+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада Сергей Довлатов белән Андрей Платоновка һәйкәл һәм китап арт-мәйданчыгы булырмы?

“Мәдәни эз” яңа истәлекле урыннар идеяләре Бөтенрсуия конкурсы экспертлары 15 проект игълан итте. Алар арасында Уфадан да ике арт-объект бар.

“Мәдәни эз” яңа истәлекле урыннар идеяләре Бөтенрсуия конкурсы экспертлары 15 проект игълан итте. Алар арасында Уфадан да ике арт-объект бар.

Конкурсның жюри әгъзалары – Русиянең әйдәүче мәдәният эшмәкәрләре, архитекторлар, урбанистлар – илнең 64 төбәгеннән 800дән артык заявкалар арасында Башкортстан авторларының үзенчәлекле проектларын билгеләгән.
Беренче проект “Ремесло” повестендә тасвирланган язучылар Сергей Довлатов белән Андрей Платоновның гадәти булмаган очрашуына багышланган. Монда Уфаның легендар шәхесе шаян формада Совет әдәбиятының классигы белән бәйләнеше турында сөйли. Әнисе әйтүенчә, сугыш вакытында Довлатовның (ул вакытта бала) Уфада эвакуациядәге язучы Платонов битен чеметергә әйткән. Проект авторы фикеренчә, архитектур композиция Уфаның төп истәлекле урыннарының берсе булырга мөмкин. Һәйкәл янында билгеле һәм иҗат юлын башлаучы язучылар әдәби ярышлар оештыра алачак, тематик квест-экскурсияләр һәм фотосессияләр үткәреләчәк. Һәйкәл янындагы скверда Башкортстанда туган һәм яшәгән язучылар хөрмәтенә агачлар утыртырга мөмкин.
https://kultsled.ru/vstrecha-pisatelej/
Икенче проект – Елена Плахутина тәкъдим итүче китап арт-ихатасы. Автор уйлавынча, әдәби эскәмияләр һәм мобиль китапханәләр стендлары урнаштырырга мөмкин. Өйләрнең диварларын стрит-арт бизәячәк.
https://kultsled.ru/knizhnyj-art-dvorik/
Тиздән Уфада Бөтенрусия конкурсының шорт-битенә кергән проектлар буенча җәмгыять тыңлаулары игълан ителәчәк. Кешеләрнең хуплавын алган 5 проект граж1)анлык җәмгыятен үстерүгә Президент гранты фонды чараларына тормышка ашырылачак.
Рәсми сайт - https://kultsled.ru
Социаль челтәрләр: https://vk.com/kultsled
https://www.facebook.com/groups/kultsled/
https://www.instagram.com/kult_sled/

Фото: kultsled.ru


Читайте нас