Күренекле шагыйрә һәм прозаик Зарема Әхмәтҗанованың тууына – 75 ел.
Соклангыч башкорт әдибәсе Зарема Әхмәтҗанова иҗатының күкрәп чәчкә аткан мәлендә арабыздан китеп барды. Сиксәненче елларда, туксанынчы еллар башында ул бигрәк тә күп язышты, ике повесть, әллә күпме соклангыч шигырьләр иҗат итте. Каләмендә көч-куәт артты, шигъриятендә фикер үткенлеге, гаҗәеп поэтик образлар, афоризм, парадокс һәм абстракцияләр аша сурәтләү көчәйде. Әлбәттә, ул әле иҗатының үрләренә артыла гына иде…
Үзе әйтмешли, Зарема өч халыкның да баласы иде. Туган теле татар булса, укыган теле – урыс, иҗат иткән теле – башкорт.
Шигърият, проза, балалар әдәбияты өлкәсендә күркәм мирас калдырды Зарема Әхмәтҗанова. Сигез китабы дөнья күрде, укучыларның күңелен яулады. “Җәйдә калыйк” дип аталган шигырьләр җыентыгында ул – нечкә хисле лирик, “Кәкре күләгә”дә – үткен телле сатирик, “Сәңгелдәк”тә – өлгереп җиткән прозаик. Аның чуак күңелендә кечкенәләр өчен шигырьләр тумаса, сәер булыр иде. “Гөлләрем”, “Яшел чыршы”, “Моңаймачы, сыерчыгым” – бу китаплар сабыйларга матур бүләк булды. Әйе, төрле жанрларда да уңышлы эшләде әдибә.
Тормыш дигән жанрда да йөз кызартмады. Тормыш юлдашына – сөекле хатын, кызы белән улына хәстәрлекле әни булды, әти-әнисенә игелек күрсәтте. Башкортстан Язучылар берлегендә әдәбиятны пропагандалау бүлеген җитәкләде, “Башҡортостан ҡыҙы”, “Аҡбуҙат” журналлары редакцияләрендә күңел биреп эшләде, хезмәттәшләре аны сагынып искә ала.
Юбилее уңаеннан быел Зарема Әхмәтҗанованың “Төшлектәге кояш” дип аталган җыентыгы дөнья күрәчәк. Гәзит укучыларга шул җыентыктан бер шәлкем тәкъдим итәбез.
Гөлнур ЯКУПОВА,
язучы, шагыйрә.
“Картинәңдәй сузып
җырлыйсың син”, –
Әнкәйләрдән алган зур бәһа.
Җырлар төссез булыр иде, бездә
Картинәйләр моңы булмаса.
Без түгелме гасырларны ялгар
Моңнар чылбырында түгәрәк?!
Шомлы була, заман җилләреннән
Халык моңы торса сүнгәләп.
Күңелләрем тулып, ташып китә,
Картинәйләр моңын ишетсәм.
Дәва да ул моңлы күңелемә,
Ишетәм дә аны иш итәм.
Саксыз бер тавыштан гына дөнья
Кинәт чатнар төсле торганда,
Көн килдеме, адәм башларында
Яңа борчылулар туганда,
Һәлакәткә укталганда кеше,
Моңлы җырларны без сузыйк,
Иң сагышлы, иң озынын җырлап,
Заман сәхнәсенә узыйк.
Исереп үк беткән замананы
Ыгы-зыгы, тынмас шау-шудан
Шул җыр гына саклап калыр төсле
Акылкайларыннан шашудан.
* * *
Таңга иркәләнгән күбәләкне
Гамьсезләрдән гамьсез, димәгез.
Гөлдән гөлгә кунган өчен генә
Җилбәзәк һәм мәнсез, димәгез.
Өнсез, моңсыз гына көнен күрә –
Чәмсезләрдән чәмсез, димәгез.
Гөлләр арасында бу дөньяның
Газапларын тоймас, димәгез.
Көн озынлык кына гомереннән
Төшлектә үк туймас, димәгез…
* * *
Мине кем диеп белгән! –
Тәрәзәмә ай килгән.
Кырлы кырык тартмасын
Өй кыегыма элгән.
Замана чире йокканмы! –
Сәүдәгәр булып алган –
Көмештәй нур тасмаларын
Алдыма сузып салган.
Түргә үт, дисәм, үтми,
Бүләк ит, дисәм, итми.
Тасмаңны сатып алырга,
Ай, минем акчам җитми.
Ак елан мөгезен салса,
Бәхет килә, янәсе.
Еланнар эзләп кыздырдым
Балачак әрәмәсен.
Елан мөгезен салганын
Юк шул, күрә алмадым.
Бәхет үз кулымда икән –
Яши-яши аңладым.
Үз кулымда, үз юлымда,
Тормыш уйдырма түгел.
Нигә соң бу әкияткә
Әйләнеп кайтты күңел?
Балаларыма сөйлимен
Ак еланнар турында!
Ышансыннар, су буеннан,
Ешлыктан урасыннар.
Урасыннар, уйлансыннар.
Туган көнем белән котлап, дуслар
Китергәннәр миңа күп чәчәк.
Атна озынына, өстәл күмеп,
Торды ак, ал, кызыл, күк чәчәк.
Ә бүген соң? Бүген бер-бер
артлы
Чәчәкләрем төште бөгелеп.
Таҗкайлары тулгач учларыма,
Күңелләрем китте түгелеп.
Хәтерләүләр бүләк итте дуслар,
Чәчәк белән бергә китереп…
Чәчәк түгел, үткән елларыммы
Күңелемнән төште, кителеп.
Ниләр генә мәңгелек соң, әйтче,
Фани дөнья, синең кочакта?
Нинди генә гөлләр көймәгәндер
Вакыт дигән утсыз учакта.
Менә тагын янды гомеремнең
Шау чәчкәле гаҗәп бер көне…
Учак утсыз… Ләкин яшь чыгарып,
Күзгә керде аның төтене…
* * *
Бергә-бергә тагы бер кыш
чыктык,
Сизелми дә калды салкыны.
Бураннарга гына бирешмәде
Без кабызган учак ялкыны.
Узган кышның соңгы кары ява...
Саф ул, ак ул, тәүге кар сымак.
Күңелләрдә әйтеп бетмәс сүзләр,
Ачып бетмәс серләр бар сымак.
Гомер аралары, әй, тар сымак,
Сызылып та эрер кар сымак.
Акчарлаклы күл
Пар чиләкләремне чайкый-чайкый
Акчарлаклы күлдән су алдым.
Акчарлаклы күлдән су алганда
Нигә генә сиңа күз салдым.
Нигә генә сиңа күз салдым.
Көмеш күлнең җитез акчарлагы
Оча дулкыннарга кагылып.
Миңа салган утлы күз карашың
Калды йөрәгемдә чагылып.
Калды йөрәгемдә чагылып.
Акчарлаклы күлдән сулар алгач,
Син генә шул минем уемда.
Язмышыма сөю кошы булып,
Очып килдеңме күл буена?
Очып килдеңме күл буена...