+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Китап иленә сукмаклар суынмасын!

Яки бүгенге җәмгыятьтә басма әдәбиятны укучылар күпме?

Яки бүгенге җәмгыятьтә басма әдәбиятны укучылар күпме?

Китапханәләр көне уңаеннан 30 ел гомерен шушы һөнәргә багышлаган Илеш районының Бишкурай авылы китапханәчесе Рәфилә Галимханова белән сөйләштек.

—Бүген китапханәче бер бүлмәдә утырып, килгән кешеләргә китап өләшеп утыручы гына түгел. Заман белән бергә атлар өчен безнең өлкәдә эшләүчеләргә дә үзгәрергә, яраклашырга, яңалыкларны үзләштерә белеп, эзләнергә кирәк. Китапханәче — бер карасаң, психолог, бер карасаң — ул мәдәни чараларны алып баручы, шул ук вакытта үзе сценарийлар да язучы. Моннан тыш, син даими рәвештә үз өстеңдә эшләүче һәм гыйлемеңне дә арттырып торучы булырга тиеш. Мин, Уфадагы Китапханә техникумын тәмамлап, 1990 елда кулыма диплом алу белән Бишкурай авылына эшкә килдем. Сер түгел, эшли башлаган гына вакытта китап укучылар күп иде. Соңгы елларны тормышыбызны Интернет челтәре басып алу сәбәпле, китап укучылар шактый кимеде. Шулай булуга карамастан, бүген дә китапханә сукмагы суынмый, авылдашларыбыз өчен тырышып эшлибез, — диде Рәфилә ханым.
Ул район, республика дәрәҗәсендә үткәрелгән төрле конкурсларда, акцияләрдә актив катнаша. 2008 елда “Илеш районының иң яхшы китапханәсе” конкурсында җиңүче булган.
Шул ук елда Башкортстанның төньяк районнары арасында үткәрелгән “2008 елның иң яхшы китапханәчесе” дип аталган бишенче республика зона конкурсында “Авыл китапханәсенең яңа образы” номинациясендә җиңүгә ирешкән. 2011 елда мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Башкортстан Президенты грантларын алуга конкурста җиңгән һәм 100 мең сумлык грант откан.
Бүген Бишкурай модельле китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен “Тирмәкәй” клубы эше җәелдерелгән. Балаларга кече яшьтән үк китапка сөю тәрбияләргә кирәклеген белеп, аңлап эш итә Рәфилә Җәвит кызы. Ә инде үсмерләр өчен эшләп килүче “Әманәт” клубы аларда ватанпәрвәрлек тойгыларын тәрбияләүгә юнәлтелгән. Бу башкача булырга мөмкин дә түгел, чөнки нәкъ шушы авыл биләмәсендә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев туып-үскән.
Бишкурай авылы мәдәният йортының халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, киләчәк буынга тапшыру максаты белән оештырылган “Ак яулык” фольклор төркеме эшчәнлегендә дә китапханә актив катнаша.
Рәфилә Галимханова бик күп еллар авылның Хатын-кызлар советы рәисе буларак та күп эшләр башкара. Бу җаваплы, гаилә мөнәсәбәтләрендә килеп туган четерекле вакыйгаларны хәл итә белергә кирәк булган катлаулы йөкне ул 12 ел үз иңнәрендә тарта.
Рәфилә Җәвит кызы авыл хакимияте, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән уртак тел табып, бергәләп эш итә белә. Тагы шунысын да өстәп үтәсе килә: ул бик күп еллар (Бишкурай авылы хакимияте биләмәсендә ЗАГС филиалы эшчәнлек алып барган чорда) яңа гаиләләрнең законлы никах тантанасын алып баручысы була. Аның салмак, матур тембрлы тавышы астында дистәләрчә гаилә үзләренең иң матур гомер бәйрәме тантанасын бәйрәм итә, сөю, тугрылык билгесе булган балдакларны аның кулыннан алып, бер-берсенә кидерә.
Рәфилә — Бишкурай авылы килене. Ире Наил белән кызлары Зилина һәм уллары Илмирне тәртипле итеп тәрбияләп үстергәннәр.
— Матур әсәрләр укып, күңелләрен баетучы, китаптан җан азыгы эзләүчеләрнең сукмагы алдагы көннәрдә дә суынмасын иде, — ди Рәфилә Галимханова.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы.
Читайте нас