+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Үзебез — “Тулпар”, әти-әниләр “Кызыл таң” алдыра”

Гәзитнең Инстаграм сәхифәсендә туры эфирда яшь, сәләтле, креатив егетләр — татар-башкорт эстрадасында “Бәхетле” төркеме белән тәүге адымнарын ясап танылу алган Филүс Вәлиев һәм Лев Кулушев булды.

Гәзитнең Инстаграм сәхифәсендә туры эфирда яшь, сәләтле, креатив егетләр — татар-башкорт эстрадасында “Бәхетле” төркеме белән тәүге адымнарын ясап танылу алган Филүс Вәлиев һәм Лев Кулушев булды.

Филүс Бүздәк районының Түреш авылында дүрт балалы гаиләдә үскән. Ул — иң өлкәне. Әти-әнисе, сәләтен күреп, 5нче сыйныфта улларын Уфадагы Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге музыкаль гимназиягә укырга бирә. Тугызынчы сыйныфны туган авылы мәктәбендә тәмамлап, аннары Октябрьский шәһәрендәге музыкаль училищега юллана егет. Аны уңышлы тәмамлагач, армиядә хезмәт итә. Әле читтән торып Уфа дәүләт сәнгать институтында Идрис Газиев классында укый.
Лев Нефтекама шәһәрендә туып-үскән. Гаиләдә ике бала тәрбияләнә. Мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Әлеге көндә читтән торып Уфа дәүләт сәнгать институтында Светлана Слягузова классында укый. Әйтергә кирәк, Лев татар телен дә яхшы белә.

“Беренче гөлләмәм суган кыяклары булды”

Филүс:
— Әнием сөйләвенчә, минем тел бик иртә ачылган. Ул миңа татар халык җырларын, такмаклар өйрәткән. Инде өч яшьләр тирәсендә мин “гастроль­ләргә йөргәнмен”. Авылда өйдән-өйгә кереп җырлаганмын. Ә менә күрше Миңсылу әби белән бер-беребезне бигрәк тә яратканбыз. Аңа кереп, бер такмак җырлаган өчен бер кәнфит алгач, ул тәмлекәйне болдырга кертеп калдырганмын да, икенче такмакны җырларга кереп киткәнмен. Шулай, күрше әбинең тәмле күчтәнәчләре беткәнче, ике арада йөргәнмен. Кәнфит, печеньелар беткәч, ул бакчасында үскән суганны йолкып, миңа ачы суган букеты да бүләк иткән.

Лев:
— Сеңлем безнең район Мәдәният йортына балалар җыр түгәрәгенә йөри башлады. Аның бер чыгышын без гаилә белән карарга бардык. Ул миннән иртәрәк сәхнәгә чыкты. Аңа ул вакытта ике генә яшь иде, ә миңа унбер яшь. Бу минем чәмгә тиде һәм җитди рәвештә музыка белән шөгыльләнә башладым, һәм әлегә кадәр аерылганым юк.

“Бәхетле”дән — “Дуслар”га

— Егетләр, сез бик матур һәм тирән мәгънәле “Бәхетле” исемле төркем белән танылу алдыгыз. Бик күп сыйфатлы җырлар яздырдыгыз, зәвыклы клиплар төшердегез, гастрольләргә йөрдегез, концертлар куйдыгыз. Тик соңгы вакытта сезне “Бәхетле”дән киткәннәр дигән сүз дә чыкты. Бу дөресме?”

Егетләр:
— Әйе, без “Бәхетле”дән киттек. Без ул төркемдә ике ел эшләдек, кайнадык. Әйтергә кирәк, бер-беребез белән кастинг вакытында таныштык. Шуннан бирле инде без дуслаштык. Сәхнәдә дә бер-беребезне тоеп, тулыландырып эшлибез. Шуңа күрә, үз төркемебезне оештырырга булдык. Исем сайлаганда да озак уйлап тормыйча, “Дуслар” дип куйдык.
— Музыкадан тыш, тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?

Егетләр:
— Икебез дә спорт белән шөгыль­ләнәбез, Лев фортепианода уйнарга һәм пешеренергә ярата. Сүзләрен дәлилләү өчен, үзе мичкә пешерергә куйган запеканканы да күрсәтте. Филүс, фортепианода, курайда, кларнетта, баянда уйный.

Яшьләр гәзит-журнал укыймы?

— Без “Тулпар” журналына язылабыз. Әти-әниләр, туганнар “Кызыл таң” гәзитен алдырса, энекәшкә “Әллүки” журналы килә, — диде Филүс. Алар, шулай ук, үзләре яратып укыган “Тулпар” журналының эчтәлекле, матур би­зәлешле икәнлеген дә ассызыклады.
Эфир барышында егетләр үз­ләренең моңлы тавышлары белән заманча җырдан тыш, татар халык җырын башкарып та инстадусларыбызны шатландырды. Арабызда мондый яшь­ләребез булганда, халкы­бызның моңы да, теле дә югалмас, дигән өметтә калабыз.


Зөһрә ИСЛАМОВА язып алды.
Читайте нас