Моннан утыз еллар элек Илеш районының “Маяк” гәзите редакциясе каршында күренекле язучы Муса Сираҗи ярдәме белән шагыйрь Ринат Хәйри җитәкчелегендә “Ләйсән” әдәби берләшмәсе оештырылган иде. Ул яшь талантларны олы иҗат юлына бастыруда шактый эш башкарды. Ә 2013 елдан исә шагыйрә Зәлифә Кашапова җитәкчелегендә иҗади берләшмә “Балкыш” исеме астында эшли. Биредәге иҗатчылар берләшмә эшчәнлеген активлаштыруда якыннан ярдәм итүче якташ шагыйрь Рафаил Хафизовка бик тә рәхмәтле. Берләшмә районда яшәп иҗат итүче сәләт ияләренең поэзия һәм проза жанрындагы әсәрләрен халыкка якынайту, республика матбугаты белән бәйләнешне ныгытып, язмаларны киңрәк мәйданга чыгару, берләшмәгә яшь көчләрне җәлеп итү максаты куя. Үзәкләштерелгән район китапханәсе, музейлар, яңа ачылган М. Гәрәев исемендәге Башкорт мәдәни-тарихи үзәге, мәктәпләр белән берлектә уздырылган төрле чаралар, очрашулар шул күзлектән чыгып гамәлгә ашырыла да инде. Каләм тибрәтүчеләр – төрле яшьтәге, төрле һөнәр кешеләре. Әмма безнең девиз бер – иҗатка беркайчан да соң түгел. Шул рәвешле берләшмә әгъзаларының иҗат җимешләре 2018 елда үзнәшер юлы белән чыгарылган – “Балкыш” һәм 2019 елның декабрендә берләшмәнең 35 еллык юбилее уңаеннан чыккан “Әдәби “Балкыш” коллектив җыентыкларда дөнья күрде. Болардан тыш, язмаларыбыз республика гәзит-журналларында да басылып тора. Артур Габдуллинның “Балан тәлгәше” дигән шигырьләр җыентыгы Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күрде. Соңгы вакытта исә үзнәшер юлы белән Әнисә Саттарова һәм Рәлиф Шәгалиев – икешәр шигырьләр, Мәрьям Шәмсиева хикәяләр җыентыклары чыгаруга иреште. Әле тагын яңа китаплар әзерләнә. Ә гыйнвар аенда якташ шагыйрь, Г. Сәләм исемендәге дәүләт бүләге иясе Ринат Хәйринең 70 еллыгы тантаналы билгеләп үтелде. Игълан ителгән төрле конкурслар яңа иҗатчыларны ачыкларга ярдәм итә.
Гөлфинә Сәлимова,
“Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе.
Анам теле – Тукай теле
Әткәм-әнкәм биргән бүләк –
Туган телем, татлы телем.
Телне саклар халкы белән
Горурлана Туган илем.
Телне белмәү – олы хурлык,
Йөз кызара уйласаң да.
Анаң теле юлдаш булсын
Уйнасаң да, җырласаң да.
Тел аһәңе туганда ук
Сеңгән безнең каныбызга.
Ана теле кеше итә,
Тамыр җәйсә җаныбызда.
Туган телем – моң бишеге,
Бик кадерләп саклыйк аны.
Буыннарга ядкарь булып,
Мең яшәсен телем җаны.
Анам теле – Тукай теле,
Тукай язган шул тел белән.
Тукай телен маяк итеп,
Киләчәккә кереп киләм.
Зәлифә Кашапова.
Тормыш –диңгез, кеше – тамчы
Тормыш – диңгез, кеше анда
Бары тик тамчы гына,
Ул да диңгезгә кушылып,
Йә бер шаулый, йә тына.
Тамчының да шул диңгездә
Бер көнлек бит гомере.
Яңа таң атканга кадәр
Ул яши һәм ул тере.
Ул яши, тоя, аның да
Төрле чаклары була.
Йә бер сөенеп уйный ул,
Йә бер кайгыга тула.
Шул чакларда өзгәләнеп,
Очрап хәсрәт һәм зарга,
Ни эшләргә белмичә
Бәрелә ул ярларга.
Белеп булмый иртәгәсен
Тамчыларны ни көтә.
Җил-давыл? Яшен? Кояшмы?
Әйтче, диңгез, ни көтә?
Тормыш –диңгез, кеше анда
Бары кечкенә бер тамчы.
Гомер кыска. Ул бит тере
Офыктан таң атканчы.
Артур Габдуллин.
Әнкәйнең миләшләре
Бакчаларда әле дә үсә
Әнкәйнең сердәшләре.
Ап-ак чәчәкләр аталар
Искиткеч миләшләре.
Дөньяларга ямь өстиләр
Әнкәйнең миләшләре.
Көз житкәч кызарып пешә,
Тулыша тәлгәшләре.
Миләшләрнең тәлгәшләре
Кояшта кабынгандай.
Аларны күрергә кайтам
Әнкәйне сагынганда.
Миләшләр белән серләшәм,
Йөримен бакчаларда.
Күңелләрем канатлана,
Янымда алар барда.
Ринат Батыргәрәев.
Әйди мине сафлыкка
Әнкәем, син кояш кебек юлдаш,
Гомер буе янәш барасың.
Юлларымны яктылыкка
манып,
Күңел түрендә гел янасың.
