+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Төньяк башкаланың татар порталына — бер яшь!

Әмма “сабый”ның адымнары бүген үк ныклы, ышанычлы һәм өметле.

Әмма “сабый”ның адымнары бүген үк ныклы, ышанычлы һәм өметле.

Узган елда Санкт-Петербургның Милләтләр йортында тәүге татар медиафорумы узган иде. Чара Татарстан АССРы төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Форум Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар яшьләре хәрәкәтенең актив әгъзасы Равил Закиров башлангычы белән оештырылды. Әһәмиятле чараны уздыруда Татарстан Республика­сы­ның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге зур ярдәм күрсәтте. Җитди сөйләшүдә төньяк баш­каланың татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре, җәмә­гать эшлеклеләре, матбугат вәкилләре һәм активистлар катнашты.

Медиафорумның максаты арытаба татар матбугатын үстерү­гә һәм журналистларның һөнәри осталыгын күтәрүгә юнәлтелгән иде.
Зур чарада Санкт-Петербург татар порталына нигез салучы һәм аның авторы Равил Закиров чыгышы аеруча күп мәгълүмат бирде. Ул җыелучыларга үзе алып барган зур һәм җитди эшне экранда күрсәтеп кенә калмыйча, җентекләп сөйләде дә. Төньяк башкала татар порталын оештыру үзенчәлекләре һәм алда торган планнары турында сөйләде. Сорауларга ихлас күңелдән тулы җаваплар бирде. Шушы сайт кысаларында компьютер челтәрен­дәге төрле интерактив интернет-сервислар белән дә таныштык.
Әйтергә кирәк, оештырылуына бер генә ел узуга карамастан, татар порталы үзенә шактый күләм­дә укучылар туплады. Портал яңалыклары белән танышып баручылар аның эшенә югары бәя бирә. Милләт тормышына, тарихына һәм заман хәбәрләренә багышланган язмалар тема һәм жанр төрлелеге белән аерылып тора. Материалларны күркәм фоторәсемнәр бизи.
Санкт-Петербург Татар порталы яңалыклары, хәбәрләре һәм язмалары, нигездә, татар һәм урыс телләрендә алып барыла. Бу бик җайлы. Туган телне искә төшерергә, яки өйрәнергә теләү-челәр өчен менә дигән “шпаргалка”.
Шунысын да әйтергә кирәк: хәзер Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче мил-ләт­тәшләр һәр көнен татар порталында урын алган хәбәр — яңалыклар белән танышудан башлый. Үзләре язарга теләүче­ләр өчен дә мәйдан җитәрлек.
Милләтебезгә хезмәткә фидакарьлек, булдыклылык, халкыбыз йолаларын гадел саклау, өлкән буынны ихтирам итү һәм тарихыбызда калган серләрне ачарга теләү кебек гүзәл сыйфатлар хас. Менә шундый омтылыш -теләкләр Равил Закировны татар порталы иҗат итүгә этәргәндер дә. Аның ярдәмчесе Таһир Вә­лиул­лин да порталда актив эшли.
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар порталы яңа-лыклар язу белән генә чикләнми. Төрле данлы даталарга багышлап ярышлар һәм викториналар да оештыра. Аларның һәркайсы халкыбыз һәм туган телебез белән бәйле. Төньяк башкала җирле-ген­дә оештырылган татар порта-лының кыйммәте дә әнә шунда. Милләтенең үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диелә билгеле мәкальдә. Әгәр Равил Закиров оештырган татар порталы заман сулышы белән сугарылмаса, үз мәгънәсен югалтыр иде.
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар порталы әле сабый гына. Дөньяга килүенә бер ел гына булуга карамастан, ул инде киләчәккә ныклы һәм ышанычлы адымнар белән бара.
Тәүге татар гәзите туган шә­һәрдә милләттәш­ләр бүген бу мәсьәләдә ныкышмалылыгын һәм активлыгын күрсә­тә. Санкт-Петербург татар порталы бүген көнүзәк мәсьәләләрне вакытында яктыртып, максатчан эш алып бара. Шунысы куанычлы: татар порталын оештыручылар бу эшкә иҗади күз­лектән караган, мөстә­кыйль фикер йөртеп, аның үзенчә­лекле һәм кызыклы булуына ирешкән.
Кечкенә булса да, күркәм юби­леең белән сине, без көтеп алган һәм бик кирәкле Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар порталы!

Зәрия Хәсәнова,
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Читайте нас