+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Илфакны ничек онытыйм?"

Илфак Шиһаповның арабыздан китүенә 3 ел булды.

Илфак Шиһаповның арабыздан китүенә 3 ел булды.

Шушы көннәрдә аның хатыны, җырчы Илсөя Бәдретдинова Илфакның каберенә чәчәкләр утыртып килгән. Әмма ул үзе бу хакта сөйләргә теләми. Чөнки Инстаграм битендә үзенә карата ямьсез сүзләр язучылар буласын белә.
Иреңне оныттың, дип, җырчының җанын телгәләп торалар икән.

"Мин ничек итеп Илфакны оныта алыйм?! Уйламыйча, теләсә нәрсә әйтүчеләргә шаккатам. Игътибар да итмәскә тырышам инде хәзер. Шуңа да мин гаиләбез белән бәйле күп кенә даталарны социаль челтәргә куймаска тырышам. Ә халык мине оныткан дип уйлый. Өйдә ике метрлы, барлык фикерләве, сөйләшүе, кыяфәте, хәрәкәте, йөреше белән Илфакны хәтерләтүче улым бар бит минем. Без көн дә аның белән әтисен искә алабыз. Миңа калса, үлгәннәрне искә алу кемгәдер күрсәтелеп эшләнергә тиеш түгел. Ул – күңел эше. Сәдакасын биреп торам, каберенә кайтып йөрим. Иң мөһиме – Ходай кабул итсен!" - дип язган Илсөя.

Фото: instagram
Читайте нас