Күз алдында тора ап-ак шәүләң,
Әйдәп мине пакьлек-сафлыкка.
Миңа атап кылган догаларың
Гаделлеккә илтә, хаклыкка.
Көтмәгәндә, башка бәла килсә,
Иңгә төшсә таудай авырлык.
Әнкәй, синең изге догаларың
Бирде миңа ныклык, сабырлык.
Газизләрдән газиз изге җанны
Арабызда юк дип буламы?
Сине уйлау, әнкәй, сине уйлау
Якты, ямьле итә дөньяны.
Фәнә Минһаҗева.
Бәхет
Бәхетне бит кеше читтән эзли,
Эзләп карый аны Себердән.
Бәхет табам дип киткән ирләр
Аерыла кайчак гомердән.
Кайберәүләр китә көньякларга
Табу өчен бәхет агачын.
Үзең утыртмагач, су сипмәгәч,
Ул агачны кайдан табасың?
Чит илләргә китә кайберәүләр
Бәхет дигән гөлне табарга.
Китүен дә китә, зарыгып үлә
Туган җиргә кабат кайтырга.
Мин бәхетне читтән эзләмәдем,
Бәхет бит ул үзе янымда.
Эчкән суда, пешкән икмәгемдә,
Бәхет бит ул минем канымда.
Бәхет түгелмени
иртән торгач,
Йөгерә-йөгерә эшкә баралсам.
Эштән кайткач, әти-әниемә
Исәнмесез, диеп эндәшсәм?
Бәхет түгелмени,
кайтканыңны
Улың-кызың көтсә җан атып,
Берәр сәбәп табып, хәләлең дә
Шелтәләсә сине яратып.
Радик Мослыхов.
Аяз күктә үссен балалар
Күкрәк сөтләрен имезә
Һәрбер ана шатланып,
Имезеп йокларга салгач,
Туя алмый сокланып.
Озакламый “ыггы” диеп,
Шатландыра әнкәсен,
Иң беренче “әттә” диеп,
Куандыра әткәсен.
Яше тулып, тәпи баскач,
Бар өй эче шатлана,
Дәү әтиләр, дәү әниләр
“Вәт шәп!” диеп мактана.
Ясле, бакча, мәктәп юлын
Үтеп үсә һәр бала,
Тәрбияче, укытучы
Була икенче ана.
Үсеп җиткәч таралыша
Безнең газиз балалар.
Шатлыгын да, кайгысын да
Күрәләр бит аналар.
Аяз күктә шат елмаеп,
Үссен безнең балалар.
Заман буталчыкларында
Адашмасыннар алар.
Фәния Гобәйдуллина.
Сугыш чоры
үсмеренә
Сугыш чоры, үсмер бала,
Кырыс шартлар урап алган,
Соңгы стакан онын бүлеп,
Басуларда хезмәт салган.
Балачактан белеп үскән
Тир түгелгән икмәк тәмен.
Өметләнеп эшләп йөргән
Күрер өчен Җиңү ямен.
Аяу белми торган дошман
Ятим иткән күбегезне.
Ачы язмыш, зур таләпләр
Тиз үстергән үзегезне.
Инде ерак кием юклык,
Ашамыйча ач йөрүләр,
Саташтырып вакыт-вакыт
Төштә икмәк, аш күрүләр.
Онытырлык түгел, дуслар,
Бу буынның чыккан көчен.
Булдыклы булып үскәнсез,
Рәхмәт сезгә барысы өчен.
Радик Зыязов.
Чынлап яшим әле...
Мин...
Таулар актарырдай,
Алып-биреп,
Ялкаулыгым баса,
Коткы биреп, шайтан кебек
Корсак киереп.
Мин...
Яшәмәкче булам
Алып-биреп,
Җаным өши,
Йөрәк кыса, сырхау тия
Шуны күреп.
Мин
Яратырмын, дисәм,
Алып-биреп,
Гайбәтчеләр комачаулый,
Язмышыма, чәйни-чәйни,
Гөнаһ төкереп,
Күзен киереп.
Мин!..
Нишләп торам әле
Шулай җебеп,
Булыйм егет!
Ялкаулыкны, чирне,
Гайбәтләрне
Юлдан алып атыйм,
Бар җегәрем җигеп.
Чынлап яшим әле
Аллаһыма табынып,
Алып- биреп
Мин!!!
Әнфисә Шәемова.
Гомереңне ашыктырма
Өзгәләнә, ярсый йөрәк
Үткәннәрне уйласам.
Бәхет көтеп яшәү кирәк,
Яшәүләрдән туймасаң.
Үткәннәре үткән, шөкер,
Киләчәкне уйлыймын.
Алда тагы ниләр көтәр –
Мин яшәүдән туймыймын.
Һәр эшемә уңыш теләп,
Чын күңелдән мин башлыйм.
Шуңа эшләр бара гөрләп,
Сез дусларга багышлыйм.
Өмет биреп тибә йөрәк,
Яшәү дәрте сүнмәгән,
Димәк, җирдә мин бит кирәк,
Димәк, өмет үлмәгән.
Бәхет килми ул бер көндә,
Гомер аны көтәсең.
Киләсен белә һәркем дә,
Көтеп гомер итәсең.
Бәхетеңне ычкындырма,
Синең белән туа ул.
Гомереңне ашыктырма,
Һәркемнеке берәү ул.
Рәлиф Шагалиев.