Башкортстанның атказанган рәссамы Вәгыйзь Шәйхетдинов иҗатына бер караш.
Рәссам иҗаты — аның төрле буяулар белән язылган көндәлегенә охшаш. Анда оста тик үзендә генә иҗат дәрте уяткан, авыр да, гүзәл дә эшкә этәргән, йөрәгендә, күңелендә изге тойгылар уяткан сәбәпләр хакында буяулар теле белән “сөйли”.
Башкортстанның атказанган рәссамы Вәгыйзь Шәйхетдиновның үзенчәлекле иҗаты хакында сүз йөрткәндә, аның тормыш юлын һәм әсәрләренең язылу тарихын иҗади көндәлеккә тиңлим. Чынлап та, останың һәр яңа әсәре төрле-төрле һәм мавыктыргыч, башкаларны кабатламый. Автор дөньяны ничек күрә, шулай сурәтли.
Вәгыйзь Шәйхетдинов Бүздәк районының Кәпәй-Кобау авылында туып-үскән. Урта мәктәптән соң, күрше Өчтүбә мәктәбендә физика һәм математика укыта. Мурманскида солдат хезмәтендә була. Аннан кайткач, Башкорт дәүләт педагогия институтының (хәзер — университет) сәнгать-графика факультетына укырга керә. Шуннан башлап бөтен гомерен сынлы сәнгатькә багышлый, үз халкына армый-талмый хезмәт итә.
Останың иҗат көндәлегендә аның Октябрьский шәһәрендәге Бөтенсоюз геофизика фәнни-тикшеренү институтында рәссам-дизайнер булып эшләвен, 1989 елда Уфага күченеп килгәч, Русия Рәссамнар фондының Башкортстан бүлекчәсендә эшләвен укыйбыз. Ул шулай ук республика һәм Русия күләмендәге берничә дистә күргәзмәдә катнашкан. Мәсәлән, Уфа, Октябрьский, Казан, Чабаксар, Кипрдагы Лефкос шәһәрләрендә.
Вәгыйзь Шәйхетдинов сынлы сәнгатьтәге уңышлары өчен СССР Геология министрлыгының, Бөтендөнья татар конгрессының дистәләгән Рәхмәт хаты һәм дипломы, Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының 90 еллыгы уңаеннан портретлар сериясе өчен юбилей медале, 1812 елгы Ватан сугышына багышлап иҗат иткән “Төньяк амурлары” картинасы өчен Русия Рәссамнар берлегенең, республикабыз Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары, былтыр Лефкос шәһәрендәге Якын Көнчыгыш университетының “Көмеш ачкыч” премиясе белән бүләкләнде.
Арытаба иҗат сәхифәләрендә без останың 1989-95 елларда Русия Сәнгать фондында рәссам-монументалист булып эшләвен, 1995 елда Русия Рәссамнар берлегенә әгъза булып кабул ителүен беләбез.
Кырык еллап иҗат итү чорында Вәгыйзь Гайнелгыйлем улының шәхси күргәзмәләре Уфада — Дәүләт җыелышы-Корылтай, “Башинформсвязь” биналарында, республика рәссамнарының күргәзмәләр залында, Урыс академия драма театрында, “Президент-отель”дә, “Мирас” һәм “Илһам” галереяларында, Александр Тюлькинның йорт-музеенда, шулай ук туган районы Бүздәктә, Нефтекама шәһәрендә һәм башка урыннарда эшләгән.
Рәссамның озак еллар дәвамында бер якка да тайпылмыйча, тотрыклы эшләвен сызык өстенә аласы килә. Ул нигездә пейзаж, портрет, этюд, натюрморт һәм жанрлы картиналар өстендә эшли. Халыкка киң билгелеләре — “Автопортрет”, “Әниемнең портреты”, “Әтиемнең портреты”, “Мира”, “Кандра. Салкын һәм кояш”, “Минем авылым”, “Сипайлы таулары”, “Шихан”, “65нче бәйрәм”, “Рудольф Нуриев. Кайту” диптихы һәм башкалар. Аның пейзажлары — үзе бер дөнья! Аларда табигатьтәге тормышны һәм аның камиллеген яшәү мәгънәсе һәм тормыш белән янәшә куеп сынландыру раслана, табигать матурлыгын тасвирлаганда да рәссам фантазиясе тормыш тәҗрибәсе һәм фактик материаллар нигезендә туа. Дөньяда иң төп нәрсә — кеше, барысы да, шул исәптән сынлы сәнгать әсәрләре дә кеше өчен тудырыла. Шуңа да Вәгыйзь Шәйхетдинов пейзажларында кеше белән табигать гармониясен, аларның бер-берсеннән аерылгысызлыгын күрсәтә.
