Җырчы Алия Карачурина тагын тәнкыйтькә эләккән.
"Күбрәк фотолар сораган идегез. Менә алар!» — дип язган җырчы. Алия Карачурина белән Ришат Төхвәтуллинның парына битараф булмаучылар комментарийларын кызганмаган.
«Матур инде, Ришатка ошыйсың килә, тик аңа барыбер», «Әллә күпме кылансаң да Ришатка ярый алмыйсың», — дип язган кайбер инстачылар. «Кайдан гына барысын да белеп торасыз сез?» — дип җавап кайтарган җырчы үзе.
«Ришат синең кебек матур түгел инде. Борыны озын, күзе ямьсез. Син бик матур!»; «Алия — усал хатын! Ришатка андый кирәкми»; «Алия бит әллә кем түгел, җыры да, үзе дә. Ришатка бер дә бармый. Менә Гөлназ апа бара»; «Ришатка Гөлназ да әрәм. Ришат — эчпошыргыч, ялыктыргыч кеше, һаман өйләнми. Вакчыл, күп сөйли, шуңа аны кызлар яратмый. Җырлап кына ярап булмый бит ул», — дип өстәгән кайбер язылучылар.
«Матур, тик салкын матурлык»; «Курчак»; «Бик затлы Алия!»; «Кемдер күзлексез карый бугай. Матур кешегә барысы да килешә», — дип мактаучылар да булган.