+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Аның каләме гел изгегә тартты

Күренекле әдип Риф Мифтаховның вафатына 40 көн.

Күренекле әдип Риф Мифтаховның вафатына 40 көн.

Озакка сузылган каты авырудан соң 22 апрельдә 81нче яшендә арабыздан киткән Риф Мифтахов калдырган әдәби-иҗади мирас шактый бай һәм киңкырлы. Ул лирик һәм сатирик-юмористик шигырьләр, халыкта популярлашып киткән җыр текстлары, нигездә авыл тормышына һәм аның кешеләренә багышланган повестьлар, хикәяләр, иҗади портретлар, резенцияләр, истәлекләр, җитешсезлекләрне тәнкыйтьләгән юморескалар, фельетоннар, мәсәлләр язды. Шулай ук Александр Блок, Евгений Евтушенко, Михаил Исаковский, Михаил Львов, Рәсүл Гамзатов, Давид Көгелтдинов кебек шагыйрьләрнең әсәрләрен, җитмешләп нәфис кинофильм текстын башкортчага тәрҗемә итте.

Зур талантлар турында сүз барганда еш кына аларның буш урында гына тумавына, сәләтнең нәселдән килгәнлегенә, каннан бирелгәнлегенә, беренче укытучы­ларның роленә басым ясала. Макар (хәзерге Ишембай) районының Кинҗәбу-лат авылында 1939 елның 17 сентябрендә туган Риф Мифтаховка болар артыгы белән кагыла. Үзе әйтмешли, аңа гуманитар юнәлешле гаиләдә туып-үсү бәхете тигән. Әтисе яклап картәтисе — гарәп, фарсы телләрен яхшы үзләштергән халык табибы. Арбага төялеп килгән чирлеләр үлән белән дәвалаучы бу табибның шифалы куллары кагылу белән, аякларына баскан. Өендә зур китапханә тоткан. (Шунысы үкенечле, сугыш чорында аны ягып бетергәннәр). Табибның балаларында да китапка мәхәббәт кечкенәдән тәрбия-ләнгән. Аның улы Фәйзрахман (Рифнең булачак әтисе) — колхозның беренче шоферы, алтын куллы слесарь — иске белән яңаны бик оста итеп яраштыра белүче, үз заманының зыялы кешесе. Риф бәләкәй чакта, үсмер елларында аларның өендә, бөтен гаилә җыелышып, кычкырып китап уку ныклы гадәткә керә. Фәйзрахман агай дин тәртипләрен дә саклый, фольклорны, башкорт әдәбияты тарихын яхшы белә. Ул заманнарда мәктәп дәреслекләрендә телгә алынмаган Мәрҗани, Акмулла, Бабич турында булачак шагыйрь тәү башлап әтисеннән ишетә. Сиксән яшендә дә әле ул, авыл карты, Акмулла шигырьләрен борынгыча, вәзем белән, мөнәҗәт көенә яңгыратып яттан сөйли. “Ағиҙел” журна-лының фәлән санында фәлән язучының әсәрендә менә шундый фикер үткәрелә, сез моңа ничек карыйсыз?” — дип, улы белән кунакка кайткан язучыларны, әгәр тегеләр укымаган булсалар, уңайсыз хәлгә дә калдыра.
Мифтаховларның 1923 елгы өлкән уллары Фәтхрахман бик яшьли ши­гырьләр, пьесалар яза, аның сәхнә әсәр­ләрен авыл яшьләре үзләрендә дә, күршеләренә барып та куялар, шигырьләрен сөйлиләр. Ул сугышка китә һәм батырларча һәлак була.
“Мин яшәрмен,
Яшьлек мәңге сүнмәс,
Йөрәгемә дошман атса да.
Мөмкин түгел минем югалуым,
Идел үргә таба акса да”, —
дип яза ул үзенең соңгы хатында.
“Әлифба”ны кулга алганчы ук Фәтх-рахман абыйсының, шулай ук әтисенең фронт хатларыннан хәреф танырга өйрәнә Риф. Һәм бу факт аның киләчәк иҗатында чагыла. 1972 елда басылган беренче шигырьләр җыентыгы “Өскөл хаттар” дип атала. (Татарча ул “Өчпочмаклы хатлар” яки “Солдат хатлары” дип тәрҗемә ителде).