Туган ил төшенчәсе борын-борыннан изге исәпләнгән һәм бик ерактан, тирән катламнардан безнең көннәргә килеп җиткән. Вәгыйзь Шәйхетдиновның балачагы Кәпәй-Кобауда узган, шунда, формалашкан. Туган җиргә булган мәхәббәте шулкадәр көчле һәм мөкатдәс — аны халык тормышыннан аерып карап булмый. Мисалга “Кандра. Салкын һәм кояш”, “Олимпик парк” картиналарын алыйк. Чагу, матур һәм ак төсләр өстенлек иткән бай эчтәлекле әсәрләре хакында күп сөйләргә була. Кандракүл борын-борыннан халыкның яраткан һәм табынган, изгеләштерелгән күле булган. Күл атамасының авыл исеменә күчүе дә моны раслый. Гади генә авыл йортлары, ап-ак кар каплаган Кандра урамнарын узганда, автор монда изге күңелле, халык йолаларын саклаучы егәрле кешеләр яшәвен аңлаткан. “Олимпик парк”та да чаңгычылар юлына күз салганда туган як табигатенә соклану ята. Кыскасы, ике әсәрдә дә туган як гүзәллегенә дан җырлана.
Халкыбызның милли традицияләре, тарихи үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән кызыксынмаган рәссам булмыйдыр ул. Чөнки традицияләр тормыш белән янәшә барса гына үсешә һәм дөнья сәнәгате белән аралашып, камилләшүен дәвам итә. Бу хакыйкать һәркемгә билгеле булса да традицияләрне санламау сәнгатьнең барлык төрләрен ярлыландыруга китерә. Бүгенге имансызлык хатын-кызларның ярымшәрә йөрүе, тәмәке тартуы, сабыйларын ташлавы, ирләрнең эчкечелеккә салышуы кебек яман күренешләрдән башланмады микән? Вәгыйзь Шәйхетдиновның “Иман” сериясенә кергән “Мирас”, “Бумеранг”, “Сәгать суккан көн” кебек картиналарын караганда, башка шундый уйлар килә. Атап әйткәндә, “Бумеранг”та изгелек белән явызлык көрәшен сиземлибез һәм кайчандыр эшләнгән явызлыкның вакытлар узу белән үзеңә кире әйләнеп кайтуын күрәбез. Совет чорында мәчетләрне җимерүнең халыкны рухи ярлылыкка алып килүен искә төшерү дә җитәдер, мөгаен.
Авторның ымсындыргыч “Балан” этюды, борынгылык бөркелеп торган “Шүлгәнташта”, тирән фәлсәфи “Ике яклы капка” кебек картиналары тормышыбызны төрле яклап яктыртуга корылган. Картиналар барысы да чагу буяулар белән язылган, төсләр балкышында аларда сынландырылган геройлар һәм әйберләрнең төрле хәлен күргәндә, яшәешебез хакында уйланасың. Рәссам менә шулай тәү карашка гади генә тоелган әйберләр һәм тормыш күренешләрен сурәтләгәндә җиребезнең, илебезнең көнкүреше һәм рухи торышы, кешелеклелек, яхшылык һәм изгелек хакында сөйли. Сәгате-минуты белән үзгәреп торучы тормышыбыз, буыннар алмашынуы, табигать-анага булган мөнәсәбәтебезне оста менә шулай үзенчә аңлатырга омтыла.
Әлбәттә, илдә барган эреле-ваклы үзгәрешләр һәр рәссам тарафыннан төрлечә кабул ителә. Берәүләр өчен ул үзен табарга мөмкинлек чыгуны аңлатса, икенчеләр өчен — Көнбатышка йөз тоту, өченчеләр өчен — кәсеп итү... һәм башкалар. Ә менә Вәгыйзь Шәйхетдинов үз юлыннан килә, туган йорт нигезен — яхшысы да, яманы да булган тарихи үткәнебезне онытмый. Гомум халыктан беразга булса да алдарак барырга тырыша. Аның өчен илһамлы иҗат — туктаусыз эзләнүләр һәм төрле алымнарны буяулар ярдәмендә сынап карау, әсәрләренең сәнгатьчә дәрәҗәдә булуы һәм кешеләр күңелендә матурлык хисләре һәм соклану уяту.
— Әгәр шул максатка ирешкәнмен икән, мин үзем өчен ниндидер иҗади яңалык тапканмын, — ди Вәгыйзь Гайнелгыйлем улы. — Һәр яңа әсәрем миңа үз балам кебек. Илһамлы иҗат ул — гомер асылы, бик тиз үтеп китә торган зур байлык. Шуны аңлаудан, тормышның кадерен белеп, кешеләргә матурлык өләшеп яшәргә омтылам.
Вәгыйзь Шәйхетдиновның иҗат көндәлегенең соңгы битләренә килеп җиткәндә, аның иң яхшы эшләре бүген Дәүләт җыелышы-Корылтай залында, М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Рудольф Нуриев музейларында, Уфа “Нур” татар дәүләт театры фойесында, Русия Геология министрлыгы, БДУ һәм Уфа шәһәре хакимияте галереяларында, ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында, Лефокс шәһәрендәге музейда, шулай ук, республикабыз һәм илебездән тыш, Германия, Төркия, Югославия һәм Франциядә шәхси коллекцияләрдә саклануын да өстик.
Миләүшә Годбодь.
Чехия Республикасы.