармониянең лекториенда эшли, Башкортстанның һәр мәктә­бендә диярлек хәрби-патриотик тәрбия темасына 2800 концерт бирә һәм үсмер буынны эстетик һәм илсөяр тәрбияләүгә шактый зур өлеш кертә. Хаклы ялга чыккач та Камил Вәлиев өйдә ятмый, сәнгать училищесында вокал буенча укытуын дәвам итә һәм, югарыда әйтелгәнчә, туксанынчы еллар уртасында Урал аръягындагы районнардан балаларның икътисади кризис аркасында Уфага укырга килми башлауларына игътибар итә. Бу хәл аны, Сибайда сәнгать училищесы ачарга кирәк, дигән уйга китерә. Директор булып ун ел эшләде үзе ачкан училищеда Камил Абдрахман улы, шул арада юк җирдән менә дигән уку бинасын бар итте. Сибай сәнгать колледжының хәзер ике уку корпусы, тулай торагы бар. Анда 70 укытучы эшли, 260 бала сәнгать белеме ала. Ел саен колледж педагоглары, Урал аръягындагы районнар буйлап йөреп, сәләтле балаларны сайлап укырга чакыра, хәзер бу тарафта бер талантлы бала да игътибар үзәгеннән читтә калмый. Авыллары якын булгач, алар өйләренә еш кайтып йөри, ата-аналары дә килә. Бу күренеш уку процессына нык ярдәм итә.
Хәзерге көндә колледжда Урал аръягының алты районыннан килгән балалар рәсем, театр, җыр, халык уен кораллары, фортепиано бүлекләрендә белем ала, аны тәмамлагач, күбесе югары уку йортына укырга керә, билгеле сәнгать әһелләре булып китә. Бүген инде колледжны тәмамлаучыларның күбесе тамашачыларга яхшы таныш. Талантлы җырчылар – Баязит Байназаров, Радмир Туйсин, Гаяз Гаетбаев, Марсель Котыев, Раян Алтыншин һәм башкаларны бүген кем генә белми!
Сәнгать өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Камил Вәлиев күп кенә Хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Ул Президент кулыннан рес­публиканың Мактау грамотасы белән Салават Юлаев орденын алды, Русиянең “Файдалы кешеләр” китабына кертелде, аңа “Фидакарь эшчәнлеге өчен” медале тапшырылды.
Камил абый Зөһрә җиңги белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Уллары Надир озак еллар Уренгойда газ үткәрү предприя­тиясендә зур вазыйфа биләде, аның улы, Авиация институтын тәмамлап, атасы эзеннән китте. Кызлары Лилия хореография училищесында концертмейстер булды, ике кыз үстерде. Диана Америкада финанс институты тәмамлады, Альбина, Уфа сәнгать академия­сенең фортепиано бүлеген тәмамлап, хәзер икесе дә Америкада яши, эшли.
Зур тормыш юлы үтте Камил ага. Кайда гына эшләсә дә, ул барлык көчен, талантын яраткан республикасына бирергә тырышты, халык күңелендә калырлык зур эшләр башкарды.
Камил Абдрахман улы, башта — Сибай сәнгать колледжы директоры, аннары укытучысы буларак, көчергәнешле хезмәт белән яшәде, унбиш ел буе сәләтле егетләрне җыр сәнгате серләренә өйрәтте, аларга талантын ачарга, зур җырчылар булып китәргә ярдәм итте. Сибай шәһәре, Урал аръягы аңа зур рәхмәтле, анда аны һәрчак зур хөрмәт белән искә алалар.

Наил Гаетбай.
Читайте нас