Үз авылларында, арытаба Байгуҗа җиделлык мәктәбендә укыганда әле Риф язучы түгел, ә артист булу хыялы белән яши. Сәхнәләрдә ул күренекле шагыйрь­ләрнең, шулай ук абыйсының шигырьлә-рен ялкынланып сөйли. Тора-бара, “яшь шагыйрь Фәтхрахман Мифтахов шигырь-ләре” дип, үзе язганнарны да кушып җибәрә. Күрә — боларны да тамашачылар яратып кабул итә. Бу хәл малайга канат куйгандай була һәм ул автор үзе булуын да яшерми башлый. Алай гына да түгел әле, авылдагы җитешсезлекләрне фаш итеп, төртмә телле такмаклар да яңгырата.
Укытучылар йогынтысына килгәндә... Ул заманның Сәет Макарский дигән (чын фамилиясе — Кәримов) танылып барган шагыйре, яу кырыннан кайтып, дары исе сеңгән шинелен дә салып өлгермәстән, Кинҗәбулат мәк­тәбенә килеп, Рифнең беренче укытучысы була. Әдәби сәләте сизелеп торган малайны арытаба да күздән яздырмый, район гәзитендә — мәкаләләре, “Пионер” журналында шигырьләре күренүенә шатлана. “Мин картаям инде, әйдә, Риф туган, син яз!” — дип дәртләндереп тора. Ә инде Ишембай шәһәрендәге 3нче урта мәктәптә белем алуын дәвам иткәндә шунда эшләүче РСФСРның атказанган укытучысы Лотфулла Карамышев аны котлап: “Безнең мәктәптән дә хәбәрчеләр, шагыйрьләр чыгачак!” — дип шатлана. Укучы Рифне эшче һәм авыл хәбәрчеләренең республика съездына делегат итеп сайлыйлар. Районнан алар укытучысы Сәет агай белән бара. Съездда игълан итүләрен-чә, иң яшь делегатлар Риф Мифтахов бе­лән Әхнәф Дилмөхәммәтов була. (Өлкәнрәк иптәшләр хәтерлидер: Әхнәф Мөдәрис улы Таһир Ахунҗа­новтан соң КПСС өлкә комитетының идеология буенча секретаре булып эшләде).
Риф Мифтахов солдат хезмәтен Мәскәүнең үзендә махсус укчылар ротасында үти. Хәрби гәзиткә сирәк-ара язышудан тыш, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Мәсәлән, Мостай Кәримнең “Россиянмын” шигырен урысча хисләнеп сөй­ли. Аны гарнизон күлә­мен­дәге смотрда катнашырга чакыралар. “Яхшы сөйләдең, тик кайбер сүзләрдә басым дөрес түгел”, — дип искәртү дә ясыйлар.
Армия хезмәтенең өченче елында бертуган Нәфыйк абыйсы (соңрак ул рес­публиканың атказанган укытучысы булды, әдәби иҗат белән шөгыльлән­де) киңәше буенча документларын Башкорт дәүләт университетына җи­бәрә. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, филология факультеты студенты булып китә. Ә курсташлары кемнәр? Диңгез флотында хезмәт итеп кайткан, яшьтән үк чәчрәп торган шагыйрь Ирек Кинҗәбулатов! Бу төркемнән Тимергали Килмөхәммәтов, Әхмәт Сөләй­манов, Әхмәт Дәүләтколов, Данис Тикиев — фән докторлары, Әхәт Вилданов фән кандидаты булып таныла. Тагын берничә сабакташы каләм тибрәтә. “Шоңкар” әдәби түгәрәге гөрләп эшли. Түгәрәккә Риф тә йөри. “Язышучылар миннән башка да күп икән”, — дип уйлап, иҗат белән шөгыль­ләнгәнен беркемгә дә белдерми. Күзәтә, өйрәнә, фәһем ала. Язуын бөтенләй диярлек туктатып тора.
