Шушы көннәрдә Салават музыка колледжына яңа өч "Михаил Глинка" фортепианосы кайтарылды.
Яңартулар Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла. Мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре Башкортстан хакимиятенә һәм республика Мәдәният министрлыгына күрсәтелгән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
— Бу — учреждение өчен зур вакыйга! Инструмент бай, матур тавышлы, бик яхшы сыйфатлы, — дип белдерде Салават музыка колледжы директоры Лилия Аллапаева.
Фото: mgazeta.com сайтыннан.