Эстрадабызның үзенчәлекле җырчысы Илсөя Бәдретдинова һәрвакыт көтелмәгән хәлләргә юлыга.
Бу хакта артист үзенең Инстаграм дуслары белән бүлешә. Бу юлы үзе белән булган хәлдән соң Илсөя Бәдретдинова әллә ачудан, әллә гарьләнүдән, уйга калган.
«Машинамның сигнализациясе саташты бүген! Кычкыра да кычкыра, туктатып булмый. Азапландым чистый... Ярар, булмаса, ярдәм сорап карыйм, дип, бер ир-егет янына бардым. Текә генә итеп, «Не знаю», – диде. Икенчесенә, өченчесенә... Өченчесе бик текә машинада, бик затлы киенгән урта яшьләрдәге ир.
– Здравствуйте! Помогите, пожалуйста, сигнализация не слушается. Не знаю что делать, – дим.
– А я не знаю что делать с такими тупыми курицами как ты, вот у кого... (юк, бик әшәке суз, яза алмыйм), - диде дә машинасына кереп утырды.
Сигнализацияне сүндердем. Өйгә кердем дә уйланып утырам. Нишләде соң бу ир-егетләр? Ник хатын-кыз белән булышалар? Шулай көчле булуларын, акыллырак булуларын күрсәтергә телиләрме? Теләсә нинди гайбәт чыгарып... Аерылган хатыннарын рәнҗетеп... Кул күтәреп... Аптыраган...
Юк, барысы да тугел! Бик хөрмәт иткән ир-егет дусларым бар! Әллә хатыннар үзләре гаеплеме?» – дип аптырашта калган җырчы.
Сез ничек уйлыйсыз?
Фото: sahne.ru
Тулырак: http://sahne.ru/news/xeberler/ilsya-bdretdinova-nishlde-so-bu-ir-atlar