Аның каравы, концертларның үзәгендә. Ул — оештыручы, алып баручы, нәфис сүз остасы. Сабакташлары арасында язучы, шагыйрьләр генә түгел, җырчылар, биючеләр, баянчылар да байтак икән. Боларның осталыгы нәтиҗәсендә факультет үзешчәннәре университет буенча смотрда беренче урынны ала. Агитбригада төзеп, районнарга чыгып китәләр. Урал аръягын иңләп-буйлыйлар. “Безнең әле мондый концертны күргәнебез юк иде”, — диләр, мәсәлән, Бөрҗәндә.
1967 елда кулына диплом алган Риф Мифтахов Ишембай мәктәпләренең берсенә уку-укыту бүлеге мөдире булып эшкә кайта. Әмма бер елдан Башкортстан китап нәшриятына мөхәррир итеп тәгаен­ләнә. Аңа күбрәк башлап язучылар­ның чиле-пешлерәк кулъязмаларын тапшыралар. Шуларны авторлары белән бер­лектә, кайчак алар янына районга чыгып, эшкәртеп, китап рәвешенә китерә. Үзенең берничә ел буылып торган иҗат чишмәсен дә көчәйтеп җибәрә. Тәүге иҗади тәҗри­бәләреннән соң тукталып торуына артык үкенмичә, моны хәтта табигый хәл дип санады. 1970 елда язган “Кайсы вакыт” дигән шигыре белән моңа аңлатма да биргән иде:
“Соңлап килгән җылы язлар була,
Көзләр була —
Җимешләре соңлап пешәләр.
Кайсы вакыт озак буылып тора
Җыр җырлатыр сихри чишмәләр.
Моң сагышы белән бу җиһанны.
Хәйран итәр кошкай сандугач,
Кич кунса да сайрар агачына,
Бар йөрәген ача таң тугач...”
Әмма шунысы мөһим: үзен соңлап килгән җылы язга, җимешләре соңлап пешкән көзгә, озак буылып торган чиш-мәгә, тынып торган сандугачка охшатса да, Риф Мифтахов әдәбиятта үз урынын таба. Китаплары бер-бер артлы чыга башлый. Шагыйрь-прозаик­ның әсәрләренә замандашлары югары бәя бирә.
“Әдәбиятка өметле, көчле буын килә. Менә поэзияне алыйк. Һәр шагыйрьдә — үзенчә моң, үзенчә дөнья. Алар инде кул арасына керү генә түгел, ә әдәби процесска ныклы тәэсир итәрдәй дәрә­җәгә күтәрелә бара. Ул исемлектә Риф Мифтахов та бар. Ул үз-үзенә таләп­чәнлек белән, ихлас иҗат итә”.
Зәйнәп Биишева (1972).
“Риф Мифтаховның китаплары аның эзләнүчән һәм ачылганнан-ачыла баручы шагыйрь булуы хакында сөйли. Тышкы ялтыравык белән мавыкмый, җанлы конкрет образлар тудырып, алар аша тел төбе белән кинаяләп күпне әйтергә, нәтиҗәне укучының үзеннән ясатырга тырышуы — моңа әйбәт дәлил. Форма җәһәтеннән дә Риф шигырьләре төрле-ләнә, ишәя килә. Шагыйрь эч­тәлекне ачардай, лирик геройларының рухына, кичерешләренә туры килердәй үлчәм, ритм, рифма сайлый”.
Әхмәт Сөләйманов (1974 ел).
“Риф Мифтахов — терсәк белән юл ярып бара торган кеше түгел. Ул, тор­мышның вак-төягенә, ыгы-зыгысына кул селтәп, шигърият күгендә яши, менә дигән лирик шигырьләр иҗат итә, дан-шөһрәт артыннан кумый.
Сатира-юмор — Риф Мифтахов иҗа-тының аерылгысыз бер өлеше. Шагыйрь-нең бу “агачы” соңлабрак яфрак ярса да, хәзерге башкорт сатирасы турында сүз чыкканда, аның исемен беренчеләр рәтендә телгә алу дөрес.
Марат Кәримов (1999 ел).
Риф Мифтахов нәшриятта алты ел хезмәт салганнан соң “Совет Башкортос­таны” гәзитенең махсус хәбәр­чесе, Башкортостан кызы” журналының баш мөхәр-рир урынбасары була. Мәдәният министрлыгы системасында, БАССР Телерадиокомитетында,“Ағиҙел” журналында эшләп ала. Ниһаять, “Һәнәк”тә ныклап төпләнә. Журналның әдәбият бүлегенә озак еллар җитәкчелек итеп, шактый өлкәнәйгәч, лаеклы ялга чыга.
Риф Фәйзрахман улы Язучылар һәм Журналистлар берлекләрендә генә түгел, җитмешләп нәфис фильмны тәрҗемә итүче буларак, Кинематографистлар берлегендә дә әгъза булып торды. Аларның өчесенең эшендә дә актив катнашты. Гомумән, кайда гына эшләмәсен, республиканың теләсә кайсы шәһәр-районында үтүче әдәби чарага, китап укучылар белән очрашуга чыгып китәргә һич авырсынмый, ә сәхнәгә чыкса, бөтен зал­ны авызына карата иде.
Талантлы, кешелекле, изге күңелле әдипнең туган әдәбиятына күрсәткән бәя­ләп бетергесез хезмәте — ул мәшһүр башкорт шагыйре, 18 яшендә шигърият күгендә йолдыз булып калыккан һәм 22 яшендә сүнгән Рәшит Назаровның уникаль әдәби мирасын халыкка җитк­ерде. (Авыргазы районының Төрембәт авылында туып-үскән, “халкыбызның рухи байлыгын, сүз сәләтенең ни дәрәҗәдә чагу булу мөмкинлекләрен 20 яшендә балкытып күрсәтә алган” (Равил Бикбаев сүзләре) Рәшит Назаров турында мин “Кызыл таң”ның былтыргы 31 октябрь санында тоташ бер битне алып торган мәкалә чыгардым, кызыксынган кешеләр шуны карый ала).
Аның шигырьләрен башка башкорт һәм татар яшьләре белән бергә студент Риф Мифтахов та мөкиббән китеп яттан сөйләп йөри. Ә инде “Ағиҙел”дә эшлә­гәндә Рәшит Назаровның архивта яткан ши-гырьләре турында мәкалә яза. Соңыннан ул болай дип сөйләде: “Мин архивка Рәшитнең иҗатын тикшерим әле дип бармадым. Ниятләгән мәкаләне язам да үз иҗатымны дәвам итәм дип уйладым. Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәге архивында ята аның кулъязмалары. Биредәге галимнәр шуңа игътибар итеп, шөгыльләнеп китәр дидем. Озак кына эндәшми тордым, көттем. Берәү дә кызыксынмады. Бу мәшһүр талант иясенең иҗади мирасы шул көе ятып калуы да ихтимал бит дип хафага төштем...”
Һәм Риф Фәйзрахман улы үзенең языласы әсәрләрен читкә куеп торып, Рәшит Назаров иҗатын халыкка мөмкин кадәр тулырак җиткерү эшенә керешә. Бу эшкә 20 еллап гомерен багышлый. Тәүдә “Ағиҙел”, “Ватандаш” журналлырында, “Башкортостан”, “Кызыл таң” гәзитләрендә бу хакта берничәшәр зур-зур мәкалә бастыра. 2002-05 елларда “Китап” нәшрия­тында 23әр табаклы ике томлыгын чыгара. 2004 елда Рәшит Назаровка (ул үзе бу вакытта 38 ел махсус дәваханә-интернат-йортта җан асрый) Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелә. Бу шагыйрьнең зур күләмле шигырьләр җыентыгын, тәфсилле баш сүз язып, 2007 елда Татарстан китап нәшриятында бастырып чыгаруга ирешә.
Якташ шагыйрьнең әсәрләрен халыкка кайтарганы, пропагандалаганы өчен рәхмәт йөзеннән Авыргазы районы хакимияте Риф Фәйзрахман улына Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия тапшырды. Кеше хәленә керү, якташлык хисе көчле булган әдип “Ишембай районының шәрәфле шәхесе” исемен дә йөртте.
Аның таланты һәм фидакарь хезмәте югары даирәләрдә дә лаеклы бәяләнде. Ул Салават Юлаев ордены, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре иде.

Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас